поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.10.2015 Язмыш

Икмәк кадере (Мөхәммәт Мәһдиевнең “Алтын хәзинәсе”ннән)

Казан-Шәмәрдән поезды дигән игелекле бер поезд барлыкка килде. Иллә дә кайчак акыллы, игелекле эшләр эшләнеп куя! Элеккеге елларда Арчада, Курса разъездында, пассажирский поездларның баскычларына асылынып, товар составының тормоз баскычларында туңып-өшеп, ревизорлардан тотылып, штрафлар түләп, шпаналардан таланып, алардан куркып сикереп, шлаклы откосларда авыз-борын канатып, тез башларын суйдырып, кулларны каймыктырып йөргән көннәремне исемә төшердем дә, җәйнең болыт арасыннан кояш караштыргалаган җылы, парлы бер көнендә, шул поездга утырып, Шәмәрдәнгә киттем.

 Исәбем – вагоннан чыгып тормыйча, шул ук поезд белән кире кайту иде. Бер йомышым юк, бу дөньяда минем бер эшем юк, мин ялда, бүген мин беркемгә дә кирәк түгел, бүген – үземә-үзем хуҗа. Тукай әйткәнчә: «Тик икәү без: уй да мин».

...Менә бу тимер юлда 1936 елдан нинди истәлекләр бар? Ул елны әти, безне туйдырырга дип, Казаннан ипи ташый иде. Урманнан яз көне ылыс алып кайта да Пасха бәйрәмендә ылыс сата. Шуның акчасына күтәреп ипи ташый. Анысы – язгы су, юл өзеге вакытында. Көзен, шалкан өлгергәч, шуны күтәреп китә. Ул вакытта дөньяда иң арзан нәрсә шалкан иде. «Арзан» дигән сүз урынына ул елларда «шалкан бәясе» дигән гыйбарә йөри иде. (Әле мин юлга чыгар алдыннан гына базарга кердем. Кечкенә генә бер шалканның бәясе 70 тиен. Ягъни, бер шалкан бәясенә өч кирпеч орловский ипи алып, калган акчага бер стакан катык яки сөт алып эчәргә була). Чак күтәреп барган ярты капчык шалкан акчасына өч-дүрт ипи килә, дип сөйли иде кешеләр. Ул чордан ниләр калган тимер юл буенда? Әнә алар – тарихка чумып, моңга уралып, дәшмичә генә поездларны озатып калалар – Биектау, Арча вокзаллары, Курса разъезды, Шәмәрдән станциясенең корылмалары. Болар утызынчы елларда ук салынган, мондый биналар Мәскәүдән алып Чита, Хабаровск, Владивостокка кадәр сузылган юлда бик күп. Болар ипи ташыган безнең әтиләрне хәтерлиләр, бер дә үзгәрмәгәннәр, аларның тик тышкы буяулары гына яңарып тора.

Алар гына түгел, Арча станциясендә ул заманнан калган су башнялары, элеватор, купец Стахеевларның икмәк амбарлары да бар икән әле. Арча станциясеннән кышкы буранда чана тартып ипи алып кайтканда, хәл алырга туктагач, мин ярты ипи ашыйм, Әхмәдулла ике кирпеч ярым ашый, дип сөйли иде әти. Шуңа күрә безнең өйгә ундүрт ярым яки унбиш ярым ипи кайта иде (исәп белән тотканда – ике атнага), Әхмәдулла абзый өенә утыз ике ярым (ул гел утыз бишне ала икән) кайтып торды. Атна беткәндә, ул тагын юлга чыга иде. Аның өендә малайлар күп, барысы да оядагы саескан балалары кебек, дәү авызларын ачып, көннәр буе әтиләрен көтеп, Арча юлына карап торалар.

– Чуматай тавын менгәндә, Әхмәдулланың борыныннан кан китте, – диде әти бервакыт, буранда кайтып кергәч. – Кар җепшек, чана астына тыгыла.

