поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2015 Мәдәният

Илгиз Зәйниев “Галиябану”ны сәхнәләштерә

2015 елның 3 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча “Галиябану” спектакленең премьерасы була. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Галиябану” Камал театры тарихында әсәрнең 10нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган.

Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма “Сәгъдәтбану” дип атала, тик Оренбург режиссеры Вәли Мортазин-Иманский автордан әсәрне төзәтеп язуын сорый. Шулай итеп, пьеса яңартылган форматта “Галиябану” исеме белән Оренбург тамашачысына тәкъдим ителә. Спектакльнең уңышы хакында ишетеп, “Сәйяр” труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев та әлеге пьесага алынырга була.

"Галиябану"ның премьерасы Казанда 1918 елның 7 апрелендә үтә. Төп рольләрне Әшрәф Синяева (Галиябану), Ситдыйк Айдаров (Хәлил) һәм Хәмит Күлмәмәт (Хәлил) башкара. Ихлас күңелле, әхлаклы яшь кыз образы тамашачы мәхәббәтен шундук яулап ала.

Шуннан соң “Галиябану” пьесасы Камал театры сәхнәсендә тагын сигез мәртәбә куела. Мәсәлән, 1952 елны ГИТИСның режиссура факультетын тәмамлаган Равил Тумашев М.Фәйзи драмасын диплом спектакле буларак сәхнәләштерә.

Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль образлары күп кенә Камал артистларының иҗат башлангычы булып тора. Төрле елларда Галиябану ролен - Әшрәф Синяева, Сара Байкина, Рокыя Кушловская, Мәрзия Минлебаева, Рауза Хәйретдинова, Мәсгудә Хәйруллина һәм Илсөя Төхфәтуллина; Хәлил ролен – Ситдыйк Айдаров, Камал III, Уралский I, Хәким Сәлимҗанов, Ибраһим Гафуров, Дилүс Ильясов, Роберт Әбүлмәмбәтов һәм Рамил Төхфәтуллин; Исмагильне – Барый Тарһанов, Камал I, Хәмит Күлмәмәт, Хәким Сәлимҗанов, Шакир Шамилский, Һидәят Солтанов, Илшат Йомагулов, Әмир Камалиев башкара.

Соңгы тапкыр М.Фәйзи пьесасын Камал театры сәхнәсендә 1991 елны Празат Исәнбәт куя. Төп рольләрне Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллинннар, Әмир Камалиев башкара.

24 елдан соң 2015 елның 3 октябрендә режиссер Илгиз Зәйниев тамашачыларга әлеге спектакльнең яңа куелышын тәкъдим итә. Галиябану ролендә – Гүзәл Гөлвердиева, Хәлил – Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Исмәгыйль – Алмаз Гәрәев.

«Галиябану» бай куелыш тарихына ия, шул исәптән, милли театрлар сәхнәсендә дә. Әлбәтта, безнең өскә зур җаваплылык йөкләнгән, чөнки тамашачыларның әлеге спектакль хакында үз күзаллаулары, хатирәләре бар. Мин үз алдыма оригинал текст белән эшләргә дигән максат куйдым. Персонажларны булдыра алганча чын итәргә тырыштым: алар чынбарлыктан, ә фольклор сувенирлары түгел. Шулай ук, текстның актуаль булуы да мөһим, пьеса бит нәкъ йөз ел элек язылган. Ничек кенә булмасын, без Галиябану тарихының тамашачылар өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлыйбыз һәм пьесага тирән хөрмәт белән мөрәҗәгать итәбез», – ди спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

«Галиябану» спектаклендә катнашу һәр чор артистлары һәм режиссерлары өчен җитди сынау булган. Камал театрының яшь артистлары һәм, шулай ук, Илгиз Зәйниев әлеге сынауны ничек үтәр – бу хакта 3 октябрьдә белербез.

«Галиябану» премьерасы – 2015 елның 3, 4, 13, 21 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә.


---
Камал театры
№ --- | 15.09.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»