|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2009 Җәмгыять
«ТАТАРСТАН» ПОЕЗДЫ ЙӨРЕЯЧӘК... ХӘЗЕРГӘ"Эфир" телеканалы "Татарстан" фирма поездын "соңгы юлга" озату турында сюжет күрсәткәч, халык арасында озынколак хәбәр таралды: Мәскәү түрәләренә "татар" сүзе кергән поездның Россия буйлап йөрүе ошамый икән, моннан соң поезд килгән-киткән вакытларда "Сәйдәш маршы" да яңгырамаячак, проводница кызларның яшел костюмнарын да алыштырачаклар. Алай гына да түгел, "Удмуртия", "Алтай" дигән язулы поездлар да бетереләчәк икән. Берьяктан, мондый хәбәрләргә нигез дә юк түгел: Россиядә миллилекне бетерү омтылышы шактый ук зур көч белән дәвам итә. Моннан 7 ел элек Горький тимер юлы башлыгы Шәүкәт Шәйдуллин республика җитәкчелеге белән очрашканда: "Бу ("Татарстан" поезды – Р.Г.) гади поезд гына түгел, ә символ, Татарстанның йөзе", – дигән иде. Күңелдә "инде менә йөзебезгә дә төкерделәр" дигән күңелсез уй да чагылып үткән иде.
"Татарстан" фирма поезды тирәсендә купкан шау-шуның сәбәпләрен ачыкларга теләп, без Горький тимер юлы Казан бүлекчәсенең матбугат секретаре Елена Моисеевага чылтыраттык. Аның әйтүенчә, сүз "Татарстан" фирма поездын бетерү турында бармый. Бары тик "премиум" классында яңа поездлар өстәләчәк. Алар "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыятенең фирма төсенә – көмешсыман һәм соры төсләргә буялачак, вагоннарга ОАО "РЖД" дигән яңа логотип куелачак. "Премиум" поездлары Мәскәү–Казан, Мәскәү–Адлер, Мәскәү–Новороссийск, Мәскәү–Түбән Новгород, Мәскәү–Ростов, Мәскәү–Свердловск маршрутлары буйлап йөриячәк. "Кабатлап әйтәм, – диде Елена Викторовна, – болар өстәмә поездлар. Фирма поездларын бетерү турында сүз бармый. "Татарстан"да ничек йөрде шулай йөреячәк".
Шулай да, сөйләшә торгач, Е.Моисеева "серне" ачты: фирма поездларын бетерү тенденциясе бар икән, әмма алдагы 2-3 елда бернинди дә үзгәреш көтелми. "Тормыш булгач, үзгәрешсез булмый инде ул, – диде Елена Викторовна сүз ахырында. – Киләчәктә без дә башка оешмага әйләнәчәкбез".
Түзмәдем: "Ә "Сәйдәш маршы" бүтән яңгырамаячак диюләре дөресме?" – дип сорадым. "Анысы безнең эш түгел, музыканы вокзал җибәрә. "Татарстан" турында борчылырга урын юк", – диде ул.
Бер уйлаганда, тимер юл хуҗалары пассажирлар өчен иң уңай шартлар тудыру турында уйлый, ә икенче яктан, инде миллионлаган пассажир яратып, үз итеп өлгергән "Татарстан" кебек поездлар юкка чыгып бөтен тимер юллар буйлап игезәк балалардай соры поездлар чабасын күз алдына китерү уе күңелне чеметеп-чеметеп куя.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|