|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2015 Мәдәният
Камал театрында “Галиябану” спектакленең премьерасы булачак3 октябрьдә Камал театрының зур сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча “Галиябану” спектакленең премьерасы. “Галиябану” - татар театры тарихында музыкаль драма жанрында иҗат ителгән беренче пьеса. Казанда “Сәйяр” труппасы сәхнәләштергән “Галиябану” спектакленең премьерасы 1918 елның 7 апрелендә үтә. Шулай итеп, “Галиябану” пьесасы белән бергә татар театрында музыкаль драма жанры туа. Яшь автор Мирхәйдәр Фәйзи пьеса язып кына калмый, булачак спектакльнең музыкаль бизәлешен дә үз өстенә ала: һәрбер җырга текстларны билгеле халык көйләренә туры китереп яза. Тамашачылар яратып кабул иткән “Галиябану” татар сәхнәсендә музыкаль-драматик әсәрләргә юл ача. Һәр сезон саен әлеге жанрда дистәләгән спектакльләр чыгарыла башлый. 1920 еллар башындагы бердән-бер татар композиторы С.Габәши бу чорда “Сания” операсын язу белән мәшгуль була. Татар театрының дирижеры, музыка бүлеге җитәкчесе Салих Сәйдәшев “Галиябану” спектакленә үзе алына. Музыкаль бизәлеш өчен яшь композитор халык көйләрен эшкәртә. Камал театрында куелган барлык “Галиябану” спектакльләрендә дә Салих Сәйдәшев музыкалары кулланыла. Спектакльнең 10нчы юбилей куелышы да шул исәптә. Музыкаль бизәлеш өчен театрның музыка бүлеге җитәкчесе, дирижер Фуат Әбүбәкеров җаваплы. Музыкаль драма жанрындагы спектакль башкаручыларның актерлык осталыгын гына түгел, җырлау сәләтен дә сыный. Хәлил ролен башкаручы Фәннүр Мөхәммәтҗанов: «Мин музыка инструментларында уйный беләм, тик спектакльдә кулланылачак гармунда бер дә уйнаганым юк иде. Башта берничә дәрес алырга туры килде, аннары үзлегемнән өйрәнергә тотындым. Кыска гына вакыт эчендә шактый ук остардым кебек. Тамашачылар ничек бәяләр». Яшь артистлар белән вокал осталыгы буенча дәресләрне танылган җырчы, педагог, Камал театры артисты Айгөл Хәйри алып барды. «Галиябану» премьерасы – 2015 елның 3, 4, 13, 21 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә.
--- |
Иң күп укылган
|