|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2009 Мәдәният
СЕРГЕЙ БЕЗРУКОВ КАЗАНДА ФИЛЬМ ТӨШЕРӘЧӘКБалаларны яклау көне уңаеннан Казанга Россиянең атказанган артисты Сергей Безруков килде. Күренекле артист күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, ятим һәм инвалид балалар өчен Татарстанның Дәүләт симфония оркестрына кушылып «Маленький принц» әсәрен укыды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган әлеге хәйрия акциясендә Сергей Безруков бушлай чыгыш ясады. Ләкин ул үзе моны хәйриячелек дип атарга теләми. «Мин бу чыгышымны чын күңелдән балаларга бүләк итәм», - ди ул. Тамаша башланыр алдыннан Сергей Безруков журналистлар белән аралашып алды. Аның әйтүенчә, артист моңа кадәр Чулпан Хаматова һәм Дина Корзун белән бергә «Тормыш бүләк ит» дип исемләнгән акциядә балалар өчен бушлай чыгыш ясаган. «Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц» әкияте бик эчтәлекле әсәр. Мин аны өлкәннәр өчен язылган әкият дияр идем, чөнки әсәр өлкәннәргә нык тәэсир итә. Балалар өчен дә ул шулай ук кызыклы», - диде С.Безруков.
Артист бу программасы белән Екатеринбург шәһәрендә Урал академия симфония оркестры белән чыгыш ясаган булган. Акциядә ул балаларга үзе һәм тормыш иптәше тарафыннан аудиоальбомга яздырылган әкиятләр өлешә. Казанда бу язмалар 1350ләп балага тапшырылды. «Балаларның мондый бинага килүе, мондый тамашага билет алуы, мондый затлы көйне тыңлавы икеле бит. Алар өчен бу бик кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә мин бу акцияне оештыруга алындым. Аның исеме «Кечкенә йөрәкләргә - зур сәнгать» дип атала», - ди артист. Сергей Безруков киләчәктә татар халык әкиятләрен укырга теләвен дә белдерде. «Моның бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме — чын күңелдән сөйли белергә кирәк», - ди ул.
Танылган артист Казанда балалар өчен әкият төшерергә ниятләве турында да әйтте. «Казан шәһәре миңа бик ошады, монда ачык күңелле һәм ярдәмчел кешеләр яши. Әкият төшерү идеясы күптән бар иде, әмма урыны гына билгеле булмады. Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда алар «Казанда кино төшерү өчен барысы да бар, нигә башканы эзләргә?» дип фильмны биредә төшерергә тәкъдим ясады», - ди С.Безруков.
Әкияттә төп рольне дөньяны коткарырга омтылучы 14 яшьлек малай уйнаячак. Әсәрнең авторы әйтүенчә, әкият заманча рухта язылган һәм биредә барысы да чынбарлыктагы кебек булачак. Фильмда артистның тормыш иптәше Ирина укытучы-Василиса Премудрая ролен башкарыр дип көтелә. Шулай ук Сергей Безруков үзе дә бу фильмда төшергә ниятли. Әкиятнең башка геройлары әлегә билгеле түгел, тиздән сайлап алу туры үткәрү планлаштырыла.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|