|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2015 Җәмгыять
Чаллыда 100 килолы кабак үстергәннәрЧаллыда яшәүче Игорь Котов алагаем зур кабак үстергән. Аның авырлыгы – бер центнер чамасы. Шунысы гаҗәп: быел Игорь Котов бакчасындагы яшелчә, җиләк-җимеш уңыш белән әллә ни сөендермәсә да, кабакларга туфрак бик тә ярап куйган. Бакчачы махсус ашламалар да кулланмаган, кабак төшләре дә кулына очраклы гына килеп эләккән. Игорь бер кабакны картлар, ә икенчесен балалар йортына тапшырмакчы.
Гигант яшелчә үстергән бакчачының күршесе Николай Филиппов сүзләренчә, быел берәү чәчәкләр бәйрәмендә 24 килолы кабак белән мактанып йөргән. Әгәр Игорь үзенекен шунда алып барган булса, һичшиксез, беренче урынны алган булыр иде, ди күршесе.
--- |
Иң күп укылган
|