поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.10.2015 Әдәбият

Фәнис Яруллин көндәлекләре: 2000 ел минем өчен нәрсә бирде?

Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән көндәлекләр китабыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Бу китапны сатып алырга теләүчеләр 89274419318 телефоны аша шалтырата ала.

2000 ел

3 декабрь. Лечениеләр шулай дәвам итә. Файдасы да, зыяны да күренми. Туйдырды инде. Тагын бер атнадан кайтып китәбез, Алла боерса. Сәүия һәркөн килеп йөри. Аның практикасы иде. Ләкин ул да практика урынына больницага йөрде өч атна буе. Аягына разработка ясатып йөрде. Аннары аның инвалидлыгының срогы чыккан иде. 3 нче группаны пожизненно биргәннәр. Иртәгедән ул практикага йөри башлый. Квартирга ордер турында шалтыратучы булмаган һаман. Теге пенсиянең дә рәтле-башлы килгәне юк. Сентябрь аена алган килеш. 

 
Өченче көн монда Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевлар килеп китте. Тукай-Кырлайга чакырган булганнар. “Казан утлары”нда чыккан “Тулгак” повесте буенча очрашу уздырганнар. Шәплеген сөйләп бетерә алмыйлар.
 
Монда санаторий китапханәсендә очрашуга беркөнне мине дә чакырырга керделәр. Күңел тартмаса да, ризалаштым инде. Киләсе атнакичтә, ягъни 7 се көнне булырга тиеш. Шул ук көнне “Заман” газетасыннан Язилә Кадырова килгән иде. Мәкалә кирәк, ди. Алар халык язучыларыннан шулай мәкаләләр яздыралар. Аяз Гыйләҗев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллиннарның мәкаләләре чыкты, ә Г.Афзал: “Мин мәкалә яза алмыйм, шигырьләремне генә басыгыз”, – дип, шигырьләрен җибәргән. Мәкаләләр арасында иң саллысы – Р.Фәйзуллинныкы, иң йомшагы Ш.Галиевныкы иде. Мәкалә бит чорлар алмашу турында барырга тиеш. Ә Шәүкәт үз районындагы очрашуны, хакимият башлыгына атап язылган шигырен биргән һәм, гомумән, мәкаләсе бераз фәлсәфи төс алсын өчендер инде, шигырьләр белән сипләп барган. Халык язучыларыннан Нурихан Фәттах, “Заман”га язмыйм, дигән. Ә миннән язма сорауларының сәбәбе: мине Халык шагыйренә тәкъдим иткәнне ишеткәннәр дә, бу мәкаләсен язганчы указ чыгар, дип уйлаганнар. Ул указ чыгар өчен, әле һаман документларны Язучылар союзының әзерләп җибәрә алганы юк. Мәкаләсе язылуын язылса, анысы, кайсы газет булса да бастырыр иде, Халык язучысы булмасам да. Аны ничек һәм кайчан язарга: хикмәт шунда. 
 
5 декабрь. Бүген бер дә кәеф юк. Җитмәсә, кичке сәгать 7 гә санаторий клубына очрашуга чакырдылар. Бер дә барасым килми инде бу очрашуга, хәерле булсын. Ике-өч тапкыр кереп, очрашу ясыйк инде, дигәч, нишләптер, риза булдым. Көне дә суык. Салкын тидермичә урап кайтып булса ярый инде. Коляска белән шактый барасы. 
 
Китапханәчеләре Фәүзия Солтан дигән хатын икән, шул бик нык чат ябышты. Үзе дә шигырьләр яза икән. “Учымдагы җиләк” дигән шигырьләр җыентыгы чыгарган. Спонсоры – курорт директоры Юрий Ефимович Сәхәбетдинов. Бүген Нурсөя белән шуның шигырьләрен укып яттык. Бер генә дә образлы шигыре юк инде. Сүз башын Нияз Акмал язган. Нияз үзе әйбәт кенә шагыйрь бит инде. Язабыз шул, бигрәк тә чибәррәк хатын-кызга отказ бирә алмыйбыз. 
 
Нурсөянең лечениеләре күп әле. Мин, массаждан кала, башкаларын туктатырга куштым. 
 
