поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.10.2015 Мәгариф

Югары белемле тәрбияче

27 сентябрьдә барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә педагог һәм тәрбиячеләр генә керми. Әлеге исемлектә музыка, медицина хезмәткәрләре, логопедлар, физик тәрбия буенча инструкторлар, пешекчеләр, кече тәрбиячеләр дә бар.

 Бәйрәм уңаеннан без Кызыл Октябрь районы Зур Рбишчада дүрт ел уңышлы эшләп килгән гаилә балалар бакчасында булып, аның хуҗасы, югары белемле тәрбияче Зөлфия Әхмәтҗанова белән аралашып кайттык.

2012 елның февраль аенда Түбән Новгород өлкәсе губерна¬торы Валерий Шанцев әлеге гаилә балалар бакчасын тантана¬лы ачуда катнашты һәм аның хуҗасы итеп билгеләнгән Зөлфия ханымга йорт-бакча ачкычлары тапшырды.

Шуннан башлап һәр иртәне Зөлфия һәм аның ярдәмчесе Рауза Ситдикова нәниләрне елмаеп каршы алалар, балалар сәламәт, акыллы, тәрбияле булып үссеннәр өчен тырыша¬лар. Сабыйларның сәләтләрен үстерүдә, аларны мәктәпкә әзерләүдә бар көчләрен куеп эшлиләр.

- Баланы тәрбияләү нәкъ менә бакчада башлана. Әнисе янын¬да иркәләнеп кенә үскән бала бакчага килгәч, беренче тапкыр коллективка эләгә. Биредә ул тәрбияче апасын әнисе кебек якын итә, төркемдәшләре белән аралаша, дуслар таба. Без, тәрбиячеләр, аңа ничек уңышка ирешергә, уңышсызлыкка очраганда нишләргә кирәклеген аңлатабыз, үз-үзенә ышаныч булдырабыз, авырлыкларны җиңәргә, яшьтәшләре белән уртак тел табарга өйрәтәбез. Бакча шул рәвешле баланың икенче ту¬ган йортына әйләнә.

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кече яшьтән төркемнәргә ияләштерү, сәламәтлекләрен һәм физик яктан үсешләрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү, баланың хокукларын саклау, бакча белән мәктәп арасында элемтә булдыру, мәктәпкә әзерләү төп игътибар үзәгендә тора. Ата-аналар белән бергәләшеп эш итү, кичәләр оештыру – иң мөһим чараларның берсе. Бакчада эшләү тәҗрибәсеннән чы¬гып әйтә алам: эшнең сыйфаты гаилә тәрбиясенә нык бәйле. Хезмәтебез уңышы гаиләнең тулылыгына, ата-ананың соци¬аль статусына, белемлелегенә, әхлакый сыйфатларына карый. Без, мәсәлән, ата-аналар белән эшләгәндә төрле формалар кулланабыз: аларга киңәшләр бирәбез, әңгәмәләр уздырабыз, иҗади проектлар эшлибез. Җыелышлар, ачык ишекләр көне, бәйрәмнәр, конкурслар, күргәзмәләр, мәгълүмати стендлар да – ата-аналар белән эшләүнең төп алымнары.

Бүгенге көндә безнең бакчада өч яшьтән алып мәктәпкәчә яшькә кадәр булган бер дистә бала тәрбияләнә. Кирәкле һәм тиешле тәрбия-белем бирү өчен бакчада бар уңайлыклар тудырылган. Уенчыклар, китап-әсбаплар җитәрлек. Иң мөһиме - балалар бакчага бик теләп йөри. Мәктәпкә күбесе хәрефләр танып, саный белеп баралар. Әти-әниләр тарафыннан бүгенгә бер генә зарлану да бул¬ган юк. Һәр эштә, мәдәни кичәләр оештыруда да алар беренче ярдәмчеләребез. Ә менә район җитәкчеләре тарафыннан бераз игътибарлылык кирәк иде, - дип кыскача гына эше белән таныштырды Зөлфия.

Ул чыгышы белән Атяравылдан. Уразавылда урта мәктәпне тәмамлап, әти-әнисеннән еракта булырга теләмәгәнлектән, шунда ук урнашкан педагогия училищесына укырга керә. Укуын кызыл диплом¬га тәмамлаган Зөлфиягә училище директоры Хай¬нур Башарова шуның белән генә чикләнмәскә һәм, һичшиксез, югары белем алырга киңәш бирә. Аның сүзенә колак салып, шул ук елны Зөлфия Арзамас пе¬дагогия институтына укырга керә. Бер елдан Рбишча егете Шәмил белән гаилә коралар, озакламый яшь парның бәхетләрен тулыландырып беренче балалары Илнур туа һәм югары белем дипломын Зөлфия гаиләле булып, ана статусында ала.

Хезмәт юлын Уразавыл үзәк кастаханәсендә ЭВМ операторы буларак башлый. 2005-2007 елларда Кызьмавыл мәктәбендә башлангыч класслар укыта. Биредә мәктәп ябылгач, 2007 елдан Зур Рбишча мәктәбендә башлангыч класслар укыта. Мәктәптә эшләгән елларын, хезмәттәшләрен бүген дә сагынып искә ала Зөлфия. Еш кына күрешеп, сөйләшеп, хәл-әхвәлләр сорашып торалар икән.

2011 елда кызы Айназ белән декрет ялында торганда, аны мәктәп дирекциясе чакыртып, гаилә балалар бакчасы максатчан программада катнашырга тәкъдим итәләр. Гаиләсе, якын¬нары белән киңәшләшкәннән соң Зөлфия ризалаша. Ярты ел чамасында бар уңайлыклары булган йорт булдыралар. 2012 елның февралендә бакчаны тантаналы ачу чарасы уза, шул ук елның беренче сентябреннән бакча гөрләп эшли башлый.
- 10 елга үзеңне авыл белән бәйләү башта бераз күңелгә шик салса да, мөминлекләрне үлчәп ризалаштык, вакыт үтә бит. Монда кадәр Мәскәүдә дә урнашмакчы булган идек, тик анда да бит үзеңнеке булмагач бик авыр.

Ходайга шөкер, программаның дүрт елы узып килә. Улыбыз Илнур 8 сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый. Кызыбыз Айназ бакчадагы ун бала арасында тәрбияләнә. Бүгенге хезмәтем бу¬енча икенче югары белем алдым, - ди Зөлфия.

Форсаттан файдаланып, без Зөлфияне, аның йөзендә үсеп килүче буынны кайгыртып, аларга күңел җылысын бирүче, үз эшләренә зур җаваплылык белән карау¬чы, иң мөһиме, балаларны яратучы һәм аларга бәхетле балачак бүләк итүче барлык тәрбиячеләрне һәм бакча хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар тели¬без. Бакчага йөрүче сабыйлар акыллы, тәртипле булсын, йөзегездән елмаю сүрелмәсен!

 


Р. ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 04.10.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»