поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.06.2009 Җәмгыять

ТАУЛАРГА БАЙ АЗНАКАЙ

Итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр, унар толымлы чишмәләр бәреп чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар менеп барганы – Язулы тау, Дегет тавы, Ял таулары... Арырак, тагын да биегрәге – офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары – ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры, уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы – Чатыр тау! – Азнакай табигатенең йөзек кашы.

 

Чатыр тау

 

Чатыр тауның таҗы – суыр дигән риясыз җәнлекләр. Суыр – олпат җәнлек, зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да алгы аяклары белән битен сөртә-сөртә, адәм баласы сыман үксеп җылый. Анын инәлеп җылавына да карамыйча зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантый алмый инде.

 

Суыр – әдәби телебездә байбак дип атала...

 

Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Алар – мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре!

 

«Тарих фәне атасы» Геродот, яңа эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында «Алтын эзләүче кырмыскалар» барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы имеш. Алар Греция кырмыскалары кебек үк җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла).

 

Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстан-га кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа.

 

Александр Македонский да Һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул гаскәрен бүтән юлга борып җибәрүе аркасында ниятенә ирешә алмый кайта.

 

Ә бу легенданың башы каян килә соң?

 

Әхәмәнидләр мәмләкәте чәчәк аткан бер дәвердә (безнең эрага кадәр 522–486 еллар) Төньяк Һималай төбәге аның бер өлкәсе санала. Шул төбәктә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Бу хәбәр фарсылардан Геродотка барып ирешә һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый.

 

Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур кырмыскалар күрүләре хакында атаклы Страбон да язып калдырган (яңа эрага кадәр һәм безнең эраның 64/63–23/24 елларыңда яшәгән).

 

Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд, Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравыңда джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренекен җентекләп укып чыга. Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да тибет телен өйрәнә һәм берничә елын Һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда минаро дигән халык яшәгән авылларга барып чыга. Галим шакката: минаролар нәкъ европача кыяфәтле, зәңгәр күзле, аксыл чәчлеләр икән. Ул алар белән дустанә мөнәсәбәткә керә, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Минаролар Будда динендә саналсалар да Һаман әле, борынгы гадәтләре буенча, Баба-лашен (Баба лачын) дигән Аллага һәм әби-Лхамга (Алиһә әби) табыналар икән.

 

Алтын эзләүче кырмыскалар хакында Пессель күпме генә сорап караса да, берәү дә ул хакта берни дә белми. Сәяхәтен дәвам итеп ул Һиндстан, Пакистан чигендәге демаркацион сызыкны үтеп чыга, моңа кадәр чит кеше аягы басмаган тарлавыклар, хәтәр кыялар аша узып, ул, үзенең юлдашлары белән, Дансар тау яссылыгына килеп җитә. Минаролар моңа кадәр бер генә европалыны да бу җирләргә аяк бастырмаган булалар. Тәкәббер немец галимнәре, әлбәттә инде, җирле халык белән җылы мөнәсәбәткә керә алмагандыр. Шуңа күрә ачыш та француз тәрбиясе алган Мишель Пессельне көтә.

Диңгез өслегеннән дүрт чакрым биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына килеп чыккач, ул хәйран кала. Күз күреме җирләргә нәни таучыклар булып суыр оялары сибелгән. Минаролар аңа: «Безнең ата-бабаларыбыз шушыңдагы оялардан алтын комы җыйганнар. Болар – алтын табучы җәнлекләр»,– дигәннәр.

 

Егерме биш гасыр элек Геродот кузгаткан сер, шулай итеп, 1980 елда француз галиме тарафыннан ачыла. Оя казыганда алтынлы җирнең комын чыгарып өюче җан ияләре кырмыска түгел, ә суыр дигән җәнлекләр икән бит!

 

Шунысы хикмәтле: минаро телендә дә бу җәнлекләр байбак дип атала икән...

