поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.09.2015 Ир белән хатын

Кызлар килә вагон белән...

Вьетнамдагы никах агентлыгы Казахстан һәм Россия ирләренә кәләшләр тәкъдим итә, дип яза һәртөрле файдалы киңәшләр, кызыклы яңалыклар, шаккатыргыч хәлләр басмасы LibEros.ru сайты, Казахстан, Россия һәм чит ил чыганакларына сылтанып.

Кәләшле булу өчен нибары алты мең доллар түләргә кирәк. Бөтен чыгымнар, шул исәптән Вьетнамда туй уздыру мәшәкатьләре дә никах агентлыгы исәбеннән. Өстәвенә «Әгәр кәләш белән уртак тел таба алмыйсыз һәм ул бер ел эчендә качып китә икән, аның урынына башканы бирәбез. Монысы түләүсез» дигәне дә бар.

Бу миңа кызык тоелды. Иң башта авылларда өйләнә алмый йөргән ир-егетләр турында уйладым. «Кызлар юк бит», – ди алар, әллә кызларның үзен, әллә сафлыгын күз уңында тотып. Ә монда – саф кыз тәкъдим итәләр. Ару гына суммага. Аена уртача утыз мең хезмәт хакы алып эшләгән Татарстан халкы өчен алты мең доллар буй җитмәслек биеклек түгел бит инде. Аннан соң, санкциялар искә төште. Монысы да уен түгел. Кырып-себереп җыйган акчаңа алган хәләл хатыныңны берәр базга илтеп салсалар... Һәм бульдозер белән... Алла үзе сакласын... Бәхеткә, санкцияләр товарның бу төренә кагылмый булып чыкты.

Телефонның теге очыннан миңа әллә ни зур яңалык хәбәр итә алмадылар. Шундый-шундый шартлар, әгәр җитди карарга килсәгез, очрашып сөйләшәбез. Бөтен нечкәлекләре, хезмәт өчен түләү бәясе шунда хәл ителә. Килешү төзегәннән соң өч ай эчендә кәләш инде сезнең йортта булачак.

Вьетнам кызлары дөньяда иң матурлардан исәпләнә, һәртөрле гүзәллек конкурсларында җиңеп чыга икән. Һәм, иң мөһиме, алар ирләре белән талашмый, гаиләдә баш булырга омтылмый, акча таптырып йөдәтми, киресенчә, һәр очракта аларга терәк-таяныч булырга тырышалар. Шуңа да аларга сорау зур икән. Ел саен ике йөз меңгә якын вьетнам кызы чит илгә кияүгә китә. Ата-аналары, гадәттә, моңа каршы түгел. Кызының чит илгә кияүгә чыгуы алар өчен беркадәр абруй булып исәпләнә, өстәвенә ярыйсы гына акча да китерә.

Кәләшлеккә кандидатларны төрле авыллардан чит илгә кияүгә чыгарга теләгән кызлар арасыннан җыялар икән. Аларны берничә ай буена үз-үзеңне ничек тоту серләренә, аш-су осталыгына, хуҗабикә булу, матурлык серләренә һәм тагы әллә нәрсәләргә өйрәтәләр. Кызларның кияүгә чыкканчы беркем белән дә җенси мөнәсәбәткә кермәве, сафлыгын саклавы мәҗбүри. Шушы мәктәпне уңышлы узучылар кәләш буларак тәкъдим ителә. Әгәр булачак кияү ата-ананың һәм кызның ризалыгын ала икән, гаиләле тормыш башланды дигән сүз.

Әмма авылда гомер итүче буйдак танышым моңа кул гына селтәде:

– Алты мең доллар! Бу бит якынча өч йөз мең сум дигән сүз! Каян инде безгә?!.

– Менә кара, – дим мыек астыннан елмаеп, – син аена уртача утыз мең зарплата аласың. Димәк, ул сумманы ел ярым эчендә җыясың...
– Нинди утыз мең?!. Нәрсә, баш катырасың...

– Юк, бу чынлап та зур бәя түгел. Хәтта кредитка алырга да мөмкин. Син аны ике бала акчасына ике елда кире кайтара аласың...
– Аһ, яп-яланаяк...

Аның кыза башлавын күреп, мин сүзне озайтып тормадым. Асылда, никах агентлыгына чыгуым да, танышыма тәкъдим итү дә журналист буларак кызык эзләү генә иде. Һәрхәлдә, минем күңел кабул итәрлек эш түгел бу. Үз кызымның кәләшләр витринасына куелуын да яки улымның шул рәвешле өйләнүен дә теләмәс идем.

Без инде сәнгатьне дә, әдәбиятны да бизнеска әйләндердек. Хәзер акрынлап кына гаилә мөнәсәбәтләре дә бизнеска әверелә бара. Булачак тормыш юлдашының йөрәгенә түгел, ә кесәсенә карый кеше. Һәм тормышның теләсә кайсы тишегеннән табыш, файда, акча эзли. Менә шундый дәвердә үз ярыңны табу җиңел түгелдер.

Ходай үзе кавыштырсын инде.


Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 18.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»