|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2015 Шоу-бизнес
Чулпан Йосыпова ире белән йорт салаЭстраданың аһәңле тавышлы мөлаем җырчысы Чулпан Йосыпованың бер генә дә буш вакыты юк. Әле күптән түгел генә ул "Бер генәм син" исемле җырга клип төшергән, моннан тыш яңа җырлар иҗат итә, концертларда чыгыш ясый, мәҗлесләр алып бара. Шуның өстенә, җырчы тормыш иптәше белән Казанның Царицыно бистәсендә йорт салу белән дә мәшгуль. – 10х12 мәйданлы ике катлы агач йорт салабыз. Туганнар, дуслар - барысы да ярдәм итә. Мин ашага пешереп, эшчеләрне ашатам. Әлегә әтиемнәр йортында яшибез. Аллага шөкер, бакчабыз да бар, анда бик күп яшелчә, җиләк-җимеш утыртабыз. Быел алма уңышы шәп булды, 8 төп алмагачым бар. Чәчәкләрне бик үстермим, чөнки өйдә сирәк булгач, аларга су сибеп торучы юк, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Чулпан.
Чулпан бик яшьли сәхнәдә үз урынын табып, "сольный" концертлар оештыра башлады. Көчле ихтыярлы һәм тырыш булуы, моңлы тавышы белән аерылып тора ул. Бүгенге көндә 21 яшенә Чулпан 4 ел рәттән концерт куярга өлгергән. Ә яңа программасын Казанда язга тәкъдим итүен белдерде.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|