поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2015 Язмыш

Киттем...

Мин киттем бит, киттем... Ишет инде: мин синнән киттем! Әгәр бу сүзләр хатка язылса, укыр һәм үзеңнән кем киткәнлекне аңлар идең. Затыңа гашыйкларның кү­ңелдә йөрткән исемлеген барлап чык әле, минем фамилиям анда иң соңгы урында теркәлгән. Фамилия дигәннән, син исемемне сорарга оныткан идең. Киткәндә булса да әйтергәме, юкмы? Юк, артык йөк кемгә кирәк?! Төче хушлашуларны яратмыйм. Җанга авырлык китергәннәрен бигрәк тә.

Мин киттем. Ишек төбендә калдырылган башмаклар арасыннан ми­нем очларын алтынга буяган туф­лиләремне эзләмә. Башындагы кызыл күбәләкләренә игътибар ит­кән идең шикелле. Пар туфлиләр әле дә шул баскыч төбенең уң ягында, пөхтәләп кырыйга алып куелганнар.
Мин ничек тә китәргә җай таптым. Киемнәр элгечендә кызлар пальтосы бар дип аптырама. Кит­кән чакта туңуны бөтенләй оныттым, җәй челләсендәге шикелле, тирләп пешкән идем. Яланөс кит­кән икән бу диярсең инде.

Тәүге килүемдә китап киштә­ләренең алдына куелган фоторә­сем­нәрне дә калдырган идем. Әйдә, үзеңә булсын! Аерылышканда бүләк кайтарышкан хатыннарны җенем сөйми! Француз ислемай­ларың да, япон зонтларың да урынында – борчыла күрмә.

Болай да китеп була икән! Мин бит китүнең мең төрле юлларын, киткәндә әйтеләсе сүзләрнең йөз төрлесен сайладым, һәм шул хәзерлекләрнең бөтенләй кирәге булмаган булып чыкты.

Киттем, һичкем уйламаганча, көтмәгәнчә киттем мин. Болай да китеп була икән!

Киткәнемне аңлап та бетер­мәгәнсең бугай: кочасың, үбәсең... Ә мин, күзләремнең нурын качырып, зур итеп ачып, билгесез бер ноктага төбәләм.

Бөдрәләремне сыпырасың, ә мин әйтерсең күрмим, сизмим. Миңа назлы сүзләр пышылдыйсың, алар аңыма түгел, колакларыма кадәр дә килеп җитми.

Син затлы бүләкләр, канәфер чәчәкләре сузасың – мин хәтта диңгез төбеннән, айдан табылган асылташларга да битараф калыр бер халәттә.
Сине нечкә күңелле диләр. Кочагыңда чагында аны тоймаган идем, синнән ерагайгач, ул күңел өзелергә тиеш кебек тә... Ә син әнә, шат елмаеп, имән бармагың белән почык борыныма төрткән буласың.

Дөнья тулы ялгызлар дип гаҗәпләнә идем. Аңладым: парлылар ялгыз калганын сизмәгән кебек, ялгызлар янәшәдә йөргән парларын күрми икән ләбаса!

Болай да китеп булсын әле! Үзеңнең китүең авырлыгын кеше җанына салмыйча да китеп була диген! Нечкә күңелле булсаң, бу китүдән шартлап өзелергә генә...

Киттем. Башкалар кебек яшәмә­гәч, китүем дә кешечә булып чыкмады: чәчләр йолкышмыйча, гаеп­ләр ташламыйча, байлыклар бү­леш­мичә, тып-тыныч кына киттем мин. Кочагыңда килеш синнән киттем!

Бу ерагаю синең дә күзләреңне ачмасмы дигән өметләр белән китү булгандыр инде. Киткән кешенең тора-бара исеме дә онытыла, дигән идең бервакыт. Син исемемне бе­лергә дә өлгермәгәнсең икән бит!

Их, кычкырып әйтелсә, бу сүзләр нәрсәне, кемне югалткан­лыгыңны аңлатмый калмас иде. Ә миңа кычкырырга ярамый. Мин хәтта пышылдап хушлашырга да теләмим. Синнән горур рәвештә, битараф калган бер кыяфәттә кем генә китте соң?!


Рифә РАХМАН
Ватаным Татарстан
№ 132 | 09.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»