05.10.2015 Җәмгыять
Шигырь сатам, кемгә кирәк?
“Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул - йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү - могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар.
Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни - сүз пәйгамбәре...” Бу энҗе бөртекләренә тиң олылау сүзләрен Марсель Галиев язган.
Сүз пәйгамбәре, шигырь... Борынгы заманнардан ук галиҗанәп Кешегә генә бирелгән сүз кодрәте... Газета битендә күземә чалынган белдерү бу изге сүзләргә - хыянәт булып тоелды: “Заказ буенча шигырьләр язам, бер куплеты - 50 сум”. Аннан соң телефон номеры куелган. Бу сүзләр минем акылыма сыймый, күз алдында биештеләр дә, күңел кылларын зар елатып, йөрәгемә кунакладылар. Менә ничәнче көн инде ни ашап, ни йоклап булмый. Шулай итеп, шигырь сату дәрәҗәсенә дә “менеп” җиттекмени инде?! Әйтерсең лә базарда алма саталар, килосы - 50 сум! Тик иҗатны җимешле агач белән чагыштырсак та, аның җимешләре сатыла алмыйдыр, минемчә. Акыл, хис бөртекләре, җан авазы, йөрәк дәшүенә нинди үлчәүләр булырга мөмкин?! Аларны үлчәп тә, көчләп тә булмый, алар күңелдә бөреләнеп, йөрәктә чәчәк аталар да башка йөрәкләргә күчәләр. Көчләп булмый диюем дә хак, заказ буенча шигырь язу - ул уй-хисләреңне, йөрәк тибешеңне мәҗбүриләү түгелме әллә! Бу турыда яраткан язучыбыз Гомәр Бәширов болай дип язган: “Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый. Әгәр аны тегеннән-моннан гына эләктереп алып, чит-ят ояга ябып куялар икән, ул, шыксыз үрдәк баласы шикелле, зар елый”.
Әйе, иҗат ул - һәрберебезнең күңел халәте, җан авазы, менә шулар белән йөрәк бергә сулкылдаганда гына нидер язарга, иҗат итәргә мөмкин. Иҗат ул - күңел дәрьясы, ул бер тына, бер ярсый, бер караганда, салмак кына күренә... Шигырь язу өчен дә, минем бер шигыремдә язылганча, өстәл, урындык кына түгел, бәлки, тетрәнүләр, хис-кичерешләр булырга тиеш. Күңел кузакларың шартлап ярылгач кына туарга мөмкиндер ул чын шигырь! Юкса, “шыксыз үрдәк баласының зарын” кем генә акча түләп алыр икән?! Инде язасың икән, бушка яз, тарат уй-хисләреңне, өләш җан җылыңны...
Мин бу белдерүне кем биргәнен белмим. Телефон номерын да җыймадым, курыктым... Мин бик хөрмәт итә торган берәрсе булса?! Таныш тавыш ишетермен дә... Мин бит районда каләм тибрәтүче һәркемне беләм... дип йөри идем. Белмим икән әле...
Икенче яктан караганда, ул шигырь сатучыны бик беләсе дә килә. Бәлки, аңа, чыннан да, тиз арада матди ярдәм кирәктер?! Безнең язучылар, хәбәрчеләр, каләм ияләре акчага кайчан бай булдылар инде? Элекке елларда китап язсаң - бай кеше, газетага мәкалә язсаң - “почти” бай булгансың да, андый заманалар узды бит, дөньялар үзгәрде. Хәзер, Казаннан еракта яшәп иҗат итүче язучылар, китапларын түгәрәк даталарга-юбилейларга чыгара алсалар да бик шат, бик риза. Хәбәрчеләр дә гонорар ала алмыйлар, каләм хезмәтенең хакы түбәнгә тәгәрәде. “Мәдәни җомга”ның соңгы санында басылган “Кадерсез каләм”дә Вахит Имамов бу турыда бик ачынып: “... язучы халкы адәм рәтле каләм хакыннан да мәхрүм булып, ачлык чорында бер сынык икмәк теләнүче (теләнче) саилче хәлендә кулын сузып йөри...” - дип язган.
Шулай инде, бездә бай җырчылар, хоккеистлар, футболчылар бар, тик бай язучыны гына күргән юк! Тик шул ук вакытта, бер генә язучының да: “Шигырь сатам, куплетлап...” - дигәнен дә ишеткән юк. Юкса, бер мизгелдә ун шигырь тудырырдай бөек шагыйрьләр күп бит безнең!
Ни генә булмасын, бу белдерү, минем күңелне генә түгел, галиҗанәп Шигырьне дә зар елаткандыр... Сүз кадере алдында оят, билләһи! Илләрен дә, телләрен дә, сүзләрен дә сатмаган, югалтмаган, ач-ялангач, ятим үскән Тукаебыз, Себер сөргеннәрендә туңып, тилмереп дистә елларын уздырган Хәсән Туфан, төрмәләрдә иза чигеп, соңгы минутына кадәр иҗат иткән Муса Җәлил, 52 ел түшәктә яткан халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм башка бик күп шундый батыр, иҗатка тугры язучы-шагыйрьләр алдында оят, бик оят!
Әлфирә НИЗАМОВА
Яңарыш
№ --- | 05.10.2015