поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.09.2015 Әдәбият

Ялгыз таган

Ул күпме шулай атынган булыр иде икән, кинәт таган чылбырына кемдер кагылып, сискәндереп җибәрде. Аның бөтен тәне чымырдап, куырылып килде. Кем булыр бу? Мизгел эчендә күңелдән мең төрле уй йөгереп үтте...

Моңарчы әле беркемнең дә аңа игьтибар иткәне юк иде ич. Курку катыш күзләр бер мәлгә таган чылбырына кагылган кулларга төште. Уйларыннан арыныр булып, берни булмагандай, аяк очлары белән генә җирдән этенеп, таганны кабат хәрәкәтләндереп җибәрде.
– Бу кадәр әче таңнан атынмасаң... – диде аңа таныш булмаган куллар хуҗасы.

Ул дәшмәде. Дөресен әйткәндә, көтелмәгән әлеге сорауга ни дип җавап кайтарырга да белмәде ул.

– Ник дәшмисең, чукрак түгелсеңдер ич... Ни атлы син?.. Таң йокысыннан да татлы ни бар адәм баласына, туйганчы йоклар идең... Көн дә таган, көн дә таган...

Таныш булмаган әлеге кеше шундый өзек‑өзек сорауларын яудыра торды. Тик бу сорауларның барысы да, җавапсыз гына, таң сызыгында эленеп калды.

Әллә куркудан, әллә еракта калган сабый чагы хатирәләренең серен ачарга кыймады ул. Күзләр ирексездән чиксез күккә төбәлде. Әлеге кеше тагын берәр сүз әйтсә, мөлдерәгән күзләр тулып ташыр сыман иде. Ике арада тынлык урнашты. Таган чылбырына кагылган куллар әкрен генә шуып төште дә күз уңыннан югалды. Теге кеше уен мәйданчыгындагы эскәмиягә барып утырды. Аны да уйлары бимазалый иде. Ни өчен инде балалык яшеннән чыккан ир‑ат һәр таңда таган атына, кем ул, әллә яшәр урыны юкмы? Әлеге сораулар инде шактый вакыт күңелен бимазалап килә. Менә бүген, көн дә үзен борчуга салган сорауларга җавап алыр өчен, аның янына чыгарга җөрьәт иткән иде ич... Курку катыш уйлы сораулар кабат җавапсыз калыр микәнни? Кайчаннан бирле йокысын качырган бу сораулар аның җанын бораулый, бимазалый, талый иде. Юк, юк, бу гади генә кызыксыну түгел, язмышлар чылбырын сүтәргә тырышу иде бугай.

Таганда утыручы капюшонын күзләренә кадәр төшереп кигән дә әкрен генә атынуын дәвам иттерә. Кинәт ишегалдындагы машинаның чыелдап җибәргән тавышы икесен дә сискәндереп, сагайтып алды. Күзләр шул якка төбәлде. Машина астыннан бер эт шуышып чыкты. Күрәсең, әлеге хәрәкәт машина сигналына тәэсир иткәндер. Кала шундый инде ул, ишегалды тулы машина, урамда иясез этләр, җиһанда билгесез язмышлар...

Шаулы каланың уянып кына килгән чагы. Авыл җире булса, таң атуын әтәчләр хәбәр итәр иде. Урманда булсаң, кошлар аваз салыр. Калада ни, беркемнең бернидә гаме юк...
Теге кеше эскәмиядән торып, янә таган чылбырына кагылып, аны туктатты.
– Йә, ярый, сөйләшәсең килмәсә, дәшмә... Мин бит сизеп торам, гайре табигый кеше таң атканчы таганга чыгып утырмый, синең яшең дә атынудан узган лабаса, – дип көрсенеп куйды.
Бу сүзләр таганда утыручыга нык тәэсир итте булса кирәк, ул бермәл, пышылдап диярлек кенә: «Мин сабыйлыктан китәргә җыенмыйм да», – дип җаваплады.
– Иләсләндең мәллә, әллә йортсыз-җирсезме син?

– Аллага шөкер, торыр җирем бар, шушы йортта яшим мин, – диде ул, таган чылбырларын кочаклап диярлек.

– Әйдә, төш инде таганыңнан, әзрәк сөйләшеп утырыйк, булмаса. Мин әнә теге каршы йортта гына яшим, күршеләр дә икәнбез бит...

Сүзгә сүз ялганмады. Ике арада шундый өзек‑өзек кенә җөмләләр ишетелеп алды. Таганда утыручы капыл гына кул сәгатенә күз төшереп алды да, берни дәшми генә, подъездга таба атлады...

– Иртәгә сөйләшеп бетерербез, яме. Мин Бибиҗамал апаң булам, синең янга тагын чыгармын, – дип артыннан кычкырып калды ул, аннан үзе дә өенә таба юнәлде...

