|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2015 Медицина
Риман Гыйлемхановның булнистә ятып чыккач туган язмасыТатарстанда медицинаның бүгенге хәле турында шактый ук дәрәҗәдә мактанып сөйлибез. Хастаханәләргә иң заманча җиһазлар кайтуы, гаять катлаулы операцияләр ясалуы, медицина үзәкләре ачылуы турында яңадан-яңа хәбәрләр чыга тора. Миңа сәламәтлек саклау өлкәсенең бүгенге хәлен “үз аягымда” татырга туры килде: янбаш сөяген (шейка бедровой кости) сындырып хастаханәгә эләктем. Курку белән көрәшү Ирләрне “көчле затлар” дип әйтү бик үк дөрес түгел. Куркак без. Егылып аяк сындыргач, үзем дә, “бәлки, каты бәрелгән, йә чатнаган гынадыр” кебек уйлар белән үз-үземне тынычландырырга тырышып, берничә көн өйдә яттым. Хәл, чыннан да, яхшырган кебек тоелды: табибларга мөрәҗәгать итәсе урынга, кайчандыр аяк-кул сындырган дус-ишләргә шалтырата башладым. Күбесе тынычландырды: “Сынган булса авыртуына чыдый алмас идең, аягыңа бөтенләй баса алмас идең”, – кебек сүзләр әйтеп күңелне юатты. Җитмәсә: “Хәзер аның врачлары да врач түгел бит”, – дип ычкындыручылар да булды. Шулай итеп, курку белән көрәшеп көннәр уза торды. Минем, үзе төзәлер әле, дип өйдә ятуым хезмәттәшләремне дә туйдырган, ахрысы. Беркөнне: “Риман абый, профессор Якуб Ибраһимов белән сөйләштек, сине карар өчен җәйге ялын өзеп эшкә чыга, иртәгә иртәнге тугызга РКБга барасың. Шеф та (баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров) ачулана, киреләнеп торса, күтәреп алып чыгыгыз да, машинага утыртып алып китегез, диде. Төенчекләреңне әзерли тор”, – дип шалтыраттылар. Курку белән көрәшү травматология үзәгендә, профессор бүлмәсендә дә дәвам итте. Якуб Хәмзә улы бик ачык һәм шаян сүзле кеше булып чыкты. Татар матбугатын да күзәтеп бара икән. Эчкә җылы йөгерде: аз-маз абруемнан файдаланып, профессорны аякның сынмаганлыгына ышандырып булмас микән? Менә шуннан соң да мине юләр түгел димә инде, име! Палатага урнашкач, беркөнне җаен туры китереп, хирургия бүлеге мөдире Гамил Гайфулловка сүз каттым. “Бүген диплом өчен генә югары уку йортын тәмамлаучылар күп диләр. Гафу итегез, дипломлы наданнар сездә дә очрыймы?” – дидем. Тупасрак әйтелде. Әмма Гамил әфәнде үпкәләмәде кебек. Бәлки сиздермәгәндер. Соравыма сорау белән җавап бирде: Турыга тоташтыру Бу әңгәмә операция өстәленә яткач, кабат искә төште. Кем әйтмешли, самай кызган җирендә, ягъни операциянең яртысы узгач, рентген аппараты эшләми башлады. Хирург шөрепләр белән беркеткәндә сөякләрнең торышын экраннан күзәтеп торырга тиеш булган, ахрысы. Телефоннан мастерларны эзли башладылар. Операция бүлмәсендә бүлек мөдире Гамил Гайфуллов та күзгә чалынды. Минем карашны сизде, ахрысы. “Менә медицина җиһазлары турында сөйләшүебезгә бер дәлил”, – дип куйды. Табиблар мондый хәлләргә, ягъни “нештатная ситуацияләргә, күнеккән, ахрысы. Артык ыгы-зыгы килмәделәр, уен-көлке сөйләгән булып, нәрсәнедер турыга тоташтырып рентген аппаратын көйләп куйдылар. 40-50 минутка исәпләнгән операция сәгать ярым тирәсенә сузылды бугай. Ярый, ахыры хәерле булсын! Хөрмәтенә күрә хезмәте Гамил Гайфуллов белән сөйләшкәндә табибларның хезмәт хаклары белән дә кызыксынган идем. Төгәл әйтмәде. “Россиянең бөтен хастаханәләрендәге шикелле”, – дип кенә куйды. Димәк, әллә ни түгел. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, палата, бәдрәфләрнең килеш-кыяфәте, коридордагы ертык-мыртык күнле диваннар да, авыруларны ашату да, пешекчеләр, җыештыручыларның үз-үзләрен тотышлары да бик хәлле тормыш турында сөйләми. Дусларымның Чабаксарга барып, сынган, эштән чыккан сөякләрен дәвалап, йә тимер белән алыштырып кайтканнан соң, андагы әкәмәтләрне исләре китеп сөйләгәннәре искә төште. “Яза торган аягы түгел микән?” Әйе, Чабаксардагы Федераль үзәктә операцияләр алдан төзелгән исемлек буенча ясала. Авырулар да бөтен анализлары әзер килеш һәм төгәл диагноз белән кабул ителә. Чиратны да айлар буе көтәсе. Ә безнең травматология үзәге бер авыруны да кире бормый. Ул – көне-төне эшләүче конвейер. Мин сигез кешелек палатада яттым. Операцияне бераз көтәргә туры килде. Чөнки беренче чиратта операцияне аяк-куллары үлекләү, ялкынсыну куркынычы булган авыруларга ясыйлар. Җитди һәм шактый төксе тоелган йөзләре, тәмле сүзгә саранлык, хезмәтләренең үтә җаваплы, мәшәкатьле булуы белән бәйледер, ахрысы. Мондый эштә бары тик фанатиклар гына эшли ала. Әйе, үзебезнең белгечләр чит илнекеләреннән бер дә ким-хур түгел. Димәк, чит ил клиникаларына мөкиббән китүнең башка сәбәпләре дә бар. Мин югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең, акчалы кешеләрнең төчкерә башласалар да чит илгә чабуларын һаман аңлап бетермим әле. Юкса язма башында ук әйткәнемчә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышларыбыз турында нәкъ менә югары даирәләр сөйли бит. Ә мин ни күрсәм, ни ишетсәм – шуны яздым.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|