|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2015 Ир белән хатын
Гаилә бюджетын ничек җиткерергә?Бер үк хезмәт хакы алабыз, бер үк ризыкны ашыйбыз, бер үк төрле киенәбез. Шул ук вакытта берәүләргә акча җитә, ә икенчеләргә юк. Барысы да гаилә “казна”сындагы акчаны ничек итеп файдалануга бәйле. Кесәдәге байлыкны ничек сакларга? Белгечләр әнә шул сорауга җавап табарга тырышкан. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдә яшәүче гаиләләрнең 70 проценты “ир – акча эшли, ә хатын туздыра” дигән уй белән көн күрә. Белгечләр шуны да искәрткән, соңгы дистә елда хатын-кызлар арасында тормыш иптәшенә караганда күбрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләр арткан. Тик бу барыбер ир җилкәсендә “утырырга” комачау итми икән. Ә гаилә “казна”сы тирәсендә чыккан низагларның күбесе – хатын-кызны – акча тота белмәүдә, ир-атны исә түбән хезмәт хакы алып эшләүдә гаепләүдән гыйбарәт. Белгечләр әйтүенчә, гаиләдә дус-тату яшәү өчен икътисад белгече булырга кирәкми. Бары тик кайбер киңәшләргә колак салырга гына кушканнар. Дүртенче һәм бишенче очрак, акча фәкать ир яки хатын кулында гына саклана. Мондый гаиләләрдә ир – баш, хатын – муен яки киресенчә килеп чыга. Ни кызганыч, бер-берсенә тулысынча ышанып яшәүче гаиләләр барыннан да азрак. Бүген Интернет челтәрендә гаилә “казна”сын сакларга ярдәм итүче махсус хезмәтләр дә бар хәтта. Алар алдагы айлык керемнәр һәм чыгымнарга карап таблица төзеп бирергә вәгъдә итә. Анда нәрсәгә күпме акча туздырырга кирәк икәнлеге язылачак, ди. Киңәш буларак, әлбәттә. Әлеге хезмәт ике мең сумнан башлана. Мондый ярдәмчеләр кесә төбен тишмәсме – монысы икенче мәсьәлә. Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог: – Ай ахырында, акча кая китте, дип баш ватып утырмас өчен исәп-хисап кенәгәсе алып барудан да яхшысы юк. Мин ярдәм сорап килүчеләргә дә шуны киңәш итәм. Ни кызганыч, бүген акча мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмаучы гаиләләр бихисап. Аларның барысы да акчасызлыктан тилмерә дип әйтмәс идем. Чыгымнарны гына дөрес итеп бүлә белмиләр. Статистика мәгълүматларына караганда, илдә яшәүче гаиләләрнең нибары 15 проценты керем һәм чыгымнарны исәпләп бара. Алар акчаның кая киткәнен белә. Марат ЛОТФУЛЛИН, эшмәкәр: – Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәч, еш кына банктан кредит алырга туры килә. Эш өчен бурычка акча алу бер хәл, ә менә гаиләдә болай эшләүне өнәп бетермим. Банк сиңа ярдәм итәм дип түгел, ә файда алу өчен кредит бирә бит. Соңгы арада гына күршем 32 мең сумга суыткыч сатып алды. Бер елдан соң аның бәясен биш мең сумга арттырып кайтарачак ул. Бераз сабыр итеп, кирәкле сумманы җыеп бетергәч кенә җиһаз сатып алу отышлырак. Наилә ХӘЙРУЛЛИНА, хуҗабикә: – Азык-төлек кибетенә ач карынга барырга ярамый. Исәпләп караганым бар, безнең гаиләдә өч кеше. Ашау-эчүгә ай саен ким дигәндә биш-алты мең сум акча тотыла. Кибеттән еш кына кәефне күтәрер өчен дә тәм-том сатып алабыз бит. Болай эшләгәндә, гаилә “казнасы”н саклап булмый, әлбәттә.
--- |
Иң күп укылган
|