6 декабрь. Кичә “Казан” санаториенда дәваланучылар белән очрашу ясадык. 2 сәгать дәвам итте. “Бик тә кызыксыз очрашу булыр инде бу”, – дип, теләмичә генә барган идем, ярыйсы гына килеп чыкты шикелле. Утыра-утыра кызыксыну артты. Мин кичәне башлап җибәргәндә: “Монда минем иҗатны белүчеләр юктыр инде. Кичәбез кызыксызрак килеп чыкса, гаепләмәгез. Ә шулай да, әгәр минем бер генә әсәремне укыган кеше булса да залда бар икән, яки кулларыгызны күтәрегез, яки басыгыз”, – дигән идем, почти бөтен кеше диярлек торып басты. Алып баручылары артык әзерлексез килгән иде. Ни минем иҗат белән таныштыру юк, ни нинди жанрда эшләүче икәнемне әйтүче юк. “Менә бүген сезнең белән легендар шагыйребез очрашырга килде”, – дигән кебегрәк кирәкмәгәнрәк сүзләр белән башлап җибәрде. Аннары минем шигырьләрне “Мәдәни җомга” газетасыннан тапканнар да, шуны бик мәгънәсез генә итеп укый башладылар. Санаторий китапханәсендә минем бер китап юк. Очрашу буласын ишеткәч, халык китап кибетләрендә дә йөреп кайткан. Бер китапны да тапмаганнар. “Рухия
т” нишләп кибетләргә чыгармый яткырадыр аларны. Үзебез дә бары тик берне генә алып килгән идек, ансын санаторий китапханәсенә бүләк итеп калдырдык. “Йөз аклыгы” белән “Көзге моң”ны, иске дус буларак, Әлфия Шакировнага бүләк иттем. 
 
Кичәдә сорау бирүчеләр һәм чәчәкләр менгерүчеләр дә булды. Бер букетны Аяз Гыйләҗевка керттек. Ул бара алмады. Көн бик суык иде. 24 градус диделәр. Ярый әле салкын тидерми генә кайттык бугай. 
 
7 декабрь. Кичә минем “санитарный” көн иде. Нигездә, вакыт шуның белән узды. Процедуралардан массаж, гимнастика, иглоукалывание дигән нәрсәләрне һаман алам. 9 ы  көнне кайтып китәрбез, дип торабыз, Алла бирсә. 
 
Бүген Аяз Гыйләҗевлар кереп утырды. Аның да хәле бик шәптән түгел инде, хатыны җитәкләп кенә йөртә. 
 
Сөйләшә киткәч, керәшеннәр турында сүз чыкты. “Мин 5 яшьтән керәшен авылында үстем бит. Шуңа күрә үзебезнең йолаларны бик белмим. Яшьтән җаныңа сеңгән йолалар күңелгә якынрак була икән”, – ди. 
 
Бүген Сәүия китаплар китереп китте. 1 пачка. Монда алырга теләүчеләр бар иде. Сатылмый калсалар, кире алып кайтырбыз. 
 
Бүген бер шигырь яздым. Яза башлаган мәкалә дә шул килеш тора әле. Әлфия Шакировна турында берәр кечкенәрәк әйбер язармын дип, бүген аңардан кайбер мәгълүматлар язып алдым. 1962 елдан бирле таныш бит. Хәзер медицина фәннәре кандидаты булган. 
 
24 декабрь. Өч ручка алып утырдым, берсе дә язарга теләми. Менә, ниһаять, кызыл каралысы язып китте. Димәк, миңа югарыдан ниндидер көчләр бу юлларны кызыл кара белән язарга кушадыр. Яңа гасырга кереп баруыбыз турында язмакчы идем. Яңа гасырның сукмаклары безнең өчен бик кыска булыр, билгеле. Шулай да 20 нче гасырдан 21 нче гасырга күчүнең эчке мәгънәсе бар сыман. Чорларны тоташтыручы буларак бу көннәргә кадәр яшәгәнбез икән, димәк, яңа дәвернең капкасы артында ни барлыгын иң беренче без күрергә тиешбез. Чорларны чорга безнең шигырьләр тоташтырыр, безнең рух, безнең тавыш, безнең гамь.
 
Кичә аспирантураның 1 нче курсында укучы Ләйлә Дәүләтова дигән кыз килде. Диссертация темасы итеп, минем иҗатны тикшерергә, өйрәнергә нияте. Җитәкчесе – Әмир Мәхмүтов, Фәннәр академиясеннән. Ләкин бу кыз миндә әлегә бер дә ышаныч уятмады. Таныша тор, дип, өч китабымны биреп җибәрдем. Берәр мәкалә кирәк, ди. Журналистика бүлеген бетергән, ләкин автор белән әңгәмә корырлык та әзерлеге юк. “Сез миңа ярдәм итәрсез инде”, – ди. Үзендә бер дә булмаса, ярдәм итеп кенә бетереп булмас. 
 
Шул ук көнне Сәүиянең укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов килде. Сәүияне быел аспирантурага (педагогика буенча) кертергә исәп. Ул да минем иҗатны тикшерергә исәпли. Әнвәр әфәнде аның җитәкчесе булачак һәм хәзердән үк Сәүиягә кайбер нәрсәләрне, мәсәлән, книгохранилищега барып, минем био-библиографияне яза башларга кирәк, диде. Боларның барсына да үземә ярдәм итәргә туры килсә, үземә фәнгә күчәргә туры килмәгәе. 
 
