|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2009 Җәмгыять
ТАТАРСТАННЫКЫН САЙЛА!"Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе һәм "Яңа Гасыр" радиосында 5 июнь көнне "Татарстанныкын сайла!" акциясе старт ала. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе ТР Икътисад министрлыгы, шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә сатып алучыларга, кулланучыларга республикада җитештерелгән продукция төрләре, аларның сыйфаты, бәясе, сәламәтлек өчен никадәр файдалырак булуы турында мәгълүмат бирә башлый. Без һәркөнне кибетләрдән күптөрле товар сатып алабыз. Матур һәм ялтыравыклы кәгазьләренә кызыгып, кәрзиннәребезне чит илдә эшләнгән, төрле буяулар һәм кушылмалардан торган продукт белән тутырабыз. Товарның бәясен, сыйфатын чагыштырыр вакыт җитте. Кризис диеп зарланабыз, шул ук вакытта үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирмибез. Үз җирлегебездә сыйфатлы продукция җитештерүчеләргә булышлык итү - икътисадны, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, яңа эш урыннары, налог базасының артуы һәм, нәтиҗәдә - татарстанлыларның яшәү шартларын яхшырту дигән сүз.
"Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалы тамашачылары "Татарстанныкын сайла!" акциясе кысаларында "Семь дней", "Татарстан хәбәрләре", "Новости Татарстана", "Хәерле иртә!", "Доброе утро!", "Среда обитания", "Татарлар" тапшыруларында республиканың төрле предприятиеләре, җитештерүчеләре турында мәгълүмати сюжетлар карый алалар. "Яңа Гасыр" радиосы тыңлаучылары иң яхшы товарлар турында мәгълүматка ия булачаклар.
Соңгы елларда Татарстан ышанычлы инвестицион партнер статусына ия булды; уңышлы, талантлы, алдынгы республика буларак танылды. Безнең эре предприятиеләребез һәм банкларыбыз Россия буенча иң рейтинглылардан санала. Без һәркөнне: "Без булдырабыз!" дибез! Безгә үзебезнекен – сыйфатлы, файдалы, бәрәкәтле, заманча продукцияне яратабыз! Үзебезнекен – Татарстанныкын сайла!
--- |
Иң күп укылган
|