... Таган икенче көнне дә, өченче көнне дә, тагын әллә ничә көннәр ялгыз гына атынучы дустын көтте. Ә ул һаман күренмәде. Бибиҗамал апа да инде ничә көн үз‑үзен битәрли. Нигә дип чыктым да, нигә дип юк‑бар сораулар белән башын катырдым икән балакайның? Көн дә атына иде бит, куркыттым микән әллә? Авырып китмәгәндер ич, дигән мең сорау игәүли иде аның җанын. Ул шулай, авыруга сабышып, һәр таңны ялгыз таганнан күзен алмады. Инде җәйнең көзгә авышкан чагы иде. Иртә‑кичен көз киләсен сиздергәндәй, салкынча җил искәли, көтмәгәндә яңгыр сибәләп үтә. Көнне төнгә ялгый‑ялгый, Бибиҗамал һәр иртәдә таган атынучыны көтте...

Менә, ниһаять, көннәрдән бер көнне таң алдыннан таган ыңгырашкан тавышка сискәнеп, күзен янә уен мәйданчыгына төбәде ул. Әйе, әйе, элеккеге танышы, исе китмәгәндәй, таганда атына ич!.. Сөбханалла! Рәхмәт төшкере, дип сөйләнеп алды да, тиз генә ишеген бикләп, җитез адымнар белән, уен мәйданчыгына таба атлады.

Килә-килешкә: «Кайларда югалып тордың син, әй? Авырмагансыңдыр ич», – дип кабалана-кабалана, ярым пышылдау белән сорауларын яудырырга кереште.

Ир-ат, исе китмәгәндәй, атынуын дәвам иттерде. Шулай да сорау бирүчене җавапсыз калдырырга кыймадымы, әллә кызганыпмы: «Әни янында ялда идем», – дип кырыс кына җаваплады.
– Әниең кайда соң синең, әллә авылдамы? – диде Бибиҗамал.

– Әйе, авылда. Күптән мәрхүм инде...

Бибиҗамал бермәл сүзсез калды. Ир, аны аңлагандай, дәвам итте:

– Минем өчен мәңге тере ул. Мин җәйге ялларымны әни янында зиратта уздырам. Аның белән рәхәтләнеп сөйләшәм. Сезнең өчен минем тормыш кызык булмас, мине аңламассыз... – Шулай диде дә оча‑оча атынуын дәвам итте. Әйтерсең таган җиле аның уй-кичерешләрен, борчу-сагышларын куа, гөнаһсыз сабый чагының бәхетле мизгелләренә алып кайта иде...

...Таганда атынучы көтмәгәндә шып итеп җиргә аякларын тидерде, таган туктап калды... Хатирәләр яңарып, аның уйларын кинәт башка төрле хисләр биләп алды. Артыннан йөгерәләрмени!.. Бермәл аның тыны кысылды, бөтен дөньясын курку басты... Күз алдыннан әле әнисе исән чакта урманда көн күргән сабый чагы чалынып узды. Яфрак кыштырдаган тавышка да курку катыш җылы эзләп әнисенә сыенган чаклар хәтер экраны аша бәгырьне телеп, шом салып, куырып алды. Ир‑атның шулай әле кызулап атынуыннан, әле тынып калуыннан сагаеп булса кирәк, Бибиҗамал җәһәт кенә таган чылбырына ябышты.

– Нишлисең син, малай актыгы, иманың бармы синең, туктат таганыңны!.. – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды ул.

...Таган ыңгырашып туктады. Ир‑ат күзләрен күккә төбәде. Аның бит алмалары буйлап яшьләр тәгәри иде...

– Гафу итә күр, катырак дәш­тем бугай ла, – диде Бибиҗамал. – Мин сине ай буе диярлек көттем. Авыруга сабыштым, үземне көн дә битәрләдем. Ә син берни булмагандай кыланасың...

Ир-ат таганнан төште дә, ба­шын аска игән килеш, эскәмиягә барып утырды. Бибиҗамал бер‑бер хәл булмагае дип, аның каршысына чүгәләде.
– Сөйлә, бала, борчуың бар мәллә, бәлки берәр ярдәм кирәктер, – диде ул.

Ир-ат өзек‑өзек җөмләләрдә таган белән бәйле тормышының бер читен ачты...

– Галихан минем исемем. Сабыйлыктан узгансың, дип әйтә күрмәгез, зинһар. Сабый чагым истәлеге ул таган, әнинең кул җылысын эзлим... Таган минем өчен изге ул...

– Сиңа ничә яшь соң, улым, – диде Бибиҗамал, аның калтыранган тезләренә кагылып.

– Утыз бишнең теге ягында инде. Яшь бара ул, аның эше шул.

– Шактый олы күренәсең, улым. Әтиең юкмыни?

– Юк... Булган инде, әтисез бала була димени, тик барлыгыбызны гына белмәгән...

– Ничек алай, аерылышканнар диген.

