поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.09.2015 Авыл

«Мактасалар, үземне шәрә хис итәм»

Әгерҗе районының Яңа авыл авылында (тафтология өчен гафу үтенәм. – Авт.) сары төс өстенлек итә. Йортлар, капкалар сары – кояш, җылылык төсе, арыш-муллык төсе.

Бер каты – җир астында

Авыл чагыштырмача зур, өч йөзләп хуҗалык исәпләнә. Үзәккә кадәр төшеп җитсәк тә, тукталышны тапмадым мин.

– Юк бездә тукталыш. Мәктәп укучылары да 15 чакрым күршедәге Тирсә авылына барып укыйлар. Кармы, буранмы, яңгырмы – әнә шулай урамда автобус көтәбез инде, бу проблеманы хәл итәргә тиешләр бугай, җитәкчелеккә хатлар юлладык, – диде каршыбызга очраган берәү.

Тукталышлары булмаса да, күренеп тора: авыл бай, матур яши. Бер урам буйлап барганда гына да әле яңа гына салынган унлап йорт санадык. Яшьләр кора, төзи.

Бер йорт аеруча игътибарны җәлеп итте. Ике катлы йортның беренче катын җир астына казып төшеп ясаганнар.

– 1983 елларда авылда күпләр йортларны шулай салалар иде, ике метр тирәсе җир астына казып төшәләр дә – беренче кат була, анда салкынча – мичләрне, газ плитәләрен шунда урнаштыралар, – ди йорт хуҗасы Мөзәлимә апа Хөрмәтова. Ул озак еллар мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда.

Кызыксынып, йортны күзәтәбез. Тыштан аны ике катлы дип әйтеп тә булмый анысы, ә менә йорт эченнән, өске каттагы идәндәге люк кебек ишекне ачып, аскы баз-бүлмәгә төшәргә була. Монда стеналар плитка белән түшәлгән. Элеккеге мич бүген дә саклана әле Мөзәлимә апаларда.

– Сүттермим мичне, заманча техникага, духовкаларга ышаныч юк, торсын, – ди ул. Мондый йортлар Яңа авылда тагын берничә. Дөрес, күпләр, язгы ташу вакытында беренче катка су керә дип, йортларын үзгәртеп салганнар.

Аюны да биергә өйрәтә

Мөзәлимә апалардан ерак түгел Рәзинә апа Османовалар яши. Аюны да биергә өйрәтә, диләр аның турында. Рәзинә апа – клуб мөдире. Аэробика түгәрәген җитәкли. Бер тапкыр биеп карамаганнарны да сәнгатькә тарта алган ул, олы яшьтәгеләр, ир‑атлар да рәхәтләнеп сәхнәдә бии хәзер. Османовларның ишегалдында – чәчәккә күмелгән әкияти дөнья. Жираф, әби белән бабай, чүлмәк тулы чәчәкләр монда... Рәзинә апа: «Һәр иртәм чәчәкләргә сәлам бирүдән башлана, алар янында тынычлык табам», – ди.

Ул 1996 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап, Әгерҗе районы мәдәният йортында эшли башлаган. Яңа авыл кызы үз авылын күтәрергә тиеш дип, Рәзинәне туган авылына кайтырга үгетләгәннәр. Яшь белгеч авылда бию түгәрәге ачып җибәргән. Хәзер аэробикага 35ләп кеше йөри. Кичке җиденче яртыларда атнасына ике тапкыр олысы-кечесе, икенче аяк киемен алып, клубка ашыга. «Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, сә­ламәтлек өчен дә файдалы, авылдашлар белән аралашу мөмкинлеге дә бу», – ди яңавыллылар.

Яңа авылда оешкан «Шатлык» бию төркемендә элегрәк мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр күбрәк шөгыльләнгән. Нинди генә биюләр әзерләмәгәннәр! «Чебиләр биюе»нә авыл клубы сәхнәсенә берьюлы 28 бала менгән. Авылда балалар саны кими башлагач, төркемгә олы яшьтәгеләр дә кушылган. Быел менә ир‑атлар да активлашып киткән.

– Мәктәп укучылары чыгарылыш сыйныфка җиткәч, авылдан китәләр, төркемнән һәр киткән баланы елап озатып калам, өйрәтеп кенә бетерәсең, талантлы биючеңне югалтуы бик авыр. Бию бит ул шундый нәрсә – бер генә ке­ше үз урынында булмаса да, номер куелмый кала дигән сүз. Коллектив бердәм, тату, тулы булырга тиеш, – ди мөдир.

«Шатлык» төркеме район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә еш кына приз­лы урыннар яулый. Алар беркайчан да кешенекен кабатламый, останың үз алымнары, үз фантазиясе. Костюмнар табуда гына авырлыклар туа икән. Күбесен клуб хезмәткәрләре үзләре тегә.

– Бездә хәзер идән юу­чыдан алып мөдиргә кадәр костюм тегә инде, – дип көлә Рәзинә апа.

Төп ярдәмчеләре – хисапчы Айгөл белән сәнгать җитәкчесе Рәсимә. Ире Мансур абый да Рәзинә апаның терәге. Ул аңламаса, хатыны клубта эшли алыр идеме икән, ай-һай... Ирен дә биергә өйрәткән әңгәмәдәшем. Биесә дә, Мансур абыйның төп эше – маллар карау. Ул авылда халыктан сөт җыя. Османовлар сөттән эремчек, катык ясап сата.

Без килгәндә, Рәзинә апа кышка кайнатмалар әзерли, кыярлар тозлый иде. Бакчасы да тәртиптә, ике сыерын савып, клубка репетициягә барырга җыена, ике баласын дә тәрбияли. Барысына да ничек өлгерә икән бу уймак кебек хатын, дип сокланам.
Хәзер Яңа авылда бары биюләрдән генә торган өчәр сәгатьлек концертлар еш оештырыла. Казаннан килгән концертлар да кирәкми, Рәзинә тамашалары шәп була, ди авыл халкы. Авылга җан өрде ул, диләр. Барысы да аңа рәхмәт әйтә, аны мактый. Ә Рәзинә апа оялудан кызара.

– Мактаганны яратмыйм, үземне шәрә кебек хис итәм. Бу минем яраткан эшем, – ди ул, тыйнак кына.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 12.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»