поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.09.2015 Дин

Корбан чалу кагыйдәләре һәм тәртибе

Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 17 мең сум дип килештеләр. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.

Бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинлеге булмаса, гөнаһ юк.

Мәрхүмнәр рухына һәм башка кеше исеменә багышлап корбан чалу дөресме?

Корбан чалдырырга теләүче аны иң элек үз исеменнән эшләргә тиеш. Артык акчасы булганда, мәрхүм рухына сәдака булсын дип, тагын бер корбан чалдыра ала. Башка кеше исеменә чалдырганда да шулай. Әмма Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең, бу корбанлык минем һәм минем өммәтемнең шул гамәлне башкарырга мөмкинлеге булмаган кешеләре өчен, дигән сүзләре билгеле. Шуның нигезендә корбан чалдыручы күңеленнән үзем, гаиләм, мәетләр рухы өчен дип ниятли ала.

Чалынган корбанның итен ничек таратырга?

Корбанлыкны, гәдәттә, өч өлешкә бүләләр. Аның өчтән бере үзеңә кала, өчтән берен туганнарыңа, дусларыңа таратасың яки мәҗлес уздырасың, калган өчтән берен мескен-фәкыйрь кешеләргә бирәсең.

Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

Корбанлыкка дөя, үгез, сыер, сарык, бәрән, кәҗә кебек хайваннар алына. Дөягә – биш яшь, үгез яки сыерга – ике яшь, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Сарык бик зур һәм симез булганда, алты айлык та ярый. Корбанлыкның кимчелеге булырга тиеш түгел. Әйтик, бер яки ике күзе дә сукыр булса, аксаклыгы белән бөтенләй йөри алмаса, колагы һәм койрыгы күбрәк киселгән хайван корбанлык була алмый.

Корбан чалуның тәртибе

Сарык, бәрән, кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – җиде кеше исеменнән.

Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме?

Әгәр дә кешенең корбан чалдырырга теләге булып, сәфәргә яки командировкага китеп барса, йә башка сәбәпләр белән корбан чалдыру урынында була алмаса, ул үзенең йомышын берәр кешегә әйтеп калдыра ала. Мәчеткә килеп, минем исемнән корбан чалдырыгыз әле дип, акча биреп калдырырга мөмкин. Әмма корбан чалганда үзең катнашсаң, корбанны үзең чалсаң, ул тагын да саваплырак була.

Казан шәһәрендә корбан чалырга кайсы мәчетләрдә заказлар кабул ителә?

«Мәрҗани» (К.Насыйри ур., 17. 293-36-86, 249-56-32)

«Ризван» (Х.Мәүлетов ур., 48а. 224-38-47)

«Тынычлык» (Тынычлык бис­тәсе, Мелитопольск ур., 15. 8-937-613-51-37)

«Кабан арты» (Һ.Такташ ур., 26. 8-917-248-15-70)

«Казан нуры» (Фатих Әмирхан ур, 3. 523-16-65, 523-16-56, 523-27-25)

«Сөләйман» (Ютазы ур., 8. 512-03-77, 240-77-11)

«Ярдәм» (Серов ур., 4а. 223-03-59, 240-77-11)

«Рамазан» (Окольная ур., 25б. 544-56-83, 249-47-52)

«Җомга» (Юдино бистәсе, Ильич ур., 4. 8-937-771-88-90)

«Бистә нуры» (Яңа Сосновка, Пионер ур., 5. 8-927-434-80-93)

«Иман нуры» (Нагорный бис­тәсе, Юл ур., 32а к 1. 234-84-07, 297-07-32, 296-32-89)

«Ислам» (Дәрвишләр бистәсе, Вяземский ур., 28. 234-65-23, 8-927-413-33-74)

«Дин Ислам» (Чишмәле ур., 17а., 8-903-305-59-34)

«Билал» (Вознесение бистәсе, Иркен ур., 31. 8-927-415-86-99).

«Кем корбан малы сатып алу өчен өеннән чыкса, шуның һәр адымы өчен ун савап язылыр, ун гөнаһы ярлыканыр... Терлек өчен түләнгән һәр дирһәм өчен җиде йөз савап язылыр»


Язма «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән берлектә әзерләнде


---
Шәһри Казан
№ --- | 18.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»