 

Минаролар, кайбер галимнәр фикеренчә, борынгы бабаларыбыз скифларның нәсел башы санала. Димәк, алар Европага таба күчеш чорында кайсы таулыкларда алтын барлыгын белү өчен, суыр-байбакларны үзләре белән алып, үрчетә-үрчетә тауларга җибәрә барганнардыр. Менә ни өчен Алтайдан алып Идел-Дон арасындагы далаларга кадәр сибелгән скиф курганнарыңда гаҗәеп бай алтын әйберләр табыла. Скифларның «җәнлек стиле»ндә искиткеч сәнгатьле эшләнгән алтын әйберләре грекларның антик сәнгатеннән дә затлырак түгелмени!

 

Шулай итеп, туган ягыбызның йөзек кашы булган Чатыр тау тезмәләрен туган җире иткән суыр-байбакларның нәсел тамыры әнә кая, дөньяның түбәсе – Һималай кыяларына барып тоташа.

 

Шушы тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып алдык та, янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф шәл. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала-чагалары, бөтен гаиләләре белән оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең учактан ерак түгел генә оядан чыккан суыр үрә басып сакта тора. Якын бара башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя: бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туп-туры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына ялт итеп оясына чума.

 

Тагын аңлашып булмады... Югыйсә, тау битендәге бөтен суырларны җыеп әйтәсе иде:

 

– Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабаларыгызның туган җире – бәллүр кар түбәле Һималай кыялары төшегезгә керәме?!

 

Керәдер, мөгаен...

 

Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, күпме акыл ияләрен саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән булыр идегез. Рәхмәт аның бөек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына!

 

Кызыктырасыз, мәҗүси җаннар. Туган як туграсына тере бизәк булып керәсе галиҗанәб байбаклар!..

 

* * *

 

Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән кайтышлый, 1722 елда Петр Симон Паллас безнең якларга да сугылып чыга. Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Санкт-Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот мәгъдән алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән).

 

Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне Чалтаймас елгасын кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, Балтач авылы кырыеннан гына узып китә. Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ялтай тау тезмәсе башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип атыйлар.

 

Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә җәмгысы ике йөз елдан артык ел вакыт үткән. Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән. Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә хәзер сарык көтүе йөри, суырлар оя кора. Ә элек, Паллас килгән чакта, ул төбәкне менә болайрак язган:

 

«В теплой долине, в которой находилися рудники, много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах распускали свои первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки».

 

* * *

 

Җәйнең хозур бер көнендә Чатыр тавы янәшәсендәге “Әзәлиеч тавы"нда аның мул табыныннан дәрт алып кузгалган бер төркем каләм ияләре (журналистлар, язучылар, сәясәтчеләр) гапләшеп торабыз шулай. (Чатыр тау итәгенә урнашкан "Уразай" җәмгыятенең директоры Ринат Әзәл улы Мөхәммәдъяровны Әзәлиеч, дип йөртәләр). Гадәттәгечә, миңа башлап сүз тоягы уйнатырга туры килде:

 

– Бер елны Әсәйгә, Нур Әхмәдиләргә барып чыктык, телевизорга төшереп йөрибез. Нурның әтисе Гариф агай белән сөйләшеп торабыз. Аңа ул чакта 96 яшь иде. Чатыр тауны беренче тапкыр ничегрәк күрдең? – дип сорыйм Гариф агайдан. “6 яшьтә... Атка утырып барганда әти күрсәтте, “ – диде ул. “Ә беренче тапкыр Чатыр тауга кайчан мендең?" дип сорыйм. “Узган ел, Нур улым машинасында алып менде”, ди Гариф ага. Мин, шаяртадыр бу дип, 90 ел буенча ничек бер дә менмәдеңме дип, шаккатып калам. Гариф агай шул мәлдә болай ди: “Ул чакта Чатыр тауның хәзерге кебек авторитеты юк иде бит – ди.

 

Төркемдәгеләр көлешеп, минем сүземә ышанып бетмичә Нурга карыйлар. Сүрән генә елмаеп торган Нур Әхмәди бераз көттерү ләззәте алып тын торганнан соң:

 

– Булды шундый хәл, – дип җөпләп куя.

