поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.09.2015 Дин

Нижгарга кунакка мөфти килде (ФОТО)

Август ахырында безнең өлкәгә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин килде. Ул Бор шәһәрендә мәчет ачу тантанасында, өлкә Җәмигъ мәчетенең 100 еллык юбилей чарасында катнашты, Зур Рбишчада кунак булды.

Яңа мәчет сафка басу - мөселманнар өчен һәрвакытта да шатлыклы вакыйга. Менә 27 августта үзенең пыяла заводы белән дан тоткан Бор шәһәрендә дә Аллаһы йортын ачу шундый күңелле тәэсир ясады. Бу чарада мөфти Равил хәзрәтнең катнашы рухи тантанага аеруча бәйрәм төсмере өстәде.

Бор мөселманнары озак еллар гади генә бер торак йортта Аллаһыбызга ялварган, гыйбадәт кылган. 2003 елда алар мәчет төзү инициативасы белән җирле хакимияткә чыкканнар. Инициатива хуплангач, җирле мөселманнар үз акчаларына шәһәрнең шәхси секторында йорт сатып алганнар һәм аны җимереп, шушы җирдә мәчет төзергә керешкәннәр. 2004 елда кирәк-яраклар бинасы һәм гыйбадәт бүлмәсе төзелгән, 2006 елда мәчетнең үзәк бинасына нигез салынган һәм менә узган атна ахырында шушы халык һәм берничә спонсорның финанс ярдәме белән төзелгән шәһәрнең җәмигъ мәчете мөселманнарга ишекләрен ачты.

Тарихи мәчетнең 100 еллыгына багышлап, Түбән Новгородта традицион Халыкара “Фәезханов укулары” да узды. Анда Россиянең югары уку йортларыннан, фәнни-тикшерү учреждениеләреннән белгечләр – тарихчылар, краеведлар, этнографлар, Россиянең төрле төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре, Россия Федерациясенең субъектлары хакимиятләре вәкилләре, җирле үзидарә башлыклары һәм чит ил кунаклары катнашты. Шушы конференция кысаларында пленар утырышлар, фәнни семинарлар, секцияләр эшләде. Белгечләр Россия киңлекләрендәге Аллаһы йортларында уку-укытуны оештыру, динара аралашуда социаль инструмент буларак мәчетләрне куллану, мәхәлләләр арасында дуслыкны ныгыту турында фикер алыштылар.

Икенче көнне югары делегация Түбән Новгород Җәмигъ мәчетенең 100 еллык юбилеена багышланган тантанада катнашты. Махсус ясалган сәхнәгә шәех Равил хәзрәт Гайнетдин артыннан, шушы тарихи мәчетнең имамы Үмәр хәзрәт Идрисов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, өлкә эчке эшләр сәясәте министры Сергей Рогожкин, Түбән Новгород шәһәре администрациясе баш-лыгы урынбасары Владимир Никонов, Төньяк Осетия (Алания) мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Хадҗимурат хәзрәт Гацалов, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мукаддәс Бибарсов, Бөтендөнья татарлары конгрессы рәисе Ринат Закиров, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизов һәм бүтән олы кунаклар менде. Алар үз чыгышларында тарихи мәчетнең олылыгы, дини-агарту эшендә изге мәгънәсе турында сөйләделәр.

Әйтергә кирәк, мөфти дә, кунак-лар да буш кул килмәгән. Равил хәзрәт Гайнетдин Җәмигъ мәчетенә изге Коръән сүрәләре төшерелгән рәсем тапшырды, дин юлында игелекле хезмәт кылучыларны Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең иң дәрәҗәле бүләкләре – орден-медальләре белән бүләкләде, рухи-агарту эшләрендә эзлекле хезмәт итүчеләрне Рәхмәт хатлары белән билгеләде. Орден һәм медальләргә Үмәр хәзрәт Идрисов, аның хәләл җефете Зөһрә ханым, Надир Хафизов, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, өлкә татарлары милли-мәдәни оешмасының башкарма директоры Рамил Салихҗанов, эшмәкәрләр Җәфәр Таптыгин, Халит Сафин, Валерий Камалетдинов, Җәмигъ мәчете мәхәлләсенең хөрмәтле аксакалы Али Садеков лаек булдылар. Үзенең тәбрик сүзендә Шәех Равил хәзрәт студент елларын искә алды.

