|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2015 Җәмгыять
Педофилны полиция дә эзли, халык таКазанда кыз балаларга һөҗүм итүче педофилны эзләү дәвам итә. Әлегә аның кем икәне билгесез. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында әти-әниләрне куркуга салган өч очракны рәсми рәвештә расладылар. Ә менә Интернетта хәбәрләр гел яңарып тора. Аларны кем таратканын хокук саклаучылар үзләре дә белми. Балалары мәктәптә укучы әти-әниләр арасында коткы таралды: Интернетта Казан урамнарында педофил пәйда булу турындагы мәгълүмат кына җитмәгән, “кәрәзле телефон”нарга көн дә куркыныч эчтәлектәге хәбәрләр килеп тора. Кайбер мәгълүматларга караганда, зыян күрүче кыз балалар саны бишкә җиткән. Тик Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Павел Серов өч очрак барлыгын гына сөйләде. Алар нигездә бер-берсенә охшаш. Шуңа күрә җинаять кылучы да бер үк кеше булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Өч очрак та бер-берсенә охшаш. Җинаятьче кечкенә кызлар артыннан лифтка керә. Аннары ул алардан югалган мәчесен эзләргә ярдәм итүләрен сорый. Баскыч янында киемнәре “пычрануы”н күреп ала һәм сөртергә тәкъдим итә. Шундый беренче очрак Оренбург трактындагы күпкатлы йортларның берсендә теркәлгән. Узган ялларда исә Фучик урамындагы 86 нчы йортта булган коточкыч хәл турында да хәбәр таралды. Камера да әнә шул йорт янәшәсендә булган. Видеотасмада җинаятьченең кыз бала артыннан күзәтеп баруы күренә. Ә шул ук урамдагы 22 нче йортта ике кыз бала педофилдан качып өлгергән. Хокук саклаучылар буе 170-175 сантиметр, 22-30 яшьләр тирәсендәге, ябык гәүдәле, коңгырт-сары чәчле ир-атны эзли. “Аны якын арада ук кулга алачакбыз”, – дип ышандырды Павел Серов. Ул арада полиция вәкилләре башкаланың Совет районында әбиләргә һөҗүм итүченең дә эзенә төшкән. Мәгълүм булганча, узган атнада гына да урамда дүрт карчык зыян күрде. Әбиләрнең иң өлкәненә – 86 яшь. Җинаятьче аларның башына суккан һәм кесәдәге акчасын, кыйммәтле әйберләрен урлаган. Әбиләрне талау нигә кирәк булгандыр? Барлык очраклар буенча зыян күләме сигез мең сум тәшкил иткән. Хокук саклаучылар моңарчы хөкем ителгән Казанда яшәүче 42 яшьлек ир-атны кулга алган. Ул гаебен таныган.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|