|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2009 Сәясәт
ПАРТИЯ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНДӘ АЛГА!Язмамның исеменә бернинди дә киная галәмәтләре салмадым. Чөнки хакимияткә килгән "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе конференциясендә чыгыш ясаучыларның тел төбе шуңа кайтып кала: инде хакимияткә килгәнсең икән, заман авырлыкларына карамыйча, үзеңдә зур җаваплылык тоеп алга барырга, илдә бәхетле тормыш төзергә кирәк. Конференция 30 май көнне ТР Фәннәр академиясе бинасында узды. Конференция эшен алып бару буенча кайбер рәсми гамәлләр башкарылганнан соң "Бердәм Россия" партиясе Татарстан бүлекчәсенең Сәяси советы секретаре Ф.Мөхәммәтшин берничә кешегә партия билетлары тапшырды. Алар арасында мәшһүр җырчыбыз Венера Ганиева да бар иде.
– Тормышыңда истәлекле көн белән котлыйм. Йә, партия сиңа нәрсә бирә инде, ни өчен керергә уйладың? – дигән соравыма Венера бераз үпкәләп тә алды: "Үзең җитди генә кеше инде, төрттереп сөйләнәсең. Мин партиягә үземә нидер алу өчен кермәдем. Бераз башы эшләгән кеше тыныч кына өендә утырырга тиеш түгел. Мәсәлән, мине мәдәният, сәнгать өлкәсендә күп кенә мәсьәләләр борчый. Ә нигә партия трибунасыннан шулар хакында сөйләмәскә!" – дип куйды. Чыннан да, бераз шаярып – төрттеребрәк сорау биргән идем дә, Венера сүзләреннән соң уйга калдым. Бит әле партия формалашкан гына чорда аның сафларына сан өчен ихтыяри-мәҗбүри, йә үзләренә ниндидер файда өчен керүчеләр дә шактый иде. Ә хәзер партия әгъзаларына таләпләр кырысланды. Бу хакта Сәяси совет рәисе Ф.Мөхәммәтшин да сөйләде. 2007-2009 елларда (ике конференция аралыгында) партия эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда "Бердәм Россия"нең абруе үсә баруын әйткәч, мондый нәтиҗәгә ирешүнең зур җаваплылык икәнен тагын бер кат искә төшерде.
Фәрит әфәнде сүз уйнатмады: бүген вәзгыять чыннан да бик катлаулы. Партия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – социаль тотрыклылыкны саклау. Кризис үзенекен итә: узган елның шушы чоры белән чагыштырганда уртача хезмәт хакы кимегән. Әле яңа гына Татарстан бюджетына төзәтмәләр кертү буенча закон проекты каралган иде. Бюджет кытлыгы – 20 миллиард сум. "Мондый хәлнең Татарстанның яңа тарихында булганы юк иде әле", – диде Ф.Мөхәммәтшин. Әйе, күп кенә тармакларны финанслау кимеячәк, бюджетта утыручы хезмәткәр-ләрнең кесәләре дә саегачак.
Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, партия тәвә кошы сыман башын комга тыгып проблемалардан читләшергә җыенмый. Ул кесәсендә партия билеты йөрткән һәркемне халыкка якынрак булырга, "кабинет стиле"ннән баш тартырга чакырды. Бигрәк тә партиянең җирле, беренчел оешмалары эшен җанландырырга кирәк. Җәмәгать кабул итү бүлмәләре кайбер урыннарда эленке-салынкы гына эшли. Мәсәлән, Югары Ослан, Кукмара, Сарман районнарында аена нибары 2-3 кеше кабул ителгән. Бу районнарда халыкның хакимияткә дәгъвалары, гозер-үтенечләре юк микәнни?!
Ә менә Чаллы мэры И.Халиков әйтүенчә, әлеге шәһәрдә халык наказлары белән эшләүне матур гадәткә керткәннәр. Халык хат белән турыдан-туры мэрның үзенә мөрәҗәгать итә ала.
Чыгыш арасында шома гына нотык тотучылар да бар иде. "Фәлән хәтле фәлән чара үткәрдек, яшьләр белән эшлибез..." кебек гомуми сүзләр тыңларга ук күңелсез иде. Чаралар дигәннән, вакыты-вакыты белән мәрхәмәтлелек акцияләрен үткәрү партиянең төп эшенә әйләнеп кала сыман тоелып китте. Акция бит инде ул нәрсә дә булса уңаеннан оештырыла торган вакытлы гамәл, еш кына "эшләдек!" дип рапорт бирү, күз буяу сымаграк.
