|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2015 Язмыш
Шәмәхә лампа үзгәрттеМария апа белән хастаханәдә ятканда таныштык. Палатага кайсы каян олы яшьтәге ханымнар җыелган, һәркем ниндидер вакыйганы искә төшерә. Аның һәркайсы – кечкенә генә бер тарих. Килен-каенана мөнәсәбәтләренә дә кереп китәләр. Мария апаның тарихы аеруча күңелдә калды. Ул башкалар кебек кемгәдер гаеп ташламый, үз сүзен алга сөрә торган үҗәт хатынга да охшамаган. Шуларны әйткәч: “Мин андый түгел идем, тормыш үзгәртте”, – дип җавап бирде. Яшь чагында бик чая була Мария. Әнисенең ризалык бирмәвенә карамастан, татар егетенә кияүгә чыгып, бүтән республикага күчеп китә. Әнисе кызын кичерсә дә, күңеле ахыргача йомшамый, кияүне өенә кертми. Мария каената-каенана йортында яши башлый. Ире Казанда институтның соңгы курсында укый, атна саен авылга кайтып йөри. Кияүгә чыгуга авырга узган Мария балалар бакчасына вакытлыча эшкә урнаша. Шәһәргә китәргә әллә ничә талпынып карый, тик ире яшәргә урын булмауны сылтау итеп каршы чыга. “Озак калмады бит инде, бер ел күз ачып йомганчы уза да китә, диплом алуга авылга кайтачакмын. Әти-әни белән яшәп, бераз акча тупларбыз да башка чыгарбыз. Шәһәрдә безне кем көтеп тора?” – дип тынычландыра ир хатынын. Аңа кадәр гомергә истә калырлык тагын бер очрак булып ала әле. Бәләкәй улының бишектә яткан чагы, ире диплом язу белән мәшгуль. Ике атна кайтып күренгәне юк. Мариянең тагын ачуы кабара. Мин көне-төне бала янында, ә ул читтә, дип үзен кызгана. Юкса белә инде: ире дә күңел ачып йөрми, кылны кырыкка ярыр вакыты. Барыбер алгысынган күңелне тыярлык түгел. Шундый ачулы көннәрнең берсендә каенатасы район универмагыннан өстәл лампасы алып кайта. 1990 нчы еллар бу, әйбергә кытлык вакыт, сайланып тору юк. Нәрсә эләксә, шуңа шат буласың. Каената, каенана белән икесе бер сүзгә килеп, лампаны кухняга эләргә карар кылалар. Ә Мариянең үз бүлмәсенә аласы килә. Төнлә бала карарга торганда бөтен бүлмәне тутырып, ут яндырырга кирәкмәячәк. Диван янындагы лапманы гына кабызасың, ничек җайлы. Лапма күз кызыктырырлык та бит, шәмәхә пыялалы, берничә кеп-кечкенә ташы да бар. Каенанасының, сезгә икенчене алырбыз, тагын кайтыр әле, дип әйтүе киленнең ачуын кабарта гына. Шуннан китә әрләшү, бер-берсенә әйткәләшү... Килен ахыр чиктә: “Юк инде, мин дигәнчә булачак”, – ди, юл бирергә теләми. Баласын күтәреп, елап, күршеләргә йөгерә. Телефоннан иренә шалтыратып, лампа тарихын җиткерә. Барысы да төн уртасында капканы бертуктаусыз шакыганга уянып китәләр. Мариянең күңеле сизенә, аны якларга ире кайткан. Дөрестән дә, ул кайткан икән, тик беркемне дә якларга түгел, ә йортта тәртип урнаштырырга. Бу гаиләдә бер ул һәм кыз үскән. Икесе дә бүтән милләт кешесе белән гаилә корганнар. Әтиләре шул чагында, тел, дин, гореф-гадәтләр югала, дип сүз кузгата башлаган икән дә, балалар: “Ә үзең соң өйләнгәндә ни карадың?” – дип бик тиз авызын япканнар ди...
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|