|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2009 Җәмгыять
ПРОМОУТЕР БУЛЫП ЭШЛӘҮ ҖИҢЕЛМЕ?Казанда эш табу болай да кыен. Студентларга укулары, яллары белән җайлаштырып булырлык эш табу мөмкинлеге бөтенләй юк диярлек. Шуңа беренче һәм икенче курс студентлары күбесенчә промоутер, ягъни листовкалар таратып, җиңел акча эшләү юлына басалар да инде. «Промоутер» сүзе, гомумән, инглиз теленнән кергән, «promoter», «to promote» – ярдәм итү, булышу дигәнне аңлата, латинчадан «promovere» – «алга җибәрү» мәгънәсендә. Үземне шул өлкәдә күптәннән сынап карарга хыяллана идем. Берзаман танышым, шалтыратып, Җиңү проспектындагы бер матурлык салонына реклама ясап акча эшләргә тәкъдим итте. Ризалаштым.
Шул ук көннең кичендә әлеге салонның җитәкчесе шалтырата:
– Иртәгә сәгать икеләргә килә алмыйсызмы?
Икенче көнне университетта укулар беткән вакытны туры китердем дә Җиңү проспекты тукталышына киттем. Салонны бик тиз таптым. Килүгә Фатыйма апа белән таныштым, ул эшнең кайда һәм ничек барачагын аңлатты. Сәгате 70 сум икән.
«Хәбәрләшеп торырбыз», – дип, бер өем кәгазь тотып чыгып киттем. Ул якларда бик йөрмәгәнгә, кеше кайда күп булуын да белеп бетермим. Шулай да метроның «Проспект» сәүдә үзәгенә чыга торган ягына барып бастым. Эшне башларга да өлгермәдем, якын-тирәдә көндәшләр дә пәйда булды. Кулымдагы кәгазьләрнең яртысыннан күбесе 2 сәгатьтә таралып бетте. Шул вакыт эчендә якын-тирәдәге бөтен язуларны укып, ятлап бетердем, билләһи.
Матурлык салоны хатын-кызларныкы булгач, мәгълүматны да сайланып, үз-үзен караучы ханымнарга, яшьләргә генә таратырга кирәк. Ә көпә-көндез булган бөтен халык – билгеле бер вакытта метродан чыгучылар гына, алары да – студентлар.
Кемдер, кызыксынып, миннән салонның кайда икәнен сораса, кемнәрдер мин авызымны ачканчы ук кулдан кәгазьне алып, чүп чиләгенә илтеп сала. Күзәтүемчә, өлкән яшьтәге гүзәл затлар матурлык салоннары белән кызыксына, ә яшьләргә аның кирәге әллә ни юк бугай...
Билгеләнгән ике сәгать үткәч, салоннан шалтыратып, килергә куштылар. Кулыма 140 тәңкәмне тоттырдылар. Беренче эш көнемне шулай тәмамладым.
Әгәр алдагы көн дә шулай үтсә, күңелсез икән бу промоутер эше дип уйлар идем.
Икенче көнне, гадәттәгечә, салоннан брошюраларны барып алдым да әлеге дә баягы метро станциясе каршына килеп бастым.
Җылы, кояшлы көн. Кәеф күтәренке! Иң беренче брошюраны метрога таба атлаучы 50 яшьләр тирәсендәге ханымга суздым.
– И-и-и, Алланың рәхмәте яусын, үзем дә барырга тора идем әле, битемдәге ак тапларны бетерәсе иде. Монда да бармыни? Мин Гадел Кутуй урамына барырмын дип уйлаган идем. Ярар, бирегә килермен алайса, – дип куйды ул русча.
Әһә, мин әйтәм, эшләр алга китте болай булгач.
Хәлемне сорашырга дип, метрода ниндидер төзәтү эшләре алып баручы абыйлар да килеп китте. Үтеп баручы бер абзый бөтенләй олы малаена кияүгә дә биреп куйды.
– Мин монда гына торам, синең кебегрәк ике улым бар менә, хәзер шушы кәгазьне алып кайтып бирәм дә, шуның буенча тапсыннар сине, килен итеп алам, – ди.
Ул көнне 2 сәгатьтә тагын бер милиционер һәм ике егет белән дә таныштым әле. Кыскасы, моңсуланып торырга вакыт булмады...
Ә гомумән, эш эзләүче студентларга сүзем шул: әгәр промоутер итеп эшләп алырга тәкъдим итсәләр дә, барыбер озакка түзмәячәксез. Промоутер булуның бердәнбер уңай ягы: акчасын шунда ук кулга тоттыралар. Сәгатенә – 70 сум, ә кайбер җирдә 100 сумнан да артыграк түлиләр. Махсус газеталарда эш тәкъдим иткән күп белдерү табып була.
Д.Сәфәров фотосы.
Рания САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|