поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2015 Мәгариф

«Күрше авыл мәктәбенә җибәрмибез»

Башка укучылар 1 сентябрьдән бирле инә белән кое казыса, Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылы балалары өчен уку елы әле дә башланмаган. Быел 9 еллык мәктәпне башлангычка гына калдырып, калганнар Балыклы-Чүкәй авылындагы урта мәктәпкә йөреп укырга тиеш икән.

Әмма балалар: “Үз мәк¬тә¬бе¬бездә укыйбыз”, — дисә, әти-әниләр: “Ул мәктәптә укытмыйбыз”, — дип, аяк терәп каршы то¬ра џәм шушы вакытка кадәр Иске Арыш укучылары укымыйча өйдә ята.

Бу авылда иртә болай башлана: әти-әниләр, укучылар җыелышып мәктәп янына бара. Балыклы-Чүкәйгә алып бару өчен микроавтобус килеп туктый. Әмма мәктәпкә барырга тиешле 21 баланың 6 сы гына (укытучы балалары) автобуска утырып китә, калганнар мәктәп янында басып кала...

Әти-әниләр әйтүенчә, алар авария хәлен¬дә булган Иске Арыш мәктәбен төзекләндерү өчен узган ел акча җыйган, укучыларга уңайлыклар тудырган. Инде шул мәктәптә шатланып-куанып кына укырлармы дисәләр, юк, оптимизация галәмәте аларның бөтен планнарын бозган. Җәй көне авылда белем йортының башлангычка гына калачагы турында имеш-мимешләр йөргән, әмма җыелыш җыеп, мәктәпнең ябылачагын тәгаен әйтүче булмаган. Әти-әниләр, мәктәпне япмаслар, халык фикеренә колак салырлар, дип соңгы чиккә кадәр өметләнгән.

— Авылда 30 лап мәктәп укучысы бар, — дип, бөтен әти-әниләр исеменнән Минзилә Рәҗәпова сөйләп китте. — Әле укырга керәселәре дә күп. Балыклы-Чүкәй авылында балалар аз, 10 га тула микән? Калганнар әнә шул күрше авылдан җыелганнар. Авылыбызда балалар саны күп булгач, ник безнең мәктәпне эшләтмиләр, нишләп безнекеләр автобуска төялеп укырга йөрергә тиеш?! 11 урынлы микроавтобусны 30 ав¬густта кайтардылар. Кечкенә балалар өчен махсус креслосы да, куркынычсызлык каеш¬лары да юк. Ник без газиз балаларыбызны күрә торып куркыныч астына куярга тиеш?!

Башта мәктәп ябыласын белмәдек тә, районның мәгариф бүлеге башлыгы килеп юньләп сөйләшми. Август азагында башлангычларны гына укытачакларын белгәч, әти-әниләр җыелышып район башлыгы янына барган. Әмма алар белән сөйләшеп тә тормаганнар, кертмәгәннәр. Безнең белән сөйләшүче, аңларга теләүче булмаганга күрә, балаларны җибәрмибез. Үз сүзебездә нык торачакбыз, кирәк булса, плакатлар күтәреп, Казанга да барачакбыз. Инде әти-әниләрне “эштән алабыз” дип яный ук башладылар, әмма курыкмыйбыз. Баласы мәк¬тәп яшендә булганнар гына түгел, авылның башка кешеләре дә безгә кушылды. Укытучылар гына безгә эндәшми, сөйләшмиләр.

Авыл кешеләре әйтүенчә, 11 еллык мәк¬тәпне 9 еллыкка калдыргач та, Иске Арыш укучылары IX сыйныфтан соң училищеларга тарала башлаган. Никтер Балыклы-Чү¬кәйгә барасылары килмәгән.

— Авылда кышын юлларны юньләп чистартмыйлар, — ди Рәхип Гыйлемханов. — Юлда ул-бу булса, кем җавап бирә?! Ул микроавтобус әллә ничә рейс ясарга тиеш була. 11 урынлы автобуска бөтенесе берьюлы төялешеп кайта алмый бит! Алар мәктәптә күпме көтеп утырачак! Шулкадәр юл чыгымы тотканчы, үз мәктәбебезне калдырсалар, ни булган? Югыйсә мәктәп элеккечә җылытылачак, башлангычлар монда калды бит! Хәзер башлангычларга да рәт юк: мәктәптәге плитәне Балыклы-Чүкәйгә алып киттеләр, сабыйлар көне буе печенье белән чәй эчә, җылы аш күргәннәре юк!

Кайчандыр шаулап-гөрләп торган Иске Арыш мәктәбендә бүген нибары 6 бала укый. Мәктәп мөдире әйтүенчә, чыннан да, балалар җылы аш ашамый, чөнки башлангыч мәктәпкә пешекче штаты каралмаган.

Балыклы-Чүкәй мәктәбе исә Иске Арыш укучыларын көтә.

— Әти-әниләр белән уртак тел табып булмый, — дип, мәсьәләгә үзенчә бәя бирде мәктәп директоры Рөстәм Шәмсевәлиев. — Укучыларның ярты ай буе укырга килмәве, сыйныфташларыннан артта калуы бер дә әйбәт күренеш түгел. Иске Арыш мәктә¬бендә 23 ел эшләдем, 2 ел директор вазыйфасын башкардым. Шундый күңелсез хәл килеп чыгу, әлбәттә, безне бик борчый. Әти-әниләр белән сөйләшеп карадык, файдасы юк, алар үз сүзен бирми. Әмма мин мәк¬тәпне ача да, яба да алмыйм, бу — оптимизация галәмәте! Майда ук әти-әниләрне җыеп сөйләштек, район башлыгы янына барып карарга тәкъдим иттем. Әмма бер тапкыр бардылар да бүтән йөрмәделәр. Бу эшләрне инде җәен үк эшлисе иде, сентябрьгә кергәч, балаларны укудан калдырырга ярамый! Укучылар бит 1 сентябрь көнне мәктәпкә килде, ә 2 сеннән йөрми башлады. Бу мәсьәләне ничек чишәргә икәнен бел¬мим. Авыл җирлеге башлыгы, сыйныф җитәкчеләре дә сөйләшеп караса, тыңламаслар микән, дим. Киләчәктә 22 урынлы автобус бирү өмете бар, бәлки, шуңа риза булырлар.

— Балыклы-Чүкәй мәктәбенә капиталь ремонт ясалган, бөтен уңайлыклар туды¬рыл¬ган. Иске Арыштагы барлык укытучылар да шунда күч¬те, димәк, үз укытучылары белем бирәчәк дигән сүз. Әти-әниләр белән уртак тел табып булмый, тыңларга теләмиләр, кирелекләрен күрсәтәләр, — диде районның мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков.

Бәйрәм буласы яңа уку елы Иске Арыш укучыларына џәм әти-әниләренә шундый зур борчу китерде. Бездә, тиеннәрне экономияләргә тырышып, болай да бетә барган авылларны мәктәпсез дә калдырганда (соңгы 16 елда Русиядә 12 000 авыл мәктәбе ябылган), башка илләрдә киләчәкне уйлап эш итәләр. Мәсәлән, берара Финляндиядә дә кечкенә мәктәпләрне яба башлаганнар иде, милләтне югалтмау максатыннан, аларны яңадан ачтылар. Џәм хәзер дә ил хөкү¬мәте авыл мәктәпләренә бик сак карый. Безгә дә килер микән ул көн?

1

2


Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 17.09.2015
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»