поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.09.2015 Авыл

Балга бер кашык дегет

Татарстан игенчеләре елына күрә зур хезмәт җиңүенә иреште: амбарларга 3 миллион тоннадан артык ашлык кайтарылды. Республиканың Зәй, Апас, Әлки, Кайбыч һәм башка кайбер район хуҗалыкларында эш аеруча оешкан төстә барды. Нәтиҗәдә әлеге районнар республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлады. Көзге чәчү, терлек азыгы әзерләү, фермаларны кышка әзерләү эшләре дә әлеге районнарда оешкан төстә бара.

Шул ук вакытта төрле сәбәпләр белән урып-җыю эшләрен шактый сузып эшләүче хуҗалыклар да бар. Тиешле әзерлеге булмаган, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башка кирәк-яракларга гына түгел, хезмәт хакын да вакытында түләп бармаган хуҗа­лык­ларда урып-җыю эш­ләре тоткарлануының сә­бәп­­ләрен ачыклап була. Андый хуҗалыкларда төрле матди кызыксындыру чаралары аша кеше факторын оста файдалану турында сүз алып баруы да кыен.

“Үзебезнеке үз булмады”

Редакциягә Әгерҗе районыннан килеп ирешкән хатта бәян ителгәнчә, район­ның иң эре хуҗалыгы саналган “Агро-Кама” җавап­лы­лыгы чикләнгән җәм­гыя­тен­дә соң­гы вакытларда хәлләр кат­лауланганнан-катлау­ла­на бара. Эшләүчеләргә бер­ничә ай дәвамында хезмәт хакын тоткарлау инде га­дәти хәлгә әйләнгән. Эшне оештыру да аксый. Шуның нәтиҗәсендә әледән-әле та­выш-гауга чыга. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгеч­ләр эштән китә. Алга таба да шулай дәвам итсә, элегрәк ярыйсы гына уңышларга ирешеп килгән хуҗалык таркалмасмы икән, дип борчыла газетада исемен күр­сәтмәүне үтенгән хат авторлары.

“Хуҗалык җитәкчесе итеп үзебезнең төбәктә туып үскән Ленар Нургаянов тәгаенләнгәч, бик шатланган идек. Элегрәк җитәк­чене гел читтән билгелиләр иде бит. Тик иртәрәк шатланганбыз бугай. Яшь булса да, тиз кызып китүчән, башкалар сүзенә колак салырга яратмыйча, гел үзенчә генә эшләргә тырышуы җанга тия. Урып-җыю вакытында да “Ягулык-майлау материалларын сакчыл тотарга ки­рәк”, – дип, кырда эшләүче комбайннарга ягулыкны аз салырга куша. Нәтиҗәдә, ком­байннар ярты көн эш­ләп, калган вакытта тик торган көннәр дә булды. Сакчыллык – җитәкче өчен бик ки­рәкле сыйфат. Бу кадәре­сен аңлыйбыз. Әмма дистә­ләр­чә миллион сум торучы чит ил комбайн­нары­ның һава шартлары яхшы булганда тулы көн эшли алмавы, каш ясыйм дип, күз чыгару сыман бит инде.

Апрель аеннан бирле эш хакы түләнми. Безнең бит балаларыбыз бар. Кредит алганнар да байтак. Чәй-шикәргә дә акча кирәк. Килеп китә алмассызмы?”

Сентябрьдә яртысы югала

Казаннан 300 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан бу төбәктә элек тә булганым бар иде. Бу юлы үзем рульдә булганга, Әгер­җенең унлаган авылын гына түгел, урман-кырларын да иркенләп карап йөрергә җай чыкты. Гаҗәеп хозурлык, Чулман һәм Ык буйларының гүзәллеге турында аерым язарлык икән.

Әгерҗе якларында күп авыллар урман аланлыгында, инеш буйларына сыенып утыра. Кырлары да башка районнардагы кебек иксез-чиксез җәелеп китмәгән. Янәшә генә авылларда татар, урыс, мари, удмурт тату бер гаилә сыман яшибез, диләр. Мондагы искиткеч бай табигать кешеләрнең йөзенә дә күчкән. Авыл­ларының исеме дә шигъри яңгырашлы: Кич­кетаң, Сәх­рә, Таңсары, Салагыш, Байтуган... Һәркай­сы җырларда җыр­ланган, олы тарихлы. Шуңадыр бу яклар турында гел матур итеп кенә язасы килгән иде. Тик беренче сөйләшү вакытында ук ре­дакциягә мөрәҗәгать итү­челәрнең сүзләре хак икәнлеге раслана башлады шул.

Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин әйтүенчә, район буенча чәчүлек мәйданы 26 мең гектардан арта. Урып-җыюда 49 комбайн катнашкан. “Бу кадәр авыр елны хәтерләмим. Өзлексез яң­гыр явып тора. Әле бер, әле икенче кырга күчеп эшләргә туры килә. Туры­дан-туры суктырылган мәйданнар бик аз булды. Шуңа тоткарлыклар килеп чыга торды. Бик теләсәк тә, урып-җыю эш­ләрен август аенда тә­мамлый алмадык. Ә сен­тябрьгә калган урып-җыю ул – уңышның яртысын югалту“, – ди идарә җи­тәкчесе. Мондый шартларда эштә кыенлыклар килеп чыгуы да гаҗәп түгел шул инде.

Акча бүген кирәк

“Агро-Кама” җәмгыяте Әгерҗе районында иң зур хуҗалык санала. Җитәкче­леккә әле күптән түгел генә билгеләнгән Ленар Гатауллин без килгән көнне хаста­ханәдә иде. Шуңа да мәгъ­лүматларны хуҗалык бүлек­чәләрендә эшләүче бел­гечләрдән алырга туры килде. Кич­кетаң авылы терлекчелек комплексында эшләү­челәр әйтүенчә, аларга хез­мәт хаклары берничә айга тоткарлана. Шундый ук сүзләрне Барҗы-Умга, Кырынды авылы терлекчелек комплексында эшләүчеләр дә раслады.

Уразай авылында ягу­лык-майлау пункты хезмәт­кәре Илгизә ханым әйтүен­чә, урып-җыюның беренче көннәрендә чыннан да комбайннарга солярканы азрак бирергә туры килгән. Нәти­җәдә, ярты көн эшләгәннән соң, комбайннар тик торган.

– Тәҗрибәле кадрлар хуҗалыктан китә, диләр...

– Мондый шартларда кем эшләсен? Үзем дә китәр идем дә, әлегә җибәрмиләр. Киткәннән соң үч алудан да куркам. Әнә эштән киткән Михаил Ямбаков, Александр Нехорошков яки Айрат Насыйровтан сорый аласыз. 15 ел Уразай авылында җитәкче булып эш­ләгән Рифат Халматов, филиал директоры Ильяс Кәрамов, Кичкетаң филиалы җитәкчесе Орехов... Эштән китүчеләр күп инде, – ди Илгизә Салих кызы.

Ленар Нургаянов белән телефоннан сөйләшү вакытында ул хуҗалыкта проблемалар барлыгын яшермәде. Шул исәптән хезмәткә түләү буенча да.

– Урып-җыюда 27 комбайн эшләде. Ягулык буенча тоткарлык булмады. Хезмәт хакларын май һәм июнь айларына түләдек. Башка айлар өчен дә мөмкин кадәр тизрәк түләргә тырышачакбыз, – ди Ленар Фәрит улы.

Тик менә хуҗалыкта эшләүчеләргә акча бүген үк кирәк шул...


Камиль Сәгъдәтшин
Ватаным Татарстан
№ 132 | 09.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»