|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2015 Матбугат
Корбан гаете көнне Фәнил Гыйләҗевнең кызы туган (ФОТО)
Яшь шагыйрь, моңарчы төрле матбугат чараларында эшләп, хәзерге вакытта “Казан утлары” журналында хезмәт куючы Фәнил Гыйләҗевнең һәм аның хәләл җефете Эльзаның шушы көннәрдә балалары туды. “Кызыбыз бәйрәм көнне, 24 сентябрьдә, Казанның 4нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга аваз салды. Иртәнге якта, Гает намазына кадәр,” – диде бәхетле әти.
Эльза һәм Фәнилнең бу беренче балалары. Буе 51 сантиметр, авырлыгы 2950 грамм булган.
Кичә балалар тудыру йортыннан чыкканнар, иртәгә исә исем куштырмакчылар.
“Бик озак бәхәсләрдән соң кызыбызга Таңсылу дип исем кушарга булдык”, - диде Фәнил.
Гаиләне шатлыклы вакыйгалары белән котлыйбыз. Кызыгыз сәламәт, бәхетле, тәүфыйклы бала булып үссен.
Гөлчәчәк Хисмәтова фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|