поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2015 Авыл

Марат Кәбиров: Бәрәңге алырга "МЧС" чакырттым

Авылга сирәгрәк кайткач, эшләр хәтсез генә җыелып китә. Бу юлы бәрәңге дә алырга кирәк. Өстәвенә, көн саен диярлек яңгыр. Кыска вакытка кайткач, Мичурин карт әйтмешли, табигатьтән шәфкать көтеп ятып булмый.

Ни булса шул булыр дип, бакчага чыгып киттем. Бер кишәрлек казып ыргытуга, вак- вак сибәләп торган яңгыр басылды. Икенче кишәрлекне төгәлләүгә:

– Вәт, маладис, булдырасың бит, әллә син Татарстаннанмы? – дигән кебек елмаеп кояш килеп чыкты.

Бер карасаң, җир эшенең яхшы ягы бар – иренеп кенә эшләсәң дә карышмый, акрын гына алга бара. Шул рәвешле бакча казылып бетте. Хәзер бәрәңгене җыярга кирәк. Ә ул уңган, каһәрең. Һәр төп саен ярты чиләк диярлек. Шул кадәр уңмаса да ярыйсы иде дә инде. Югыйсә, бер кыш чыгу өчен әллә күпме бәрәңге дә кирәкми. Алай булса да, ходай үзе атап биргән нәрсәне җир өстендә калдырып булмый бит. Ару гына бер өем ясау­га, бу эшнең тиз генә бетмәячәге ачыкланды. Тагы кояшка карап алдым. Аңа карауга, үземнең Татарстаннан икәнлегем искә төште. Татарстан турында уйлауга – Казан, милләтем, халкым дип язылган шигырьләр. Кояш та, мыек астыннан елмаеп:

– Ник син монда берь­ялгызың интегәсең әле, халкың кайда соң? – дип үчекләгәндәй тоелды.

Ә асылда, кояш хаклы иде. Ник мин монда берьялгызым этләнәм әле?!.

Элегрәк авылда үзләрен шаяру катыш «МЧС» дип атап йөртүче бер төркем бар иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы була инде. Кемдә нинди ашыгыч эш бар, шуларны чакыра. Сорасалар – акча бирәсең. Гадәттә алар акча сорамыйлар, сыек валюта белән алалар. Болар бөтен авылга ун-унбишләп җыелып китә торгандыр. Печән вакытында да, бакча эшләре кызганда да болардан кулае юк – теләсә нинди эшне «эһ» дигәнче эшләп ташлыйлар. Көзге салкыннар җитүгә, әби-чәбигә утын әзерләп бирәләр, кыш булса, кар көриләр. Кыскасы, ел әйләнәсенә эш белән тәэмин ителгән инде болар.

Иң беренче шуларны искә төшердем. Ләкин алар да бик сирәкләнгән булып чыкты. Кайберләре авылдан чыгып киткән, кайберләре мәңгелеккә күчкән. Кайберләре эчүен бөтенләй ташлап, гаилә корып җибәргән...

Сафта калганнары да бардыр инде дип урамга чыктым. Беркадәр атлауга ук каршыма шундыйларның берсе очрады. Күрештек. Ул йодрыклап күрешкән кебек тоелды. Мин аның кулына карадым һәм сискәнеп киттем. Ул, моңсу гына елмаеп:
– Бармакларны өздердем бит, – дип куйды.

Беркадәр хәлләр белешкәч, мин «МЧС егетләре» белән кызыксындым.

– Хәзер бетте инде андый нәрсә, – диде ул. – Бөтен авылга мин калдым да, тагын бер-ике малай. Барыбыз да бер чама менә...

Кибет янында тәмәке тартып торган ике танышымны күреп сөенеп куйдым. Тик бераз сөйләшүгә, аларның да нәкъ минем шикелле кеше эзләп чыгулары ачыкланды. Боларның берсе өлкән яшьтәге әнисе белән генә яши, икенчесе бөтенләй берьялгызы. Вакыт-вакыт төшергәләп алсалар да, дөньяларын тигез генә алып баралар.

– Җир кипсә, хәзер уборкага дип килеп җитәләр инде, бәрәңге җыелмыйча кала, – дип борчыла берсе. Икенчесе нидер исенә төшерә:

– Карале, кичә теге марҗалар йөри иде бит, кемдә кундылар икән?

– Алар эшләр дисеңме?

– Берәр ярты булса, эшлиләр инде алар.

Сүз күрше авылдан килеп, салыштырып, ялгыз ирләрнең күңелен күреп йөрүче марҗа кызлары турында икән. Миңа – авылга ялгызы кайткан гаиләле кешегә батмый инде бу вариант. Һәм без тәмәке төпчекләрен туган җиргә батырып, өчебез өч урам буйлап төшеп китәбез. Кеше эзлибез. Кемдер фермада, кемдер үз эше белән, кемдер урманга киткән, кемдер... Көндез чыра яндырып эзләсәң дә, кеше табарлык түгел. Бәлки, бу яхшыдыр. Һәркем үз дөньясын карый, ниндидер файдалы эш белән шөгыльләнә, урам буенда эчеп йөрми дигән сүз бит инде. Шулай да берәрсен тапканда яхшырак булыр иде. Хет бераз салган булсын, хет махмырдан булсын... Мин ник бакчадан чыгып киткәнемә үкенә башлап кире борылдым. Иренеп кенә кыймылдаган булсам да, әллә күпме эш эшләнгән булыр иде бит...

Урамны әйләнеп чык­кач, кибет янында кабат очраштык. Кемне дә булса табарга беребезнең дә өмете юк иде инде.

– Авылда кеше калмады, – дип куйды кемебездер. Һәм өчебез дә беравыздан моңа каршы төштек:

– Ә без кеше түгелмени?!

– Кемнән башлыйбыз соң?

– Аерма юк.

Аерма чынлап та булмады. Башта беребезнең бакчасын җыеп чыктык, аннан икенчебезнекен... Кеше күп булгач, эш тиз бара бит инде, ә эш баргач, күңел күтәренке. Барысын да тәмамлап, кулларны юганда гына үзебезнең өчәүләшеп, урам буйлап кеше эзләп йөрүебезгә аптырап куйдык.


Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 23.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»