поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.09.2015 Әдәбият

Бәхет үзәне хуҗасы...

Кулыма Равил Гарәфетдин улы СӘЙФЕТДИНОВның “Бәхет үзәне” дип аталган шигырьләр китабы килеп эләккәч, шатлык-куанычларымның иге-чиге булмады. Ул бит 1961 - 1963 елларда Казан Дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, безнең Похвистнево районының Гали авылында укытучы булып эшләгән иде. Йомшак күңелле, барлык кешеләрне дә эчкерсез ярата белә торган һәм үзе дә халык тарафыннан бик тә үз ителүче зыялы шәхес булып истә калган ул.

 Безнең мәктәптә бары ике ел гына эшләгән Равил ага балаларга бөтен көчен биреп, татар, рус, немец телләрен укыткан. Нәкъ менә шушы Гали авылында ул укучылар йөрәгенә юл табу серләренә төшенә, һәр дәрескә иҗат ялкыны белән керә, үзенең максатына ирешә, шуннан үзенә биниһая шатлык, ләззәт ала.

1963 елдан башлап Равил аганың бөтен гомере Та¬тарстанның Яшел Үзән районындагы үзенең туган Мулла авылында уза. Биредәге мәктәптә ул директор урынбасары да, директор да булып эшли. Мәктәп җитәкчесе булса да, гомергә укытучы булып кала. Аңа “Россиянең мәгариф отличнигы”, “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән югары исемнәр бирелгән.

Шуның өстенә Равил ага Сәйфетдинов үзенчәлекле шагыйрь дә бит әле. Аның иҗатына үз вакытында Хәсән Туфан, Илдар Юзеев кебек танылган татар шагыйрьләре дә югары бәя биргәннәр. Аның “Ак төнбоек күлләрдә”, "Кичке шәфәкъ” исемле шигырь җыентыклары басылып чыккан иде. Һәм менә хәзер “Бәхет үзәне”. Анда шагыйрь үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән Гали авылына багышлап язылган шигыре дә урын алган. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым, хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы укучылары.


“Җибәрмәгез мине, зинһар,
читкә,
Кайтарыгыз Мулла Иленә,
Яуда үлгән әти хакы өчен
Эшләтегез туган җиремдә.
Анда - өч улын да сугыш йотып
Сукырайган мескен әбием,
Көн-төн илгә хезмәт итеп
арыган
Яклаучысыз, ирсез әнием.
Анда безнең ызба җиргә
иңгән,
Миннән башка йортны кем
салыр?
Туган мәктәбемдә урын бар
бит,
Безнең хәлләр шулай бик
авыр”, -
Мин ялвардым шулай, вуз
бетергәч,
Дәүләт комиссиясе алдында.
Ләкин юкка! Кем якласын мине
Күрә торып закон каршында.

Гали! Гали! Авыр уйлар белән
Сөрелеп килдем синдә
эшләргә.
Сөйгән яр да миннән йөз
чөерде,
Үзенең парын тапты шәһәрдә.

Сиңа барып төшкәч, шаклар
каттым:
Коммунизм җиткән чагында
Дәһри СССРның уртасында
Урнашкан бу шәһри авыл да.
Өч мәчет бит гөрләп эшләп
тора,
Өч манара балкый нурланып.
Урта мәктәп тора хозурланып,
Азан моңнарына уралып.

Кайгыларым монда юылып
төште,
Мондый халәт күргән юк әле.
Фатир хуҗам Коръән хафиз
икән -
Җанга үтеп керә мәкаме.

Монда халык сөйли чын
татарча,
Туган телем яши гөрләтеп.
Тукай телен укыту - зур
мәртәбә,
Булдым монда ничек
хөрмәтле.

Казаннан бик ерак-ерак җирдә
Өзелеп сөйгән газиз милләтем
Маңгаемнан сыйпап юатты да
Сабырлыкка мине өйрәтте.
Мәктәбендә балалары
хәтсез -
Һәр сыйныфта утыз йә кырык.
Шулар мине ничек яраттырды,
Газапларым китте яктырып.

Тормыш күргән кеше булып
кайттым
Мин Галидән Мулла Иленә.
Хак Тәгалә сынауларын узып,
Халкым йөген салып иңемә.

... Күрсәтәләр бүген бар
Рәсәйгә
Үрнәк итеп Гали улларын.
Бар Рәсәйдән кунак чакрып
алып
Гөрләтәләр сабантуйларын.

Экраннардан күренә бар
Рәсәйгә
Мин яраткан Гали таулары.
Шул тауларга басып карап
торам
Яшьлегемнең алтын елларын.

Кар китүгә, иң-иң биек җирдә
Ясап язның тәүге бәйрәмен,
Кырык бала белән без
кададык
Үзебезнең сыйныф байрагын.

Менә ничек матур итеп тасвирлаган, югары бәя биргән шагыйрь безнең Гали авылына. Нәкъ менә шушы дини авыл аңа тора-бара дингә ныграк тартылырга, аның асылын аңларга ярдәм иткәндер дә инде.

Бүгенге көндә ул үзе Мулла Иле авылында имам-хатыйб вазифаларын башкара. "Һәрбер дини чарага ул олы иман, зур тырышлык белән әзерләнә", - диләр аның турында авылдашлары. “Мәңгелек килдем дип эшлә, иртәгә үләм дип гыйбадәт кыл”, - дип яши ул.
Менә шундый матур уй-фикерләр килде минем башка, 77 яшьлек Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдиновның “Бәхет үзәне” дип аталган шигырьләр китабы белән танышкач һәм анда басылган “Гали авылы” турындагы юлларны укыгач.


Әнәс ГАЙЗУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 25.09.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»