– Алай гына да түгел шул. Әни аның җәберләвенә түзә алмыйча качып киткән. Ул чакта миңа биш ай тирәсе генә булган әле. Менә шул... Әни үзе дә ятимлектә үскән, балалар йортында. Эшкә урнашкач, әти буласы кеше урлап диярлек алып кайткан аны, шулай яши башлаганнар. Әти нык эчкән. Исерек килеш әнине гел җәберләгән. Инде мин тугач та, гел кулы уйнаган. Көннәрдән бер көнне әни, түземлеге бетеп, мине күтәргән дә чыгып качкан. Күпмедер шулай урманда, җир куышында яшәгәнбез. Ул вакытларны мин бик томанлы гына хәтерлим. Әнинең моңсу һәм яшьле күзләре белән җылы кочагы гына мәңге истә... Бервакыт әни мине ияртеп урманда гөмбә җыеп йөргәндә, бер бабай туктатып аннан, сабый бала белән нигә ялгызың йөрисең, дип сораштыра. Әни бәгырем, мине дә кызгангандыр инде, барысын да бәйнә‑бәйнә сөйләп бирә. Бабай, сүзсез генә тыңлап-тыңлап тора да, безне үзенең каравылчы өенә алып кайта. Һәм без шунда яшәп калганбыз.

Бибиҗамал, тын да алмыйча, аның сүзләрен, бугазына килеп төялгән төеннәре белән, йота бара. Һай, бу тормыш...

– Калага ничек килеп урнаштың соң, улым? – дип, кабат бүлдерде аны Бибиҗамал.

– Мин беренче сыйныфка да тугыз яшем тулганда гына кердем. Бер елда ике сыйныфны тәмамладым. Әни бик зиһенле иде. Мине укырга-язарга да өйрәтте. Мәктәп ун чакрым ераклыкта иде. Анда каравылчы бабай йөртте. Әни соңгы елларда бик авырды. Мин җидедә укыганда, дөнья куйды. Каравылчы бабай белән авылга илтеп җирләдек. Бабай авылы иде ул. Аның да җәмәгате шунда җирләнгән. Балалары булмаган аларның. Ялга чыккач та, ияләнгән урманында яшәп калган Гаделша бабай... Аннан соң ул мине һөнәр училищесына урнаштырды. Аны тәмамлагач, танышлары аша заводка эшкә кертте. Иске генә йорттан бер бүлмә алып бирде. «Бу сиңа минем бүләгем булыр, улым, хәзер мин бу дөньядан тынычлап китә дә алам», – дигән иде Гаделша бабай ул чакта. Әлеге сүзләрнең мәгьнәсенә еллар узгач кына төшендем мин. Хәзер ул да мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Аны үзем хатыны янына алып кайтып җирләдем. Менә күптән түгел, иске йортны сүтеп, өр‑яңа йорттан бер бүлмәле фатир бирделәр. Әниемә дә, Гаделша бабайга да гомерем буе рәхмәтле мин, алар алдында мәңге бурычлы...

– Ни өчен таң атканчы торып чыгасың соң, йокың туяр иде дим, балам.

– Йокым туя минем. Мин бит көнемне юк‑бар белән уздырмыйм. Кичләрен иртәрәк ятарга тырышам. Төн бераз таңга авышкач, көн дә әни төшемә керә дә миннән: «Тамагың тукмы, улым, туңмыйсыңмы?» – дип сорый. «Тамагым да тук, өстем дә җылы, әни», – дип кенә җавап кайтарып өлгерәм. Әнине күргәч, йокы бөтенләй кача. Чәйләп алам да, әнине искә төшереп, кабат таганга чыгам. Әнием ясап биргән таганны хәтерләтә ул, аның кул җылысын тояр булам... Менә шул гына...

– Рәхмәт төшкере, исән‑сау гына була күр, улым. Мин дә ялгызым гына яшим, авыр чакта, эч-сереңне бушатыр булсаң, миңа кереп утыр, – дип, Бибиҗамал Галиханның аркасыннан сыйпап алды.

– Мин әни белән дә сөйләшеп йөрим, ул һәрчак минем янәшәмдә кебек, ятсам-торсам да аның киңәшләрен ишетәм...
– Рәхмәт инде, балакаем, гомерле генә була күр.

Әлеге сөйләшү тагын күпме дәвам иткән булыр иде әле, Галихан сәгатенә күз төшереп алды да, эшкә барырга вакыт җитеп килә икән, дип, урыныннан кузгалып, өенә кереп китте.

Бибиҗамал Галихан сөйләгәннәрдән айный алмый шактый утырды әле. Аннан, кеше‑кара күрмәгәе дип, ул да өенә таба атлады. Тәненә суык йөгергәнен дә әле өйгә кергәч кенә тойды. Тиз генә аш бүлмәсенә кереп чәй яңартты. Галихан сөйләгәннәрне кабат күңеле аша уздырып, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, озаклап чәй эчте.

Җиһанда таң атып килә. Табигатьтә көз килүен хәбәр иткәндәй, кызыл‑сары яфраклар тирбәлә... Әлеге сөйләшүләргә тоташ яңгырлы көннәр кушылып китте. Бибиҗамал урамга чыгарга да базмыйча, инде ничә көн тәрәзәгә төбәлеп өйдә утыра, кәефе дә юк иде бугай. Ә ишегалдындагы таган, җил-яңгырга карамый, әкрен генә тирбәлүен белә. Сабый чак хатирәләрен яңартып, әнисенең кул җылысын тояр булып, Галихан да һәр таңын таганда каршылавын дәвам иттерә.


Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»