поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.09.2015 Җәмгыять

Кабан күленең язмышы хәл ителә

Казанның тарихи өлешендәге Кабан күле буйларын төзекләндерү концепциясенә үткәрелгән халыкара бәйгегә бу атнада нәтиҗә ясала. Финалга ун халыкара команданың проекты узды, алар ике ай дәвамында Казанның төп җәмәгать урынын төзекләндерү концепциясе өстендә эшләде.

Татарстан Президентының парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча ярдәмчесе Наталия Фишман сүзләренчә, финалга үткән ун команда составында Россия, Франция, Бөекбритания, Италия, Кытай, Голландия һәм Испания илләренең танылган архитектура бюролары вәкилләре бар, ә бер командада Казан архитекторлары да катнашкан.

– Кабан күле ярларын төзекләндерү концепциясен эшләү өчен ачык бәйге оештыру – республика хакимиятенең җәмәгать урыннарын проектлауның сыйфатын күтәрү һәм җирле халыкны шәһәр мохитен үстерүгә җәлеп итү юнәлешендә беренче һәм мөһим адымы, – ди Наталия Фишман. Ун проект арасыннан җиңүче дип табылган авторларны 1 миллион сум күләмендә премия һәм булачак яр буеның дизайн-проектын эшләүгә килешү көтә. Гомумән, финалга узган бөтен командага да киләсе 2016 елда Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендәге проектларда үз көчләрен сынарга тәкъдим ителәчәк.

Бәйгегә нәтиҗә чыгарыр алдыннан бүген Казанның архитектура һәм төзелеш университетында финалистлар катнашында Татарстан башкаласының яңа архитектурасына багышланган “түгәрәк өстәл” оештырыла. Ә җиңүченең исеме 1 октябрьдә билгеле булачак. Аны Казан мэры Илсур Метшин үзе игълан итәчәк. Шәһәр хакимияте озакка сузмыйча җиңүче команданың концепциясен тормышка ашыруга да керешәчәк. Чөнки бәйге таләпләре буенча, һәр команда гомуми концепциядән тыш, Эсперанто урамыннан (күптән түгел Назарбаев урамына үзгәртелгән) башлап Г.Камал исемендәге театрга, һәм шулай ук Казанның Меңъеллык паркына кадәр аралыкта Түбән Кабан күленең көнчыгыш яры участогы өчен эскиз проектын да эшләп тапшырырга тиеш иде. Ягъни Кабан күле яры территорияләрен үзгәртеп кору эшләре нәкъ шушыннан башланачак.

Жюрига чакырылган Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов ассызыклаганча, сулыклар шәһәрнең иң матур, иң төзек, халыкның иң яраткан ял урыны булырга тиеш.

– Истанбулдагы Босфор бугазын, Санкт-Петербургтагы Нева елгасын гына исегезгә төшерегез, алар шәһәрнең йөзек кашы булып тора. Ләкин күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Мәскәүдә сулыклар чүплек оясы, кешеләр аның яныннан үтеп йөрергә курыккан ташландык урын булып кала бирә. Гомумән, яр буйларын төзекләндерү чит илләр, Лондон һәм Нью-Йорк кебек дөньядагы зур шәһәрләр өчен дә актуаль. Мәскәүдә без әлеге проблеманы чишүгә ныклап тотындык. Казанда архитекторлар арасында халыкара бәйге оештырылуы биредә сулыкларны чистарту, яр буйларын төзекләндерү мәсьәләсе белән шөгыльләнергә теләүләрен аңлата. Казанны мин шәхсән үзем бик яратам, аңа ияләштем, чөнки 2009-2012 елларда Бөтендөнья Универсиадасына әзерлек чорында Су спорт төрләре сараен проектлауда катнашкан идем. Шәһәр елдан-ел төзекләнә, матурлана, быел бик күп парк һәм скверлар төзекләндерелгән, яңаларына нигез салынган. Сулыклар да шәһәрнең җаны булырга лаеклы, – ди Сергей Кузнецов.

2012 елдан Мәскәүнең баш архитекторы булып билгеләнгән, ә аңа кадәр шәхси архитектура бюросын оештырып эшләгән Сергей Кузнецов Казанга килүе уңаеннан, башкаланың архитектура һәм төзелеш университеты студентларына үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, Мәскәүнең заманча архитектурасын тудыру өлкәсендә соңгы өч елда башкарылган һәм киләчәккә планлаштырылган проектлар, Мәскәү хакимияте һәм архитекторлар алдында куелган бурычлар турында лекция сөйләде.

– Яңа территорияләрне проектлау һәм үзләштерү бер хәл, ә менә бүген без элегрәк, төрле елларда, төрле чорларда төзелгән биналарның архитектурасын үзгәртә алмыйбыз. Ләкин шул ук вакытта безнең аларның әйләнә-тирәлеген үзгәртергә мөмкинлегебез бар. Һәр тыкрыкны яшелләндерү, яктырту, сынлы композицияләр урнаштыру, кафелар ачу исәбенә ямьләндерергә була. Су буйларын да шушы ямьле шәһәр мохитенә кушарга кирәк. Мәскәүдә без кырыклап урыннан сулыкларга юл ачачакбыз, – дип сөйләде Сергей Кузнецов.

Мәскәүнең баш архитекторы сүзләренчә, архитекторлар арасында халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр оештыру шәһәр төзелеше мәсьәләләренең заманча чишелешләрен табарга ярдәм итә, һәм бу Мәскәү мисалында расланган. “Мәскәүдә шәһәр төзелеше өлкәсендә үзгәртеп коруларга тотынгач без беренче чиратта проектлар тәкъдим итүчеләр көндәшлекне тоярга тиешлеген аңладык. Шушы вакытка инде без 30лап бәйге уздырдык. Аларда җиңгән проектлар бүген акрынлап тормышка ашырыла. Сулыклар белән бәйле беренче зур проект Мәскәү елгасының уң ярындагы Кырым яр буе урамын төзекләндерүгә бәйле булды. Казандагы сулыкларга да иң талантлы архитекторлар ярдәмендә яңа сулыш өрерләр дип ышанам”, – ди Сергей Кузнецов.


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 30.09.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»