Ветераннарга, ятимнәргә, авыру балаларга ярдәм итү, һичшиксез, кирәк. Әмма бәндә баласы әлеге ярдәмне һәр көн, һәр сәгать тоеп яшәсә яхшырак булмас микән, дигән фикер туа. Ә бу инде – гомумхөкүмәт эше. Кайдадыр нидер эшләнми икән, димәк, система, аны камилләштерү максатында башкарыла торган реформалар үзләре үк камил түгел дигән сүз.
Бу уңайдан Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллинның чыгышындагы кайбер фикерләр истә калды. "Партиянең төрле дәрәҗәдә эшләүче вәкилләре, оешмалары бер-берсен ишетсен иде", – дигән иде ул. Яшерен-батырын түгел, Россия Думасында күпчелекне тәшкил иткән "Бердәм Россия" фракциясе төбәкләрдәге партиядәшләре сүзенә колак салырга бик ашкынып тормый. Кайбер федераль законнарның камил булмавы, җирле проблемалар белән каршылыкка керүе шуңа бер мисал.
Аннан соң А.Хәбибуллин, партия идеологиясен халыкка җиткерүдә массакүләм мәгълүмат чаралары тулысынча файдаланылмый, партиянең үз органы кирәк, дигән фикер дә әйткән иде. Бу фикер белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Чөнки радио-телевидение, күп кенә газета-журналлар болай да хакимияткә, димәк, хакимият партиясе булган "Бердәм Россия"гә хезмәт итә инде. Әнә, партиянең "Без булдырабыз!" дигән иҗтимагый-сәяси газетасы чыга башлады. Әмма ул, чыгыш ясаучылар үзләре үк әйткәнчә, халыкка барып җитми, пачкалап-пачкалап башкарма комитетларда ята икән. Димәк, эш аерым бер матбугат органында гына да түгелдер.
"Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе җи-тәкчесе Илшат Әминов Ленинның фикерен искә төшереп сүз башлады: идеяләр тормышка ашсын өчен массаларның күңелен яулап алырга тиеш, диде. Ә моның өчен нәрсә кирәк? Илшат әфәнде әйтүенчә, партия эшчәнлеге конкрет эшләрдә, конкрет кешеләрнең гамәлләрендә чагылырга тиеш. Гади генә хакыйкать югыйсә, ни кызганыч, бөек эшләр, бөек идеяләр гади була икәнен кайчак онытып җибәрәбез дә, матур сүзләргә төренеп күктә оча башлыйбыз, еш кына үзебез шул сүзләргә ышанып яшибез. Болай итеп киң халык массалары аңын яулап алып булмый шул. Акцияләр дигәннән, Илшат әфәнде, бюрократларга, ришвәтчеләргә каршы акцияләр үткәрү кирәклеге турында әйтеп, залдагыларны елмаерга мәҗбүр иткән иде. "Мәсәлән, түрәләрдән "Ришвәт алмадым һәм алмаячакмын" дип кул куйдыру акциясе үткәрергә була", – диде ул.
Әйе, көлешеп куйдылар залдагылар, аларга бу ни өчендер кызык тоелды. Фикеремне дәвам итеп тормыйм.
Аның чыгышы Ф.Мөхәммәтшинга да ошады. Бигрәк тә партиядә әзерлекле, үз сүзен халыкка җиткерә ала торган акыллы кешеләр, яшәешебезнең төрле өлкәләренә кагылышлы проблемаларны "су кебек эчә торган" кадрларга кытлык булуы борчый иде аны. Янәсе, хәтта эшләгән эшләрне дә күрсәтә, халыкка җиткерә белмибез. Сайлау алды дебатларында юньле сүз көрәштерүчеләр табылмаган һәм оппонент партияләр алдында "Бердәм Россия" вәкилләре кыен хәлгә калгалаган.
Илшат Әминов теләсә нинди сорауга җавап бирә ала торган экспертлар исемлеген төзеп журналистларга таратырга кирәклеген әйткән иде. Шәп булыр иде ул. Юкса еш кына халык сорауларын җиткерергә компетентлы белгеч таба алмый иза чигәбез.
Инде конференция тәмамлангач, берничә делегат белән сөйләшеп тордык. Берсе ярым шаяртып, ярым җитди итеп: "Бездә эшләгән кеше йә сөйли белми, йә сөйли белгәне эшли белми", – дигән иде. Шушы ике сыйфатны берләштергән кешене каян табарга? Шуның өстенә ул "партиец" та булсын.
azatliq.org фотосы.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|