|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2015 Шоу-бизнес
Казанда “Музыкаль каймак” концерты булачакТелевизор экраннарыннан карап, радиодан тыңлап яратып өлгергән, тамашачылар фикере буенча «иң-иң»нәр исеменә лаек булган җырчыларның барысын да «Музыкаль каймак» концертында күрә алачакбыз. “Музыкаль каймак”, инде күптәннән яраткан брендка әйләнде. 17 октябрь сәгать кичке биштә Филормония залында узачак әлеге концерта җәйнең популяр хитлары яжгыраячак. Сез яратып тынлый торган җырлар, популяр артистлар һәм кутәренке кәеф... Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шулай ук сюпризларга да әзер булыгыз! Концертны “TATAR RADIOSI” алып баручысы Айваз Садыров һәм Татар Музыкаль Телеканалы “TMTV” алып баручысы, җырчы - Раниль Нуриев алып барачак. Иркә, Илназ Баһ, Фәридә-Алсу дуэты, Артур&Марат, Әлфинә Әзгәмова, Гүзәл Әхмәтова, Ришат Фазлиәхмәтов, Илдар Әхмәтов, Чәчкә, Илмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Айгөл Рахимова, Мөнир Рахмаев һәм башкалар сезне зур түземсезлек белән көтә. Килегез,курегез бергәләп “тәмле” дулкында ял итик! Филармония. 17 октябрь, 17:00, Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77
--- |
Иң күп укылган
|