|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2008 Шоу-бизнес
ФЕРДИНАНД СӘЛӘХОВ: “СӘХНӘ АРТИСТТАН ТОТКЫН ЯСЫЙ”Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләховны тере энөиклопедия дисәң дә була. Белмәгән бер нәрсәсе дә юк чөнки. Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер. Яхшы юлдаш та ул. Үзе дә юлда йөрергә ярата. Иренеп тормый, тамашачылары яынан теләсә-кайчан чыгып китәргә әзер. - Фердинанд син һәрвакыт юлда. Җыр - моңнарыбызны, Татарстан, Казан сәламен дөнья буйлап сибелгән халкыбызга җиткереп торасың. Ә ул очрашулар синең үзеңә ни бирә? - Яшәү шатлыгы. Мине бары сәхнә, очрашулар, юл йөрү һәм җыр гына яшәтә ала. Сәхнә - ул акча эшләү урыны гына түгел, йөрәк сулышым, бик изге җир. Кайбер артистлар, арып кайткач, “Шушы гастрольләремне генә эшләп кайтам да туктыйм”, - ди... һәм ике көннән яңадан очына-очына юлга җыена. Нәкъ мәзәктәге кебек. Берәү караклык өчен төрмәдә утыра икән. “Шушы срогымны тутырам да, чыккач бер сыер гына урлыйм да, караклыктан туктыйм”, - дип әйтә ди. Артист та шулай. Аннан килеп, сәхнә читтән күзәткәндә бик матур, якты һәм мәрхәмәтле кебек. Ә чынлыкта ул бик аяусыз да, артисттан тоткын ясый. Шушы рәхәт тоткынлык аркасында артист бөтен юл газабын җиңеп, меңәрләгән чакрымнар узып сәхнә эзли. - Син - татар халык җырларын башкаручы санаулы җырчыларыбызның берсе. Арзанлы эстрада җырлары чәчәк аткан чорда халык җырын читтәге тамашачы ничек кабул итә? - Татар халык җырлары ул иң зур симфония, иң югары ноталы опера ариясе, иң тирән эчтәлекле драма әсәре, әсәрләндергеч балет “па”лары һәм сикерешләре. Анда бөтен бер илаһи дөнья. Ә дөнья белән кем кызыксынмый, кем битараф? Һәм тамашачы халык җырларын нинди биеклектә кабул ителергә тиеш, шулай кабул итә дә. Нинди генә классик әсәрне алсаң да: опера булсынмы, балет музыкасы булсынмы, симфоник әсәрме - нигезендә халык җырлары ята. Нәҗип Җиһанов симфонияләрен тыңлап карагыз әле, андагы халык җырлары!.. Милләтне, ничне кенә оста корылган булса да, сәясәт үзе генә саклап кала алмый. Аны дине, шигърияте, җыры-моңы саклый. Юкка гына мени иң явыз патшалар да шагыйрьләрнең башын кисмәгәннәр. Бүген безгә халык җырларын торгызырга, типкәләмәскә, халкыбыз җырларын җырлаучыларны үстерергә кирәк. Моны күптән эшли башларга кирәк иде. Ә арзанлы әйбер, арзанлы инде ул. Бүген бар кебек, ә иртәгә инде юкка чыкса да, берәүне дә борчымый. Халык үз җырларын тыңламыйча, аны җырламыйча берничек тә яши алмый. “Халык җыры белән тамак туйдырып булмый”, - дигән артист – аны башкарырга хәленнән килмәгән артист ул. Мин дә менә югарыга менеп түбән карарга яратмыйм дип сөйләшәм. Чөнки мин биеклектән куркам, хәтта югары кат балконнан аска карасам да гел аска тәгәрәп төшеп үләрмен кебек. - Читтәге татарларыбыз кайчан гына чакырсалар да, син бик җиңел җыенып юлга кузгаласың. Бу сине арытмыймы? - Арытмый да, туйдырмый да. Кеше яшәүдән туя мени. Әйткәнемчә, мин сәхнәдә генә яшим. Ә сәхнәдән буш вакытта әзерлек эшләре белән шөгыльләнәм. Хәзер инде гастрольләр элекке кебек озакка сузылмый. Күп булса, ун көн. Ә бит элек кырыгар көн, икешәр ай өйгә кайтмый эшли идек. Мин әле менә шул көннәрне сагынып искә алам. Ул чордагы җаваплылык сагындыра. - Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда актив катнашасың, алар белән чит төбәкләрдә еш буласың. Әллә анда эшкә кердеңме? - Мин Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торам. Анда мин бик хөрмәт иткән берничә кеше эшли. Конгресс рәисе Ринат Закиров белән сәфәрдә еш йөрергә туры килә. Ул кешенең фидакарьлеге, ватанпәрвәрлеге, ныклыгы һәм тәвәккәллеге гаҗәпләндерә. Читтәге татарларыбыз Бөтендөнья татар конгрессына да, Казанга да ходайга табынгандай табыналар бит. Ышаныч һәм ярдәмне шуннан алалар. Минем дә аларга җырларым белән ярдәм итсәем килә.
Гөлназ ШӘЙХИ |
Иң күп укылган
|