поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.09.2015 Мәдәният

Казан кызы Миланага “Евровидение”дә чыгыш ясарга булыш

Милана 13 сан астында чыгыш ясавына карамастан, ярышка җиңү максаты белән бара. Күпләр өчен бу серле сан куркыныч булып тоелса, җырчы кыз өчен ул, киресенчә, уңышлы икән. Аның шушы номерны сайлап алгач, шатлыгына иге-чиге булмаган.

25 сентябрь көнне Мәскәүдә “Балалар Евровидение”се сайлап алу этабының Россия финалы узачак. Бүген 6 сыйныфта белем алучы Милана Павлова финалга әзерләнү белән мәшгүль. «Репетицияләр дәвам итә, костюм сайлыйбыз. Дулкынланырга вакыт юк әле”, – ди кызның әнисе Светлана елмаеп.

Читтән торып үткәрелгән этапта катнашучылар саны күп була. Ә “очный” этапка 30 кеше килә. Алар арасында дуэтлар да, төркемнәр дә була. Шушы 30 конкурсантның 18ен генә сайлап алалар. Хәзерге вакытта финалга чыккан  конкурсант өчен интернетта тавыш бирү бара. Ул бәйге булачак көнгә кадәр дәвам итәчәк. 25 сентябрь көнне “Карусель” федераль телеканалыннан конкурсның турыдан-туры трансляциясен 21.10да карарга мөмкинлек булачак.

Дөресен генә әйткәндә, Милана әлеге бәйгедә тиктомалдан гына катнашырга булмаган. Кыз музыкаль мәктәптә бишенче елын укый, вокал белән 3,5 ел шөгыльләнә. Моңа кадәр җитди музыкаль конкурсларда катнашып, еш кына җиңү яулап кайткан. Алар арасында Россия, Украинада, Европа илләрендә үткәрелгән халыкара конкурслары бар.
 
Узып баручы елның ахырына кадәр аны күптөрле чаралар көтә. Мисал өчен, кыз ноябрь аенда Берлинда Россия данын яклаячак. Милана шулай ук “Голос. Дети” проектының кастингын да үткәнгән. Ләкин узган сезонда катнашучылар саны чикле булу сәбәпле, ул проектның яңа сезонында катнашачак. 14 октябрьдә аны әлеге проектта күреп булачак. Ул “Славянский базар” фестиваленең сайлап алу турында да чыгыш ясый. Ике тапкыр “Новая волна” конкурсының ярымфиналына кадәр җитә. Испаниядәге бәйгедә Гран-Прига ия була. Җитмәсә, Милана – Казан мэры, Татарстан Президенты стипендианты да әле. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә дә күп тапкырлар лауреат исемен алуга ирешә ул.
 
Казан кызы сайлап алу турының Россия финалында “Пятый океан” җыры белән катнаша. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: әлеге җыр инде былтыр ук бу бәйге өчен әзерләнеп куелган була. Җырның сүзләрен дә, көен дә кыз үзе яза. Милана балалар “Евровидение”сенең сайлап алу туры буласын әле төгәл белмичә дә, җырны инде әзерләп куя. Шуңа күрә бәйге игълан ителүгә кыз әнисе белән бергә резюме, аудио- һәм видеоматериал һәм фотографияләр җибәрә. Җырчы кызның әнисе белдергәнчә, Милананың җыры башка конкурсантларныкыннан шактый аерыла. Ник дигәндә, бу җырда этник элементлар күп.
 
Россия финалында интернет аша җыелган тавышларга жюри әгъзалары куйган баллар кушылачак. Шулай итеп, иң күп балл җыючы балалар Болгариядә узачак “Балалар Евровидение”сендә Россияне тәкъдим итәчәк.
 
Яңа уку елы башланды, конкурслар дәвам итә. Шуңа күрә укудан да артта калмыйча, иҗади юнәлешне дә бертигез дәрәҗәдә алып барырга кирәк бит. “Милана Казанның 18 мәктәбендә белем ала. Аллага шөкер, укытучылар безне аңлый, ярдәм итә. Бәйге тәмамлангач, без барлык фәннәрдән дә өстәмә шөгыльләнеп, кызымның классташларын куып җитәрбез, дип уйлыйбыз. Без укытучыларга бик рәхмәтле”, – дип белдерде “Intertat.ru” хәбәрчесенә Светлана ханым. Милана башлангыч мәктәпне гел “5”леләргә генә тәмамлый, 5 сыйныфта да бары ике генә ”4”лесе булган аның.
 
Мәскәүгә Милана белән бергә аның гаиләсе, вокал буенча укытучысы да барып, аңа ярдәм итәчәк. Татарстандагы туганнары исә турыдан-туры трансляция вакытында җан атачак. Милана исә үзенең җиңүенә ышана. Ләкин моның өчен аңа тамашачылар ярдәме дә бик кирәк. Сез дә Казан кызы Милана җиңүен теләсәгез, бирегә кереп, аның өчен үз тавышыгызны бирә аласыз.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 24.09.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»