|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2015 Язмыш
Улымның әнисен табасым киләКукмара районында яшәүче Сәвия апа улының әнисен эзли. Ун көнлек сабыйны балалар йортыннан алганга да шактый гомер – 34 ел вакыт үтеп киткән. Ул малай инде үзе гаилә корган, әти булырга өлгергән. Тик куркыныч фаҗига булып, Рөстәм хатыны һәм баласы белән бергә янып үлә. Хәзер Сәвия апа кадерләп үстергән, яратып тәрбияләгән улы турында аның чын әнисенә сөйләргә тели. Менә шуңа да баласын калдырып чыккан хатынны эзли ул. Бер караганда, Сәвия апаның борчылуына аптырап та каласың. Әмма газиз баласын өзелеп яраткан ананың да хәлен аңлап була. Хәсрәтне икәүләп күтәрсәк, җиңелрәк булмасмы, дип уйлавы аның. – Ә ул гомере буе улын эзләгән булса... Бәлки ул бала аңа кирәк тә булмагандыр. Кабат-кабат сорадым бит. Яшь кыз калдырып чыкты, зур урында укый диделәр, – дип сөйли Сәвия апа, өзгәләнеп. – Безнең озак еллар балабыз булмады. Бервакыт “Азат хатын” журналында балалар йорты, анда калдырылган балалар турында язма чыккан иде. Шуны укыгач, редакциягә хат язып җибәрдем. Җавап килде. Анда 3-4 бала тудыру йортының адресын күрсәткәннәр. Ярдәм кирәк булса, редакциягә килергә кушканнар. Без киңәштек тә редакциягә бардык. Анда безгә бер юристның телефонын бирделәр. Шалтыраткач, ул өенә чакырды. Бик тә кыз бала аласыбыз килә иде. Роддомнарга шалтыратып белештек, кыз бала юк, диделәр. Ә Зур Кызыл урамындагы бала табу йортында ун көнлек җитлекми туган ир бала бар икән. Без шул баланы барып карарга булдык. Баланы күрүгә еларга тотындым, и сабыем, бигрәк кечкенә (авырлыгы да нибары ике генә кило иде). Санитарка да миңа карап тора. Шулкадәр күңелемә якын булды. Баланы беренче көнне үк калдырасым килмәде. Икенче көнне иртән сәгать унга килергә куштылар. Алып кайтырга бернәрсәбез юк. Казандагы абыйлардан юрган, чүпрәк-чапрак алып, иртәнге 8дә үк бала табу йортының ишек төбенә килеп утырдык. Бала 1981нең 19 гыйнварында туган, без аны 30 гыйнвар көнне алып кайтып киттек инде. Миңа, кайтып киткәнче үк, бала тапканнан соңгы декрет ялларын да рәсмиләштереп бирделәр. Әнә шулай итеп уллы булдык. Шул кайтып китүдән Рөстәмне бик яратып үстерә алар. Бала үсә, ныгый. Шатлык арты шатлык китерә гаиләгә. Борчулар да булмый тормый, әлбәттә. Рөстәмгә биш яшь чагында, күрше әбисе аңа, болар синең әти-әниең түгел, дип әйтеп кертә. Аннан кинодан күреп, мине дә чүп савытына салганнар идеме, дип сорый. Бик озак тынычландырырга туры килә күңеле кителгән сабыйны. Улларына сүз ишеттермәсеннәр дип, алар торган җирләрен дә алыштырырга мәҗбүр булалар. Соңрак, 7 сыйныфта укыган чагында Сәвия апа Рөстәм улыннан үз әниеңне эзлисең килмиме дип сорый. “Ул мине калдырып чыккан, мин бит аңа кирәк булмаганмын”, – дип җавап бирә улы. Әле былтыр, үләренә 15-20 көн кала да, Сәвия апа никтер янә бу хакта сүз кузгата. “Әни, без бер сөйләштек бит инде. Минем әни бар, ул берәү генә”, – дип кырт кисә Рөстәм. “Аның турында бөтен фотоларын чын әнисенә күрсәтеп сөйлисем килә. Менә 1 сыйныфка укырга кергән чагы, монысы – җиденчегә кергәч... – дип сөйли Сәвия апа. – Рөстәм үзе исән чагында әнисен табарга теләмәде. Улым булмагач, бик читен, хәзер аны тудырган әнисен эзләп табасым килә”. Сәвия апа инде “Жди меня” тапшыруына да мөрәҗәгать итте.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|