- Бохара мәдрәсәсенең беренче курсын тәмамлагач, без дустым, хөрмәтле Үмәр хәзрәт Идрисов белән җәйге практикага Түбән Новгород өлкәсенә юлланган идек. Үмәр хәзрәт Яндавишча мәчетендә, ә мин Кече Рбишча Аллаһы йортында дини-агарту эшләрен алып бардым. Шунда беренче мәртәбә Нижгар мөселманнары белән таныштым да. 7 ел уку барышында миңа күп авыл, шәһәр мәхәлләләре белән эш итәргә туры килде. Мәсәлән, Әстерхан Үзәк мәчетенең имамы булып та хезмәт итәргә насыйп булды. Бу безнең коммунизм чорында сакланып калган дини оешмалар эшчәнлеге белән танышуыбыз, тәҗрибә туплавыбыз булды. Без бәхетле кешеләр, чөнки изге динебез исламга хезмәт итәргә, мәчетләребезне кайтарырга, аларны төзекләндерергә һәм иң мөһиме - шушы торгызылган Аллаһы йортларына картларыбызны, яшьләребезне тартырга ходай насыйп итте безгә”, - диде шәех.

Тиешле вакытта барча мөселманнар намазга басты, гыйбадәт кылганнан соң халык бәйрәм табыны артына җыелды.

Россия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин 29 августта Зур Рбишча Җәмигъ мәчетенең 25 еллык юбилеенда хөрмәтле кунак иде. Равил хәзрәтне, аның белән килгән дин әһелләрен һәм башка хөрмәтле кунакларны Зур Рбишча мәчете имамы Мөнир хәзрәт Багаутдинов белән мөәзин Мансур Шәрәфетдинов урамнан ук чыгып җылы каршы алдылар. Мөфти башта мәчет алдында җирле халык белән аралашып, аларның сорауларына җаваплар кайтарды, аннары үзенең урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, аның кул астында галимнәр оешмасын җитәкләүче итеп билгеләнгән Мөнир хәзрәт Бәюсов, Мәскәү диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Аляутдин, милләтара кунак, төркияле Әхмәт хуҗа хәзрәт һәм башка кунаклар белән бергәләп гыйбадәтханәгә узды. Ә алар арасында ике Рбишчаның да имамнары, мөәзиннәре, Кызыл Октябрь районының җирле үзидарәсе белән Зур Рбишча авылы башлыклары Халит Сөләйманов белән Наил Хөсәинов, өлкә татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, РНКАТНО рәисе урынбасары Шәмил Мансуров, районның Яшьләр палатасы спикеры Илдус Абдуллин һәм төпләре белән Мөтеравылдан булган Эстония татарлары да бар иде. Равил хәзрәт Гайнетдин җыелган халыкны мәчетнең чирек гасырлык юбилее белән тәбрикләде, шәкерт буларак Рбишча авылында практика үткән чакларын искә алды.

- Мине шушы авыл белән җылы хатирәләр бәйли. 35 ел элек Бохара мәдрәсәсеннән беренче кабат практикага килгән чагым. Ул елларда Кече Рбишча мәхәлләсе рәисе булып эшләгән мәрхүм Исхак ага Юсиповның йортында яшәп уразалар тоттым. Сез пешергән ризык һәм самоварларда кайнаткан чәй белән ифтар кылдым. Беренче дини практикам сезнең авылда үткәнгә күрә, Түбән Новгородка килгән чакта кызыксынган халыкка мин үземне Рбишчадан дип әйтәм. Чөнки бу авыл мине бигрәк җылы каршы алды һәм сый-хөрмәт күрсәтеп кунак итте, - диде Равил хәзрәт.

