|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2015 Язмыш
Йөз кешегә кирәк догасыНиләр генә күрми татар хатыны! Яшьли тол калып, баласын да аякка бастыра, тормышын да алып бара. Андыйларга сокланмый мөмкин түгел. Минзәлә районының Гөлек авылында гомер итүче Галия Низаметдиновага яшьлегендә тол исемен дә күтәрергә туры килә. Башкалар парлы булып йөргәндә, тормыш йөген иңнәрендә ялгызы гына күтәрә ул. Әмма беркайчан да зарланмый, балалары кешедән ким-хур булмасын өчен барысын да эшли. Галия апага әтисе сугышка киткәндә дүрт яшь була. Абыйсы Галимҗан белән әнисенең төп терәгенә әверелә алар. Башта яу кырында әтиләре һәлак була, ә аннары урманнан утын ташыганда авыр күтәреп, әниләре урынга егыла. Шул егылудан тора алмый, мәңгелеккә күзләрен йома. Ятим калган ике бала әниләренең әнисе Бәдәр әбигә килеп эләгә. Бер-ике елдан ул да ахирәткә күчә. Кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетми. Озак та үтми, трактор астында калып, абыйсы Галимҗан да вафат була. Барлык якыннарын югалткан Галия тома ятим кала. Синеке-минеке юк 49 яшендә Галия апаның ире Наис абый да авырый башлый. Табиблар анда да яман шеш чирен табалар. Ирен сабый баладай тәрбияли күпне күргән хатыны. Тик бернишләп тә булмый, Наис абый, гөрләп торган гаиләсен калдырып, бакыйлыкка күчә. Бәхетсезлек тагын ишек шакый әле аларга. Наил исемле улы яшьлегендә кул бармакларын кистереп, үзенең гариплегеннән уңайсызланып, өйләнми кала. Әллә сизенеп гаилә кормаган – табиблар Наил абыйның да башында яман шеш таба. Аннан соң озак яшәми, ул да үлеп китә. Бер ана үз йөрәгендә күпме хәсрәт күтәрә. Әмма сынмый, сыгылмый. Кызлары Назилә, Рәзинәгә дә, алар сабыйларын югалткач, һаман шул әниләре терәк була. Кинәт кенә ире үлеп киткән Сәриягә дә бик кирәк була андый ярдәм. “Беркайчан да авыртудан зарланмаган җизнәбез өч баласын ятим калдырды. Иртән торып: “Әйдә, чәй эчик әле”, – дигән дә, өстәл янына утырган. Тик шулвакытта хәле китеп, урынга барып ята. Апа су китергәнче, Мирзанур җизни күзләрен мәңгелеккә йома”, – дип сөйли Сәрия апаның сеңлесе Энҗе ханым. Күпме хәрсәт бер кешенең йөрәгенә! Әмма Галия апа елап утырмый, барысына да ярдәм итәргә ашыга. “Кияүләрем дә, киленнәрем дә үз балаларым кебек. Безнең гаиләдә синеке-минеке юк. Без бердәм булып яшибез, – ди ул. – Балаларымны хезмәт белән тәрбияләдем. Гел эштә идек. Ирләр, хатыннар эшен аерып тормадык. Барысын да бергә башкардык. Кызларым да уңган, Ходай барысына да менә дигән ирләр бирде”. “Балаларга дога кылам” “Әти-әниле гаиләләр бирә алмаган тәрбияне бирде ул безгә. Элек ялгыз булуын сәбәп итеп, әниебез гел читтә калды, гомер буе эшләп, пенсиясе дә аз булды. Әмма аның иң зур байлыгы – балалары бар. Атна ахырында авылга кайтсак, өйгә сыеп булмый. Барыбыз бергә йөзгә тулабыз”, – ди Энҗе ханым. Ә Галия апа исә һәр баласына, авырлыклар килсә, сабыр итәргә дип киңәш бирә. “Якыннарымны, газиз кешеләремне югалту авыр булды. Әмма мин ничек тә кеше алдында матур яшәргә, балаларымны бәхетле итәргә тырыштым, – ди ул. – Ятимлек ачысын да, ялгызлыкны да оныттым инде. Балаларым бәхетенә сөенеп яшим. Алар исән-сау булсын дип дога кылам”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|