поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2015 Тарих

Cөембикә манарасының ае эчендә Коръән бар

Быел ТАССР Югары Советы республиканың дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул иткәнгә 25 ел тулды. 1990 елның шул көненнән башлап Татарстан өчен яңа тарих битләре ачылды. Шул ук елда, республикабыз мөстәкыйльлек игълан итәр алдыннан, 23 августта Сөембикә манарасына алтын ай куелды.

Габбас Мөхәммәдшин – дистә еллар дәвамында эзләнеп, хисапсыз тарихи чыганаклар, әдәби әсәрләр укып, Сөембикә манарасы турында “Семь ступеней минарета Сююмбеки” китабын язган һәм моннан 25 ел элек шул манарага алтын айны куйдыру эшләрен башлап йөргән кеше. Ул – төзүче-архитектор. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, төрле оешмаларда җитәкче урыннарда эшләгән, 8 елдан артык Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары булган. Габбас әфәнде шушы көннәрдә редакциябезгә кагылып чыкты һәм без аннан ни өчен Сөембикә манарасы тарихы белән кызыксынып китүен, манарага ай куйдыру тарихын сораштык.

– Сөйли китсәң, тарихы озын инде аның, – диде сиксәнгә якынлашса да, егетләр кебек төз, ыспай Габбас абый (рәсемгә күз салыгыз). – Мин бала чакта Әлмәт районы Чупай авылында яшәдем. Безнең өйгә әни янына кич утырырга күрше хатыннары, туганнар җыела иде. 1886 елда туган, авыл абыстаенда белем алган әнинең гарәп телендә язылган берничә китабы бар һәм ул аларны күз карасыдай саклый иде. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән яшьли тол калып та, шаянлыгын, җор теллелеген җуймаган, ифрат күп мәкаль-әйтемнәр белүче, тиз арада дүртьюллык шигырьләр уйлап чыгарып сөйләүче, искиткеч яхшы хәтерле әни кич утырырга җыелучыларга шул китапларыннан Коръән сурәләре, шигырьләр белән бергә Казан һәм Сөембикә манарасы турында хикәяләр дә укый иде. Менә шул вакытта, сәндерә астында колак торгызып өлкәннәрне тыңлап утырганда, күңелемә сеңеп калган иде сихри, илаһи, маҗаралы Сөембикә манарасы турындагы мәгълүматлар.

Аннан, шулай ук бала чакта, миңа коточкыч вандализм күренеше – мәчет манарасын кисү шаһиты да булырга туры килде. Кар эреп, беренче сукмаклар төшә башлауга, күрше малай белән икәү бездән ерак булмаган мәчеткә барып, баскычлардан узыша-узыша манарага менеп, аның балкон итеп эшләнгән өлешендә кояшта җылынып торырга ярата идек. Мәчет бинасын яхшырак өйрәнгәч, без аның ярым-караңгы, төрле почмакларында күгәрченнәр гөрләшкән чормасының идәне ертылып, теткәләнеп беткән китаплар белән түшәлгәнен белдек. Дүрт аяклап шуышып йөреп, шул чормада бер булса да төзек, бөтен китап эзләдек. Әмма тапмадык: гарәп шрифты белән язылган китапларның барысы да тупас рәвештә ертылган иде. Әнинең китап укырга яратуын, аларны кеше күзеннән яшереп кенә саклавын белгәнгә, аның күңелен күрим дип, мин шулай да, күлмәк эченә яшереп кенә, мәчет чормасыннан бераз бөтенрәк сакланган китап өлешләрен алып кайткан идем...

