поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
24.09.2015 Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова ничә килога тазарган?

Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың гаиләсендә бер ел элек хит вакыйга булды: кызы Айзифа туды. Баланың теле әни дип түгел, әти дип ачылган.

«Тагын бер бала табарга көчем бар»
 
– Гөлнара ханым, 40 яшькә җиткәч, икенче мәртәбә әни булдыгыз. Ничек тәвә­ккәлләдегез?
 
– Тормыш иптәшем Ильер зур роль уйнады. Әле вакыт җитмәде, ­дия-дия кичектереп килдек тә, ниһаять, максатыбызга ирештек. Тормыш иптәшем, кыз булсын, дип теләде. Инде тагын бер бала алып кайтыйк әле, ди. Фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсен иде инде. Бала табарга көчем бар.
 
Авырга узгач, җырлыйсым килми башлады, хәтта бер тапкыр да көйләп тә карамадым, радио да тыңламадым, телевизорны да ачмадым. Бу хәлдән соң куркуга калдым. Әтисе Айзифага клипларымны куеп йоклата башлагач, ул ике айлык чагында мине таный башлады. Шуннан соң иҗатка яңадан кереп киттем. Әниең кайда, дип сорасалар, кызым миңа түгел, фотоларга һәм телевизорга күрсәтә. Беренче әйткән сүзе «әтти» булды, Иделне дә матур итеп әйтә, әмма «әни» дигәне юк әле.
 
– Икенче балагызны югалтып, кайгыгыздан җыр да иҗат иттегез бит. Айзифаны да югалтырмын, дигән курку булмадымы?
 
– Юк, бар да яхшы барды. Балага узар алдыннан чистарындым: берничә ел ураза тоттым, Аллаһтан гөнаһларымны кичерүен сорадым, Корбан чалдырдым.
 
– Бала тапканнан соң артист ханымнар, элеккеге зифа буйларын кайтарыр­га теләп,  диета тота...
 
– Мин дә тотып алдым. 35 яшькә кадәр нәрсә ашасам да, эчсәм дә, берни булмый иде. Иптәшемнең төнлә кайтып, тәмле итеп ашаганына карап, мин дә аңа кушыла идем. Карасам, ярты елдан соң тазарып киткәнмен бит: 46 килодан 53кә әйләнгәнмен. Шушы гәүдәм белән 15 еллык иҗат кичәмне эшләп чыктым, телевизордан күрсәттеләр. Аннары шунда ук диетага утырдым, төнлә ашаулар бетте. Халык мине инде ябыккан килеш күреп, һи-и, телевизор бигрәк дөрес күрсәтми, син андый юан түгел икән, диде. Күршеләребез дә, телевизордан концертны караганнар да, безгә бик ошады, анда сезнең бала көткән чагыгыз булгандыр, диде. Әйе, дип, баш кактым... Иртән духовкада яки суда пешерелгән бер-ике алманы чәй белән ашасагыз, артык килограммнар юкка чыгачак.
 
«Илнар Сәйфиев миңа үпкәләде»

– Ирегезгә ниләр пешереп ашатасыз?
 
– Беренче урында – шулпа. Ул бөтен нәрсәне ярата, әмма берничә әйберне бирмәскә кушты: тутырылган борыч, макарон һәм котлет. Аларны армиядә ашап туеп кайткан, ахрысы.
 
– Ата-аналар һәм балалар темасы әдәбиятта – мәңгелек тема.  Ә эстрадада?
 
– Илнар Сәйфиев исемле җырчы бар, миннән күпкә кечкенә. Аның «Барс Медиа»га килгән вакыты гына әле. Идәнгә чүгәләп утырып, нишләргә кирәк, дип, киңәш сорады. Без аңа Илдар белән (Илдар Муллин – Гөлнара Тимерҗанованың беренче ире. – ред.) бөтен нәрсәне өйрәтеп җибәрдек. Илнар хәзер шуларны хәтерлиме икән? Берсендә: «Гөлнара, сәлам!» – дип китте. «Ничек син миңа Гөлнара дип эндәшәсең», –  дип ачулангач, ул үпкәләде.
 
Зөфәр Хәйретдинов берсендә кайсыдыр җырчыга апа дип эндәшкән дә, тегесе: «бу сүзеңне оныт, мин бервакытта да апа түгел сиңа», – дигән. Зәйнәб Фәрхетдиновага мин Зәйнәб дип әйтә алмыйм, Зәйнәб ханым, дияргә кирәк. Эстрадага килеп кергән яшь җырчылар: «Хәлләр ничек?» – дип эндәшәләр. Аптырап китәм, аны бит әле якыннан күргәнем дә, сөйләшеп тә йөргәнем юк.
 
– Гөлнара ханым, җыр­ларны башкарудан тыш, аларны иҗат та итәсез.
 
– Мин профессиональ түгел. Элегрәк композитор буларак исемемне яшерә идем. Бервакыт Зөфәр Хәйретдинов, җырчы үзе язган иҗат җимешен башкарган очракта гына чын җырчы була, диде.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 23.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»