 

– Менә җәмәгать, Чатыр тавының исеме хакында еш уйланам мин соңгы вакытта, дип сүзен башлый Дамир Асылов. – Чатырга бәйләп аңлатулары белән килешеп бетмим. Аны Паллас дигән галим Шатыр-гора дип язып калдырган. Шатыр – фарсы сүзе, йөгерек, җитез дигәнне аңлата. Безнең телгә ул чатыр булып кергәндер. Тукайда бар бит әле “Чапты китте Миңлебай чатыр-чатыр”. Димәк, безнең Чатыр тавы – йөгерек, җитез агучы чишмә тавы дип аталган. Аның ургылып агучы чишмәсе барлыгын һәммәгез дә белә.

 

– Чатыр ул ефәктән яисә киндердән чатлы агачка тарттырылган була. Җилдән, кояштан саклану өчен. Зонтикны да кул чатыры дип йөрткәннәр. Безнең моннан биш мең еллар элек үк югары цивилизация үрнәкләренә ирешкән скиф, һун бабаларыбыз җилдән ышыкланыр өчен чатыр да кора алмыйча фарсыларны көтеп ятканнар булып чыга синеңчә. Без, төркиләр – иң борынгы халык. Һәр нәрсәнең чыгышын читтән түгел, үзеңнән эзләргә кирәк, – дип, мин Дамир Асыловның борын төбендә бармагымны уйнатып алдым. – Борынгы әйтелеше – чатлы торыр, булган, –  чатыр чаба дигән сүздә дә чаты-чатка аерылып чаба дигән мәгънә бар. Ядәч сөягенең чатын-чатка аералар. Син, Асылов иптәш, Чатыр тауны чатырга охшата алмыйсың ни өчен? Беренчедән, син чатырны очланып тәмамлана, дип кенә күз алдына китерәсең. Ә бит чатыр гөмбәз сыман кабарынкы итеп тә тарттырыла. Аннары: син бит Чатыр тауның уң ягында – Сәпәйдә туып үскән кеше. Ул яктан караганда тау чынлап та чатыр булып күренми. Чатыр тауны чатыр итеп күрү өчен егерме биш чакырым ераклыкта булса да, минем кебек Балтачта туып үсәргә кирәк.

 

Шул чак сүзгә Нур Әхмәди кушыла:

 

– Мин үзем дә тауның сул ягында - Әсәйдә туып үскән кеше. Тауны чатыр итеп күрер өчен яшьлектә гел Балтачка бара торган идем, аулагөйгә, кызлар янына дигән булып...

 

– Ә мин... – дип сүзгә кушыла Илдус Гыйлаҗев. – Җәһәннәмдәге Урсайдан нигә дип Туйкәгә килеп йорт салдым, дисез. Туйкә дә нәкъ Чатыр тау каршында бит!

 

– Мин үзем урман аръягында  – Актүбәдә туган буларак, сүзегезгә катыша алмыйм, – ди Фәндәс Сафиуллин.

 

– Нәпсегезне сузмагыз мин барында, без, уразайлылар, Чатыр тауның итәгендә үк тәгәрәп үстек, – дигән бер горур кыяфәт белән Ирек Бәдретдинов уртагарак чыга. – Син, Дамир иптәш, кулыңа метр тотып, әллә кайдагы түмгәклекләрне үлчәп йөрмә... “Акыллылык бәласе” дигәнне беләсең булыр. Чатыр тау ерактан караганда зәңгәр ефәк гөмбәзле чатырга охшаган һәм ул республикада иң биек тау!

 

Бу төбәкнең хуҗасы Ринат Әзәл улы ни әйтер бит әле дип, барыбыз да аңа төбәлдек. Бер читтәрәк безне бик игътибар белән тыңлап торган Әзәлиеч төркемгә якынрак килеп баса да:

 

– Их, егетләр, мин сезнең кулыгызга көрәк тоттырыр идем, – ди. – Менә мин узган ел Хорватиядә булдым. Андагы яшеллек, андагы таулы урманнар!.. Безнең тауларның шәрәлегенә, пеләшлегенә оялып кайттым. Кайчандыр урман астында булган бит бу таулар. Ата-бабаларыбыз кисеп-төпләп бетергәннәр, агач утыртырга хас итмәгәннәр. Язынмы, көзенме өмә үткәрергә иде җыелышып, шаулап үссен иде безнең тауларда да урманнар. Менә шул чакта ышыкланыр өчен чатырыбыз да күркәм булыр иде!


Марсель ГАЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 66 | 30.05.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»