поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2015 Җәмгыять

Табибларны шәфкать туташлары алыштыра?

Табиблар вазифаларының бер өлешен урта медицина персоналларына, ягъни шәфкать туташларына тапшырырга ниятлиләр.

 Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибының шәфкать туташлары белән эшләү буенча урынбасары Надежда Погуляй сүзләренчә, Казанда инде мондый практика гамәлдә. Мисал өчен, Татарстан башкаласының «Азино» микрорайонындагы балаларны фельдшерлар карый икән. Шул рәвешле җитәкчеләр шәфкать туташларының дәрәҗәсен арттырабыз һәм табибларның эшләрен бераз булса да җиңеләйтәбез, дип саный. Дөрес, бу система тулысынча эшли башласын өчен законга үзгәрешләр кертергә һәм сәламәтлек саклау системасының яңа икътисади моделен булдырыр­га кирәк.

Беребезгә дә сер түгел, табиб­лар югары квалификациягә ия булу өчен гомер буе белем ала, үз белгәннәрен һәрдаим яңартып тора. Бу дөрес тә, чөнки алар кеше сәламәтлеге өчен җавап бирә бит. Әмма яхшы табиб булу өчен уку йортларында бирелгән белем генә җитми, мөстәкыйль шөгыльләнү, белемеңне арттыру өстендә эшләү мөһим. Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова фикеренчә, республика медицина хезмәткәрләрен укыту, өйрәтү максатыннан, уртак бер мәйданчык булдыру шарт. Бу мәйданчыктан табиблар гына түгел, ә гап-гади кешеләр дә файдалана алыр иде. Анда исә сәламәтлеккә йогынты ясаучы факторлар хакында мәгълүмат булдыру зарур. Ник дигәндә, безнең халык Елена Малышева, Геннадий Малахов кебек халык медицинасын алга сөрүчеләр телеэкраннардан ни сөйләсә, шуның белән дәвалана. Ә бит һәр кешенең организмы төрле, үзенчәлекле. Авырулар да һәр кешедә төрле формада узарга мөмкин. Безнең урта һәм өлкән буын вәкилләре исә табиб белән киңәшләшми, диагноз куймый, тикшеренми генә ни ишетсә, шуның белән дәвалана башлый... Россиядә инде озак еллар буе «Культура» каналы эшли һәм анда тәүлек әйләнәсе диярлек кешеләрне югары культурага, классикага җәлеп итә торган тапшырулар күрсәтәләр. Нишләп әле сәламәтлекккә, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган шундый телеканал булдырмаска ди? Аны «Халык сәламәтлеге», «Милләт сәламәтлеге» яки башкача атарга булыр иде. Әмма бу телеканалда профессиональ табибларның гына эшләве мөһим. Башка «табибларны» без федераль каналларның берничәсендә болай да күреп беләбез...

Россия халык фронтының соңгы форумы «Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина» темасын ачуга корылган иде. Әлеге форумда Татарстан вәкилләре дә катнашты.

Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге рәистәше, «Социаль гаделлек» эшче төркеме җитәкчесе Фәридә Хуҗина:

– Без бу форумга нидер тыңлап кайту нияте белән генә түгел, ә үзебезнең тәкъдимнәребезне җиткерү максатыннан да барабыз. Әлеге тәкъдимнәр медицина өлкәсендә кадрлар мәсьәләсенә кагыла. Без табибларның эшен киметеп, аларның вазифаларының бер өлешен шәфкать туташларына тапшыруны тәкъдим итәргә ниятлибез, – дип белдерде.

Форум Россия ­Президенты һәм халык фронты лидеры Владимир Путин инициативасы белән оештырыла.


Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»