Җитмеш алтынчы елдамы икән, райком, редакция кешеләре белән мин Арча элеваторына кердем. Баштарак аңышмыйча тордым: элеватор ишегалдында, шәһәрнең кечерәк кенә бер урамы кадәр җирдә зур, биек тау – бодай тавы.

Элеватор директоры чәчен йолкый, икмәкне кая куярга белгән юк, диделәр. Мондый булып уңган икмәккә элеваторың да чыдамас, моны ташырга вагоның да җитмәс, – диделәр.

Өстә сыек болыт йөзә, соры болытлар, заманча кызларның тузгыган чәчләре кебек рәтсезләнеп, элеватор һәм су башняларына кагылып узалар, кара майлы шпаллар, тирләгән сыман булып, яңгыр тамчыларына бизәлгән, дөньяны дым баскан иде. Без бала вакытта яңгыр килә башласа, бөтен авылны аякка бастыралар, ындыр табагыннан соңгы бөртек түбә астына кереп бетмичә, халыкны ындыр табагыннан кайтармыйлар иде. Ә монда? Колхозчы тир түгеп үстергән икмәк шулай яңгырда әрәм буламы? Бу ни хәл бу?

Икмәккә байлык – зур шатлык. Бодай тавы янында мин шуларны уйлап тордым. Шул арада элеватор янында үзем туган авылдагы колхозның председателен очраттым. Колхоз кешесенең бер гадәте бар: икмәк көшеле янына килгәч, сүз башлаганда ул, һичшиксез, башта бөгелеп учына орлык ала (бодаймы, арышмы, борчакмы – барыбер) һәм, бер дә шиксез, шуны теш арасына кабып кетердәтеп карый. Ашлык көшеле янына җәен күп кенә затлы машиналар килә, ул машиналар эченнән шома битле, пөхтә киенгән чибәр ирләр чыга – икмәк көшеле янында үз гомеремдә, бигрәк тә балачакта, күп булырга туры килде – әнә шунда бу чибәр егетнең авылданмы, әллә шәһәрдәнме чыкканын күрсәтүче бер генә хәрәкәт бар: шәһәрдән чыккан кеше икмәк көшеленә беркайчан да үрелми һәм, чиста, матур авызына орлык бөртеген алып, теш арасында сытып карамый; авылдан чыкканы ник шунда президентның үзе булмасын, һичшиксез, иелә һәм орлыкны кабып карый; шуны эшләмәсә, көшел янында ул сүз башлый алмый. Безнең председатель дә иелде, ул да бодайны керт-керт итеп тешләп карады, әйтерсең, йөз меңләгән тонналы шушы бодай тавының бөтен сыйфатына ул җаваплы иде.

Мин форсаттан файдаланып калдым.
– Колхозчыларга икмәк сатасызмы? – дидем.
Председатель сөйли:
– Колхозчының быелгы кадәр икмәкне моңарчы алганы юк иде, – дип елмая.
Шунда минем хәтеремә утыз алтынчы ел һәм Чуматай тавында борыны канаган Әхмәдулла абзый килде. Аның өч улының колхозда эшләгәнен белә идем. Кызык өчен сорап куйдым:
– Әхмәдуллиннар күпме алды, әйтә алмассыңмы?
– Ник әйтмәскә, әйтәм. Кечесе ике тонна ярым бодай алды.

Шул урында председательне райком секретаре бүлдерде. Хәер, миңа да әлегә башкача бер информация дә кирәк түгел иде инде. Әхмәдулла абзыйның кече малае ике тонна ярым бодай алган! Ягъни, ике мең биш йөз килограмм гәрәбә! Нәрсә бу? Безнең авылның җире киңәйгәнме? Теге еллар белән чагыштырганда артыграк, хикмәтлерәк яңгырлар яуганмы, кояш башкачарак җылытканмы? Ник теге вакытта Казаннан ипи ташылган, нигә хәзер Әхмәдулла малае алган бодаен кая куярга белми җәфалана? Мин моңа җавап биреп бетерә алмыйм. Тик бер мәзәк хәлне хәтерлим.