Ләкин җәй үткәч, безнең манаралы-маҗаралы тормышыбыз да бетте: мәчет тирәләрендәге бакчалардан бәрәңгеләр җыеп алынгач, районнан хакимият вәкилләре килеп, халыкны җыйдылар да, манараны кисүне оештырдылар. Без, әле мәктәпкә кермәгән балалар, бу тетрәндергеч вакыйганы күз яшьләрен сөртеп, җаннары белән елап торучы өлкәннәр янында котларыбыз очып күзәттек. Район вәкилләре ашыктылар, кабаландылар. Берзаман манара кисүчеләрнең пычкылары үтми башлады һәм арадан берсе улына йөгереп кенә өйләреннән пычкы алып килергә кушты. Пычкы сораган ул абый безнең урамда, безгә каршы йортта яши һәм аның улы Асаф бик йомшак күңелле, акыллы егет иде. Ә бу көнне ул, олылар сүзен карусыз тыңлаучы егет, гомер булмаганны әтисенә тупас җавап бирде. Район вәкилләре пычкы китерүне таләп иткәч, гомумән, кулын селтәп, халык арасына кереп югалды. Шуннан вәкилләр халык төркеменнән комсомол егетләрне чакырып чыгара башладылар... Ахыр чиктә манара киселеп төште дә, башта ае белән җиргә кадалды, аннан җиргә гөрселдәде. Башы белән кыйблага каратып куелган мәетне хәтерләтте ул... Менә шул вакыйгаларны йөрәккә сеңдереп, динебезгә, тарихыбызга карата кылынган вәхшилекләргә бәгырем белән ризасызлык белдереп үстем мин. Тарихыбыз, шул исәптән Сөембикә манарасы белән кызыксыну да күңелемдә шул чакларда бөреләнде.

– Габбас абый, Сөембикә манарасына ай куйдыру эшенә кайчан керештегез?

– Мин 1989-97 елларда Татарстан мәдәният министрының төзелеш һәм реставрация эшләре буенча урынбасары идем. 1990-95 еллар – милләтебезнең рухи күтәрелеш чоры булды. Министрлыкка шул елларда манарага ай куйдыру хакында хатлар килә башлады. 1918 елның 8 мартында манарага ай куелган булган инде, әмма 1932-35 елларда (төгәл датасын эзләп тә таба алмадым), дингә каршы дәһшәтле көрәш ачылгач, ул айны алдырганнар. Сөембикә манарасында кайчандыр ай булганын дәлилләү һәм анда кабат ай куйдыру өчен миңа бик күп эзләнергә, шактый оешмаларның бусагаларын таптарга туры килде. Татар иҗтимагый үзәгенә ай ясату мәсьәләсендә сөйләшергә баргач, миңа Казандагы “Вакууммаш” заводында цех начальнигы булып эшләүче Шамил Сәфәров белән сөйләшеп карарга киңәш иттеләр. Шамил айны ясарга ризалашты. Минем аңа һәм Казанның Махсус фәнни реставрация идарәсенең бер бүлеге җитәкчесе Александр Костинга рәхмәтем бик зур – айны эшләүдә, куюда нык булыштылар. Ай бакырдан эшләнгән, алтын белән йөгертелгән.

– Габбас абый, ай эченә Коръән китабы да куелган дип укыган идем...

– Әйе, без ай эченә зур төргәк тыгып калдырдык: Коръән китабы, ай кую турында халык үтенеп язган 50ләп хат, айны ясауда һәм куйдыруда ярдәм итүчеләр исемлеге һәм берничә татар газетасы. Ягъни, ул төргәк – киләчәккә хат кебек. Теләк-хыялыма ирешүемә – Сөембикә манарасына ай куйдыра алуыма мин әле дә сөенеп бетә алмыйм. Әлеге һәйкәл – бәяләп бетергесез тарихи ядкарь ул. Үз халкының сагышлы, катлаулы язмышына, каршылыклы тарихына шаһит булган Сөембикә манарасы көнчыгышка таба азрак авышып, инде ничә йөз ел горур басып тора! Һәм аның очында ерак бабаларыбызга дан, киләчәк буынга сәлам рәвешендә инде менә 25 ел алтын ай балкый!


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.09.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»