поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.09.2015 Фаҗига

Яшен сугып, күз ачып йомганчы, йорт күмергә әйләнә

Сентябрь башында булган давыл, яуган яңгырлар күп кенә кешегә зыян алып килде. 8 сентябрь көнне Арчаның Южная урамындагы ике фатирлы йортны яшен суга. Күз ачып йомганчы күмергә әйләнә алар. Ә анда яшәүчеләр бернәрсәсез урамда кала.

– Арчаның Һади Такташ урамында әби-бабайдан калган кеч­кенә генә иске йортыбыз бар иде. 1946 елгы ул. Аңа газ да, су да, хәтта ут та кермәгән. Әлегә шунда урнашырга мәҗбүр булдык, – ди шул фатирларның берсендә яшә­гән Мәгъдәнур Җамалиев. – “Водоканал” бушка су кертеп бирде. Яхшы күңелле кешеләр бар. Ничек тә ярдәм итәргә тырышалар. Кире бормадылар. Газ булса, бәлки, кышны шунда чыгар идек. Олыгайган көнебездә бар җыйган малыбызның көлгә әйләнүен авыр кичердек. Үзәкләрне өзде бу бәла. Еламаган көнебез юк. Карчыгым Сания дә бик кайгыра.

Мәгъдәнур абыйларның күр­шесендә Дания Либцегер һәм аның ире Гафур Нәфыйков яши. Аларның бөтенләй барыр җире калмаган. “Кем чакыра, шуңа барып төн кунабыз. Көтмәгәндә килеп чыккан афәт бөтен тормыш­ның ямен алды. Пенсия яшендә бит инде без. Хәзер йорт салыр мөмкинлегебез дә, яшьлегебез дә юк”, – ди Дания апа.

Йортсыз, каралты-курасыз кал­ган ике күрше янгын сүн­дерүчеләрнең озак килүләрен әйтә. “Янгын сүндерүчеләр вакытында килсә дә, бәлки, йортны сак­лап кала алган булыр идек. Машиналар соң килде. Бер­се­нең суы бөтенләй юк, икен­чесенең су сиптерә торган шлангы тишек, бө­тен суы урамга акты. Өчен­чесендә су аз иде. Аннары алар суга китте. Әйләнеп килүләренә йорттан берни калмаган иде инде”, – дип искә ала Мәгъдәнур абый. Дөрес, янгын сүндерүчеләр башка фикердә. “Яшен электр баганасын суккан, йортка ут шуннан күчкән. Безнең машиналар фа­җига урынына сусыз бармый. Берсендә 2,5 тонна су була. Аны 5-10 минут эчендә сиптереп бетерәләр. Карап торган кешегә, әлбәттә, су бик тиз беткән кебек тоела”, – ди Арча районы янгын сүндерү станциясе җитәкчесе урынбасары Искәндәр Юзәев.

Ничек кенә булмасын, ике гаилә торыр җирсез калган. “Түбәне дә, өйне дә калай белән тышлаган идем. Шул гына утны тышка чыгармады дип уйлыйм. Ходайның рәхмәте, шуның аркасында күршеләргә зыян килмәде. Йортыбыз торырлык иде әле. Дүрт ел буе ремонтлап, быел эшне төгәлләгән генә идем. Хәзер инде ял итәрмен, балыкка йө­рермен, дип хыялландым. Әмма ни күрәсен кем белсен? Олыгайган көнебездә бер тиенсез урамда утырып калдык”, – ди Мәгъ­дәнур абый.

Җамалиевларның бар өмете – изге күңелле кешеләрдә. Газета укучылар арасында әлеге гаилә язмышына битараф булмаган кешеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Банк получателя:
Доп офис №8610/0679
Кор/счет банка:
30101810600000000603
БИК банка: 049205603
Ф.И.О получателя: Замалиев Магданур Шириазданович


---
Ватаным Татарстан
№ 140 | 24.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»