«Чишмә» колхозы председателе Ясәви Хөсәенов сөйли:
– Узган ел бик явымлы килде. Комбайннар чыга алмый. Комбайнерларның ишегалдындагы кош-корты ияләнгән: хуҗа кайтып кереп аяк киемнәрен салганда, баскыч төбендә гел шуның тирәсендә бөтереләләр. Аяк киеменә ияреп кенә булса да, ярты кило орлык кайта – күн итек булганда артыграк та. Тавыклар ияләнгән, хуҗаны шатланып каршы алалар. – Иптәш Хөсәенов, чыгыйк инде уракка, – ди беркөнне бер комбайнер. – Тавыклардан оят, – ди. – Кайтып керәм, итекләрне салам, бичаралар кычкырып җылыйлар...

Әлбәттә, тагын бер хәлне хәтерлим: дөнья юньлесе, эшлекле, әдәпле, числыклы (бу сүз Казан артында чисталыкны яраткан кешегә карата кулланыла) Шәргыя җиңги бар иде. Кырык өченче ел җәенең эссе, тынсыз, ач бер көнендә, урактан кайтканда, ат абзарлары янында председатель, районнан килгән вәкил – прокурор хатын һәм сәламәтлеге буенча армиягә алынмаган, ләкин дә колхоз амбары тирәсендә бик әйбәт көн итеп яткан Фәсхетдин, уракчыларны тентеп, Шәргыя җиңгинең... фәлән-фәлән урыннарыннан арыш бөртеге табып алдылар.

Амбарга алып кереп үлчәделәр, ике йөз грамм килде. Шәргыя җиңги, бичара, шул көнне юк булды. Малае фронтта иде. Малай кайтты – әнисе шул юктан юк булды.

...Утызынчы еллардан алып, алтмышынчы елларга кадәр безнең матбугат «Башак җыялар» дигән дистәләрчә мең мәкалә бастырып чыгарды.
Бу болай эшләнә. Була зур бер урта мәктәп, ул елларда өч йөз балалы урта мәктәп иң кечкенәләреннән санала иде. Әйе, була шундый мәктәп, чиста киемнәрен киеп мәктәпкә дәрескә җыелган балаларга кинәт кенә команда бирелә:

– Кырга башак җыярга чыгабыз!

Биш йөзләгән бала, егермедән артык укытучы, фәннәрне бер читкә куеп торып, сентябрь кояшы астында көне буе башак җыя. Зур коллективның зур инде, көне буе эшләгәч, басу уртасында печән чүмәләсе кадәр башак өеме күтәрелә. Пионервожатый инде, межага утырып, район газетасы өчен мәкалә дә язып ташлый, «Башак җыялар» дип атала бу мәкалә. Икенче көнне, директор карап торганда, әлеге башакны ындыр табагына алып кайтып сугалар да. Бөтен бер урта мәктәпнең (ярты мең кеше-көн) хезмәт җимеше – алты кило ярым ашлык бөртеге.
Шулай инде, акыллы кешеләр икмәкне гомер буена алга карап үстергәннәр. Җиргә тирес кертергә, җирне яхшырак эшкәртергә, вакытында чәчәргә, вакытында урып-җыярга. Артка карасаң шул: башак җыясы, иген басуына чыккан каз-үрдәкне җыеп алып кайтып, колхоз подвалына ябасы, теге каз-үрдәк ике-өч тәүлек акырып ятып эштән чыккач, бөтен авыл хатын-кызы шуны тыңлап кешелектән чыккач, подвал янына табельщик яки табельцица дигән егет яки кызны бастырып, зур әһәмиятле бер эш эшлисе:

– Шәмсиевләр? Унсигез баш каз. Яздым.
– Җиһановлар? Ике оя. Егерме алты баш. Яздым. Казлар: «Га-га-га!» Үрдәкләр: «Бәкъ-бәкъ-бәкъ!»
– Ногмановлар? Утыз сигез үрдәк? Ал-ла! Вәт штраф!
...Поезд инде Курса Почмак басуыннан бара икән. Хәтер... Ярый әле, кеше тормышында син бар. Син булмасаң, кешеләр, азынып, әллә ниләр эшләп бетерерләр иде.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.10.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»