|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2015 Җәмгыять
Көзге чакырылыш башланды. Солдатларны Сүриягә җибәрмәсләрме?Кичә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Солдатларны хәрби хәрәкәт урыннарына, аерым алганда, хәзерге вакытта сугыш барган Сүриягә җибәрмәсләрме? Бүген баласын хәрби хезмәткә озатырга җыенган ата-аналарны иң борчыган сорау бу. Кичә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин мондый шик-шөбһәләргә нокта куйды. “Хәрби хезмәттәге егетләр хәрби хәрәкәт урыннарына җибәрелмәячәк, – дип ышандырды ул. – Бу хакта инде моннан берничә ел элек – бер еллык хәрби хезмәткә күчкәч үк әйтелде. Чакырылыш буенча солдатка киткән егетләр хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый, анда контракт нигезендә хезмәт итүчеләр генә җибәрелә”. Погодин сүзләренә караганда, узган ел армия сафларында булган егетләр барысы да туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан. Татарстанның хәрби комиссары сүзләренә караганда, булачак солдатларның яңа киемен исәпкә алмаганда, быелгы чакырылышта әллә ни үзгәреш юк. “Офис” формасы дип аталган әлеге хәрби киемне офицерлар инде ике ел рәттән кия. Хәзер солдатларга да чират җиткән. Яшерен-батырын түгел, солдатларның элеккеге киеменнән канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый иде. Күпләр аны кышын – туңдырган, җәй көне артык эссе булганы өчен яратмады. Нәтиҗәдә, солдатлар арасында, салкын тиеп, госпитальдә ятучылар саны да шактый булган. Погодин исә мондый хәлләр башка кабатланмаячак, дип ышандырды. “Шулай да кырдагы күнекмәләр, физик күнегүләр өчен солдатларга элеккечә үк камуфляж биреләчәк”, – ди ул. Армия сафларына китүчеләргә елдагыча кәрәзле телефон белән банк картасы да тапшырылачак. Аңа ай саен 2 мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Ятимнәр өчен аның күләме 3 мең сумны тәшкил итә. Банк картасына солдатның ата-анасы да акча күчереп тора ала. Очрашуга килгән журналистларның берсе өч ел элек армиядә хезмәт иткән энесеннән казарманы төзекләндерү өчен акча сорауларын да искә төшерде. Казан хәрби гарнизоны прокуроры Андрей Сысолятин, казармаларның торышыннан зарлану очраклары теркәлмәде, дип белдерде. “Быел хәрби частьларның чисталыгы, ашатуның начар булуы яисә җылы суның булмавыннан зарланучылар булмады. Солдатлар яшәгән урыннарны даими тикшереп торабыз. Балаларының нинди шартларда көн күрүен әти-әниләр үзләре дә килеп карый ала”, – диде ул. P.S. Хәрби чакырылыш буенча сораулары булганнар түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала:
Динә ШӘКҮРОВА |
Иң күп укылган
|