|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2015 Авыл
Бәрәңге салам астында да шул ук бәрәңгеме?Быел яз бәрәңгене салам астына «утыртуыбыз» турында язып чыккан идем. Көзге уңышны җыйгач, тагын да тәфсилләбрәк язармын дигән сүзем бар иде. «Ничек булды теге бәрәңге?» – дип инде шалтыратып сораучылар да булгалады. Шуңа бүген нинди уңыш алуыбыз турында язам. Әле ишеттем: шушы ысулны сынап караган кайберәүләрнең бакчасын тычкан баскан, имеш. Бик мөмкин. Шәхсән бездә андый хәл күзәтелмәде, чөнки бәрәңгене арыш саламы белән капладык, ә арыш саламына тычкан килми, диләр. Уңай яклары шактый: мондый ысул сине чүп утаудан, бәрәңге тәпкеләүдән, күмүдән, көрәк белән җир казудан азат итә. Бәрәңгене утыртасың да онытасың – көзгә кадәр. Бәрәңгене гадәти юл белән утыртканда, без аны әйләнә-әйләнә күмәргә – төбенә өяргә тырышабыз. Ә бу очракта «веерлы күмү» кулай икән, ягъни сабакларның төрлесен-төрле якка аерып, алар арасына салам кыстырып чыгу була инде бу. 3 майда утырткан идек, бәрәңге яхшы үсте. Сабан туйларында инде салам өстен күкрәп торган бәрәңге сабаклары каплаган иде. – Беренчедән, күзәнәккә дигән бәрәңгене яхшы шыттырырга кирәк, икенчедән, бәрәңге иркенлекне, сирәк утыртуны ярата, – дип шәрехләде моны Илдар. Уңышы да яхшы чыкты. Көрәксез-нисез бәрәңге алу бераз сәеррәк тоелса да, бик җайлы икән. Америка бакчачысы Миттлайндер ысулы үземә дә ошады, бәрәңге алган кебек тә булмадык. Алу тәртибе үзенә күрә кызык. Бәрәңгене күмәргә яз көне бер тюк салам киткән иде. Башта шул саламны сәнәк белән җыеп чыктык. Аны киптереп өеп куярга кирәк, чөнки киләсе елга да шушы ук саламны кулланачакбыз, исән булсак. Җирдә утырып калган бәрәңге сабагын тартуга, бәрәңгеләр җир өстенә чыгарга тора. Качып калырга исәпләгәннәрен, җайлап кына азмы-күпме кул белән актаргалап барасың. Бәрәңгедән бушаган җиргә сидерат чәчеләчәк. Сөрү, тырмалау кебек мәшәкате булмаячак дип беләм. Җыеп кына әйткәндә, ирем үзенең тәҗрибәсеннән, Миттлайндер ысулыннан әлегә бик канәгать. – Эксперимент уңышлы чыкты! Моңарчы бу кадәр уңыш алган юк иде әле, – диде ул, узган атнада бәрәңгене җыеп алгач.
Расиха ФӘИЗОВА |
Иң күп укылган
|