|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2015 Криминал
Сызраньда пенсионер әбине сугып нокаутка җибәрүче ир-атка нибары штраф яный? (ВИДЕО)Сызраньның "Пятерочка" кибетләренең берсендә кассада түләп басып торучы ир-атның пенсионер әбине сугып егып нокаутка җибәрүе бөтен Интернетны шаулатырга өлгерде, дип яза Газета.ру сайты. Видео, 11 сентябрьдә Интернет челтәренә эләгеп, халык арасында зур резонанс куптаруга карамастан, Тикшерү комитеты бу хәл килеп чыгуга юл куйган "Пятерочка" кибете администрациясе гаепле дип саный.
Видеодан күренгәнчә, пенсионер әби кассада түләүче ир-атның артында чират көтә. Шуннан карчык, егетне китә дип уйлап, янына ук килеп баса. Моннан канәгать булмаган ир-ат әбинең битенә сугып, тыныч кына залдан чыгып китә. Ә карчык исә сугу көченнән хәтта якындагы икенче касса янына ук барып төшә. Пенсионер Нина Тулупованың тормыш иптәше аны урамда көтеп торган. Анатолий Тулупов әйтүенчә, әбинең сугудан протез тешләре сынып беткән, иреннәре күгәргән.
Травмпунктан соң, пенсионерлар полициягә мөрәҗәгать итә. Тик аларны анда көлемсерәп кенә каршы алалар. Кибеттә мондый хәлнең була алуына ышанмыйча, башта гаризаларын да кабул итергә теләмиләр.
Ниһаять, видео Интернетта шау-шу куптаргач кына, гаепле кеше - 34 яшьлек Виталий Кондратенко тоткарланган. Ул хәтерен югалтудан зарланып, үзен бик сәер тота икән. Сәерлекләрен аны белүче башка Сызрань халкы да дәлилләгән.
Пенсионер әбинең хокукын бушлай якларга атаклы адвокат Шота Горгадзе үзе алынган. Шулай ук әлеге хәлне ачыклау һәм гаеплегә тиешле җәза бирү өчен, Тикшерү комитеты ситуацияне махсус тикшерә башлаган. Бүгенге көндә Виталий Кондратенкога ике елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Ләкин белгечләр җәза булып нибары штраф яисә төзәтү эшләре кулланылыр дип фаразлый.
--- |
Иң күп укылган
|