29 декабрь. Яңа елны каршы ала башладык. Кичә “Татнефть”тән Рәфикъ Кәбирович Баязитов килгән иде. Күчтәнәчләр белән. Бик шәп коньяк (канадский) алып килгән. Шешәне консервы савыты кебек калай савытка утыртып томалаганнар. Консервы ачкычы белән генә ачтык. 700 граммлы коньяк. Коньягы әйбәт. Өчтән берен эчтек. Тагын шулар өстенә электр белән кырыну әйбере, бер коробка шоколад конфет һәм бер банка кызыл икра. Күптән авызга аракы ише нәрсәләр алган юк иде. Икенче көнне чирләтәчәген белсәм дә, эчтек. Бераз гына йомшарып аласы килде. Юкса бу арада эшләр күбәеп киткән иде. 
 
Язучылар союзыннан кичә Шаһинур Мостафин шалтыраткан иде. “Халык шагыйре”нә документларны тутырып җибәрмәгән әле һаман. “Синең исемең ничек языла әле, Фанизмы, Фәнисме?” – ди. Һәркөн берәр әйбер сорап язып куя инде ул. Я китап исемен, я кайсы елда нинди награда алганлыкны. Исенә төшкән саен берәр нәрсә язып куя торгач,  идарәдә тәкъдим иткәннән соң да 4 ай вакыт үтеп китте инде. 
 
31 декабрь. 20 нче гасырның соңгы көне. Кайчандыр бу гел килеп җитмәс, килгән очракта да башка елларга караганда бөтенләй бүтәнчә булыр, бик зур вакыйгалар алып килер сыман иде. Ә урамда гадәти көн. Ике көн инде карлар эри, яңгыр да явып алды. Язга охшаган кыш. Пычрак, җепшек, кояшсыз. 
 
2000 ел минем өчен нәрсәләр бирде соң?
 
1. “Яралы язмышлар” дигән китабым чыкты. Өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә. 
 
2. “Бүләк” дигән повесть яздым. Хәзер ул “Идел” журналының 12 нче санында басылып ята. 
 
3. Шактый  күп шигырь һәм берничә хикәя язылды. 
 
Бу әсәрләрне язарга, бастырып чыгарырга күпме көч, күпме күз нурлары түгелгән! Язучыга ял да, бәйрәм дә юк. Кайвакыт төшеңдә дә нидер язасың. Бу – баер өчен дә, дан-шөһрәт яулау өчен дә эшләнми. Көн саен җыела барган күңел байлыгын үзеңнән соң килгән буыннарга калдырасы килүдән эшләнә бу эш. 
 
4. Саба, Апас, Баулы районнарында һәм “Казан” санаториенда очрашулар булды. Өйгә килгән балалар турында әйтеп тә тормыйм. Кыскасы, халык белән аралашу өзелмәде. Иҗат, Аллага шөкер, тукталмады. Күп кенә мәкаләләр язылды. Һәм, кешеләр әйтүенә караганда, иҗатым түбәнәймәде. Үземә дә шулай тоела. 
 
21 нче гасырга алып керерлек иҗат бар. Әсәрләрнең гомере күпме булыр, ансы инде – киләчәк эше. Хәзер, ел кибәнен очлап куйганда, барлык эшләрне искә төшереп бетереп тә булмый. Иң мөһиме – җанны тетрәндерерлек кайгылар булмады. Тамак тук, гаиләдә татулык, иҗатта әкренләп хәрәкәт итү, кешеләр, иҗатташлар алдында дәрәҗә төшмәү, язган әйберләремә карата матур гына фикерләр ишетү булды. 
 
Картайган саен, әллә нинди биеклекләр яулау турындагы хыяллар кими. Ансы табигый. Дуслар кимеде, дошманнар артты, дип әйтә алмыйм. Дуслык төшенчәсенә хәзер мин тирәнрәк карыйм һәм һәр аралашкан кешене дус дип әйтә алмыйм. Бик якын дусларым, бәлки, юктыр да. Ләкин райондашлар, андагы хакимият башлыклары, нефтьчеләр һаман якын итәләр. Әле бу Яңа елны да “Татнефть” күчтәнәчләре белән башлап җибәрдек. 29 декабрьдә районнан хакимият башлыгы урынбасары Алмаз Мотыйгуллович белән бәйрәмне дәвам иттек. Ул да күчтәнәчләр алып килгән иде. Кичә берничә укытучы котлап китте. Вак-төяк тоелган эшләр белән бу елны тәмамлап, 21 нче гасырга аяк басарга торабыз. Әле иртәнге ун. Без 5 тә торган идек, чөнки йоклап булмый. Бәлки, Яңа елны каршылап утырмабыз да. Без каршыламасак та килер инде ул, иншалла. 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.10.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»