поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.09.2015 Милләт

Илһам абый Париж татарына 600 еврога түбәтәен саткан

Редакциябез бусагасына тузан төшми безнең, Аллага шөкер. Быел алма ишелеп уңгач, рәхәтләндек алмага.
Редакциягә килгән бере алмадан өлеш чыгара. Әле менә даими укучыбыз Илһам Миндубаев килеп керде. Ул да, кесәсеннән кызыл алмалар чыгара-чыгара: «Сеңлем, бу алманың үсентесен Польшадан ук алып кайт­кан идем, ныгып китте, уңышы да сөендерә», – ди.

Х әзер Илһам абыйга – 83 яшь. Сәяхәт итәргә яраткан ул. Кайларда гына булмаган – Төмән, Балтыйк буе, Финляндия, Скандинавия илләре... Кыскасы, дөньяны аркылыга-буйга гизгән.

70 яшендә Мисырда, 75тә Парижда булып кайткан.

– Олы яшьтә самолетларга утырырга ничек курыкмыйсың? Ә юлда адашып калсаң... – дим.

– Юк, мине бит Мәскәүдә аэропорттан ук, Илһам абый килә, дип көтеп торалар, ничә еллар буена таный башладылар инде, – ди ул, шаяртып.

Парижда ничек итеп башындагы түбәтәен 600 еврога сатуын да кызык итеп сөйли.

– Сәяхәт вакытында башыма гел яшел түбәтәемне киям. Парижга килеп төшүгә, гид егетләр, сез мөселман бугай, теләсәгез, Париждагы мәчеткә алып барабыз, диделәр. Киттем. Анда мине бер купшы гына ир-ат каршы алды. Бу кеше сугыш заманында әсирлеккә эләгеп, биредә төпләнеп калган икән, хәзер шактый бай кеше. Аның белән сөйләшә торгач, әлеге татар егетенең Мөслимнән булуы ачыкланды. Минем түбәтәемне күреп, сат миңа, ди бу. Сатарга уйламасам да, Париж татарын кызгандым инде, саттым. Ул исә 400 сумга Татарстанда сатып алган түбәтәемә 600 евро бирде, җитмәсә, Мөслимгә барып чыга калсаң, минем өчен җирне үп әле дип, тагын 50 евро өстәде. Шулай Париждан баеп кайттым. Теге Париж татарының түбәтәемнең чигүләрен сыйпап елап калганы бүген дә күз алдымда. Мөслимгә генә барып чыга алганым юк. Әманәтен үти алмадым инде теге кешенең, – ди Илһам абый.

Әле узган ел Енисей буйлап та сәяхәт итәргә уйлаган булган да, тик юлга 110 меңләп акча кирәк булгач, туктап калган. Егет чагында Норильскида хезмәт иткән булган, исән чагында шул якларга да барып кайтасы килә Илһам абыйның...

Илһам абыйны озаттым гына, газета укучыбыз, үзе дә язмалар җибәреп торучы Ильяс Салихҗан ишектән башын тыкты. Ильяс абый каралган. Абхазия якларында ял итеп кайткан икән.

– Бер генә дә барасым килмәгән иде дә, хатын үгетләде, – ди үзе. Абхазиягә икенче тапкыр баруы икән. – Абхазларның серен ача алмыйм. Ник алар үзләре ак тәнле икән? Суда да коенмыйлар. Кояшта кызынмыймы алар, ял итәргә вакытлары юкмы, әллә кояш нурларына каршы тиреләрендә иммунитет бармы?.. Үзләреннән дә сорап карадым – әйтмиләр. Шул сорау тынгы бирми әле миңа, – дип, Абхазиядә күргәннәре белән уртаклашты.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 29.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»