|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2009 Җәмгыять
ҖӘЙГӘ ПЛАННАРЫГЫЗ НИНДИ?Язгы табигатьнең көйсезләнүеннән туйгангамы, көннәрнең җылынып китүе кәефне күтәреп җибәрде. Кояш җылысын үсемлекләр дә сизә, тирә-юнь тиз арада яшеллеккә күмелде. Балаларның алда 3 айлык каникуллары. Өлкәннәр дә җәйге ялга әзерләнә. Һәркем аны мөмкинлеге һәм теләгенә карап планлаштыра. Кесәсе калынраклар чит илгә барып кайта ала, үзебезнең Татарстанда да ял йортлары, шифаханәләр бихисап. Казан башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов, икътисадый кризис булу сәбәпле, узган ел белән чагыштырганда, Казаннан туристлар агымы 40 %ка кимергә мөмкин, дип фаразлый. Җәйге чорда гадәттәгечә Төркия, Болгария, Греция һәм Испания популяр булачак. Җәйге эссе көннәрдә шәһәрдән качып бакчаңда казынырга яки авылга кайтып әти-әнигә булышырга мөмкин. Авылда исә җәй көне ял итүчегә гаҗәпләнеп карыйлар. Җәй – тырыш хезмәт куя торган вакыт. Авыл кешесе чеби, каз, үрдәк бәбкәләре ала, таң беленер-беленмәс сыерын савып көтүгә чыгара, бакчасын карый. Җор теллерәкләре: “Җәй көне бәрәңгене корт, авылны бала баса”, – дип шаярта. Җәйге лагерь нәрсә ул, яраткан дәү әни, дәү әти янында җылы сөт эчеп ял итүгә ни җитә! Кышын шактый тынып калган авылга җәй көне ямь керә...
Сабрия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы: – Авыл кешесе өчен җәй бик мәшәкатьле чор инде. Шәһәр кешесе – җәйне, авылдагылар кышны сагына. 1 июньнән отпуск алырга дип җитәкчебез исеменә гариза яздым. Үзем Иске Шәйморзада ветфельдшер булып эшлим. 20-25 каз бәбкәсе алып, бер ай ялым вакытында шуларны әйбәтләп тәрбияләргә исәбем. Алар күп вакыт сорый. Ябып тотсаң, ничек кенә яхшы ашатсаң да, симез булып үсмиләр, зәгыйфьләнергә дә мөмкин. Шуңа рәхәтләнеп чирәмдә йөртермен, саклармын дим. Чеби дә алдык. Аннары бәрәңге чүбе утар чак, печән өсте җитә. Берсе артыннан берсе, эшләп кенә җитеш.
Оркыя ХӘСӘНОВА, Казанның 18 нче санлы шәһәр сырхауханәсенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе – Җәен икетуган энекәшемнең кызы кияүгә чыга, барыбыз да бу истәлекле вакыйганы кунакларның да, яшьләрнең дә күңеле булырлык итеп үткәрү өчен тырышабыз, мәҗлескә әзерләнәбез. Чираттагы ялымда әнием янына авылга кайтырга җыенам.
Гөлназ ГАЛИЕВА, Мәрҗәни мәчетенең дәгъвәт бүлеге башлыгы: – Эссе көннәрдә урманның саф һавасын сулап, җиләк-җимеш җыярга, елгада су коенырга яратам. Быелгы җәйдә эш тагын да тыгызрак булыр, төзи башлаган шәхси йортыбызны төгәлләргә ниятләп торабыз. Ихатада җиләк-җимеш агачлары үсеп килә. Быел да, клумбалар ясап, күп итеп чәчәкләр утырттык. Гаиләбез белән туган ягым Түбән Кама якларына кунакка кайтырга исәбебез бар. Быел изге Рамазан ае 21 августта башланачак, август бу мөбарәк ураза аена әзерлек белән узар дип уйлыйм.
Ринат ТАҖЕТДИН, артист: – Июньдә театр әле эшли, “Нәүрүз” фестивале узачак, шуның белән мәш киләбез. Ялны көтеп торам, чөнки ел дәвамында эшләп арыта, ә җәен кеше тагын бер ел эшләрлек көч җыярга тиеш. Әллә нинди зур планнар кормыйбыз, чит ил турында хыялланмыйбыз, диңгезгә барырга планлаштырмыйбыз. Иң шәп ял итү урыны – бакча. Аннары безнең кечкенә оныгыбыз бар. Без, әби-бабай, аны карарга булышабыз. Менә шул вак-төяк эш белән үтәр дип уйлыйм. Көннәр матур гына торса, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш тә тиз өлгерер. Оныгыбызны үзебездә үскән витаминнар ашатып чыныктырырбыз.
Ирек АРСЛАНОВ, Казанның Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш бүлеге башлыгы: – Җәйгә планнар: эшләргә дә эшләргә! Майда ике атналык отпуск алып, бакчаны рәтләдем, яшелчә, куаклар утырттым, авылга әти-әни янына кайтып, каралты-кураны карадым, җир сөрдертеп, бәрәңге утыртып килдем. Үзебезнең бакчада әллә ни үстермибез, кишер, бәрәңге, кыяр, помидор, чәчәкләр белән мәш киләбез. Шулай да, быел газон булдыру белән кызыгып киттем, барып чыгармы-юкмы, белмим, тигез итеп үстерүнең серләре бар икән аның.
Май – шатлык, ә июнь – бәхет. Май икмәкне тудыра, ә июнь – печәнне. Кояш чыкканда тынчу булса – яңгыр явар. Иртән томан су өстенә төшсә – көн кояшлы булыр. Июнь эссе булса – балык капмас. Июньдәге җылы төннәр – җимеш муллыгына. Июньдә көчле чыклар – җимеш уңышына, еш томаннар – гөмбә уңышына. 3 июньдә җитен һәм карабодай чәчәләр.
Роза НУРГАЛИЕВА |
Иң күп укылган
|