|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2015 Җәмгыять
Эшкә куанып йөрисезме?Россиядә яшәүчеләр өчен хезмәт ул – тотрыклылык, американнар өчен – карьера, кытайлар өчен – гореф-гадәт. Россиялеләрнең хезмәткә мөнәсәбәтен тикшергәннәр. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, халыкның күпчелегенә хезмәт тотрыклы һәм мул тормыш белән күзаллана. Болай дип уйлаучылар – 47 процент. Хезмәтне бурыч итеп күрүчеләр – 20 процент. Эшкә йөрүне бәхет итеп кабул итүчеләр генә азрак, андыйлар – 4 процент. Ә сез эшегезгә нинди мөнәсәбәттә? Хезмәт сезнең өчен күңел юанычымы, әллә акча эшләү ысулымы? Эшкә куанып йөрисезме? Хәйдәр ҖИҺАНШИН, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге башлыгы урынбасары: Фәйрүзә МОСТАФИНА, Чаллы педагогия институты ректоры: – Эшсез үземне күз алдына да китерә алмыйм. Хәрәкәт кирәк һәм хезмәтем файдалы булсын, дип омтылам. Акча чыганагы түгел ул, хезмәт хакымны пенсия күләмендә генә калдырсалар да вазыйфамны җиренә җиткереп башкарыр идем кебек. Оныкларым булгач, аларга яхшы тәрбияче, укытучы эләксен дип тырышам. Аллаһыга шөкер, шушы һөнәремне сайлаганмын. Зифа МӘРДӘНОВА, фельдшер (Актаныш районы): – Табиблык – үзем сайлап алган һөнәр, аны яратып башкарам. Эшләгәндә төрлесе була, авыр чаклары да, куанычы да – барысы да бергә. Әмма, туйдым, ташлар идем бу эшне, дигән уйлар юк. Белмим, күп кеше эшкә бурыч итеп карыйдыр ул. Мин дә шулай. Барыбызның да гаиләсе, балалары бар, тормыш көтәргә кирәк бит. Хезмәт ул – акча чыганагы да. Гүзәл СӘГЫЙТОВА, “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып баручы: – Эшкә канатланып барган чаклар да, көчкә аякны сөйрәгән вакытлар да була. Ләкин, тулаем алганда, телевидениедәге алып баручы да, Казан дәүләт консерваториясендә укытучылык эшен дә ихлас яратам. Әнә шул ярату аерым җитешсезлекләргә күз йомдыра да инде. Аерым җитешсезлекләр дигәндә, хезмәт хакын күздә тотам. Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, маркетолог: – Эшем булмаса, бәхетле булмас идем. Хезмәтем – күңел юанычы да, керем чыганагы да. Ләкин эшнең кадерен белү миңа күптән түгел генә, эшсез калып карагач кына килде. Мөгаен, шулай кирәк булгандыр, чөнки аңа кадәр эшемне яратып башкарган булсам да, аңа бурыч итебрәк карау бар иде, үземне мәҗбүриләү сизелде. Кеше эшендә тулаем бәхетле булырга тиеш дип саныйм.
--- |
Иң күп укылган
|