Шулай ук мөфти Рбишча авылы белән бәйле булган дин әһелләре, яшь Мөнир хәзрәт Бәюсов исемнәренә дә мактау сүзләрен юллады. Хәтта Мөнир хәзрәтнең бабасы, мөтеравыллы шагыйрь Әхмәт ага Бәюсовның “Туган як” битләреннән шигырьләрен яратып укуы турында да сөйләде.

Өйлә намазына керешер алдыннан динебезне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Равил хәзрәт Гайнетдин Зур Рбишча Җәмигъ мәчете имамы Мөнир хәзрәт Багаутдиновка, мөәзин Мансур Шәрәфетдиновка һәм тагын берничә кешегә Рәхмәт хатлары һәм мәхәлләгә бүләк тапшырды.

Мөнир хәзрәт Багаутдинов, үз чиратында, шулай ук халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.

- Мәчеткә йөрүче дин кар-дәшләребезнең гыйбадәт юлы өзелмәсен, күбрәк итеп шунда яшьләр дә йөрсен иде, - дип изге теләкләрен теләде һәм мөфти белән килгән кунакларны һәм бәйрәм табыны өчен ат бүләк иткән Иске Мочалиның “Заречное” хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Зайровны бүләкләде. Ә шул көннәрдә генә үзенең туган көнен билгеләп үткән Равил хәзрәткә аерым бүләк итеп самовар тапшырды.

- Рәхмәт! Шушы самовар Рбиш-чага килеп уразалар арты ифтар кылган шәкерт чакларымны күз алдыма китерде, - диде куанып Равил хәзрәт Гайнетдин. Аннары чит ил кунагы Әхмәт хуҗа хәзрәтнең моңлы азаны белән дин әһелләре һәм барча кунаклар күмәкләшеп өйлә намазын укыдылар. На-маз тәмамлангач, Россия мө-селманнарының Диния нәзарәте рәисе кабат рбишчалыларны мәчет юбилее белән тәбрикләде, шушы авылга беренче аяк баскан чагында сый-хөрмәт күрсәтеп үз өендә яшәткән мәрхүм Исхак ага Юсипов һәм Зур Рбишча мәчетен төзүгә көчен, хәләл малын кызганмаган, ике дистә елдан артык авылында имамлык иткән мәрхүм Әмин хаҗи хәзрәт Таҗетдинов рухларына дога кылды.

Зур Рбишча авылы ашханәсендә олы кунаклар хөрмәтенә Мидихат Багаутдинов, мөәзин Мансур Шәрәфетдиновның уллары Руслан һәм Илһам табын оештырган иделәр. Камил һәм Гаяр Хәйруллиннар аш пешерде, Рамилә Шәрәфетдинова чәй әзерләде. Дин әһелләре шушы табынга чалынган атны бирүче Зөфәр Зайров, сыер өчен “1 Май” СПКсы рәисе Али Садеков һәм өч сарык биргән Куйсуындагы Садыйк абзый йортына рәхмәтләр әйтеп ашка дога кылдылар. Шушы бәйрәмгә Татарстаннан махсус чакырылган татар халык артисты Азат Тимершәехнең концертын мәдәният йорты алдында халык рәхәтләнеп карады. Бу көнне күренекле якташыбыз мәрхүм Абдулхамит Садековның туган көне һәм аның исемендәге мәчетнең 18 еллыгы да иде. Шул уңайдан шәех Равил хәзрәт Гайнетдинны һәм аның белән килгән дин әһелләрен Садековлар гаиләсе хөрмәт итеп кунакка чакырды. Олы кунаклар анда да сәфәр кылдылар һәм кайтып китәр алдыннан Кече Рбишча мәчетенә дә кереп чыктылар.

1

2

3

4

5


Р.СӨННӘТОВ, Р.РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 10.09.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»