|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2015 Киңәш-табыш
Үзебез сайлаган язмыш, яки бала төшерүчене каторгага?Моннан 4600 еллар элек, Кытай дәүләтендә абортның юридик, медицина һәм әхлак ягыннан зур шау-шулар куптаруы билгеле. Борынгы Австралиядә бала төшерү өчен, яралгының тышкы катламын ерта торган булганнар, Көньяк Африкада бу процесс өчен аерым, махсус агач таякчыклар эшләгәннәр. Рим империясендә дә киң кулланылган аборт. Римлылар төрле үләннәр ярдәмендә балаларын корсакта чакта ук буа торган булган. Бу юл белән бала төшерү хатын-кыз сәламәтлегенә зыяннан башка нәрсә китермәгән, әлбәттә. Күп кенә хатын-кызлар шуның аркасында үлеп тә киткән. Әмма нинди генә гасырда яшәсәләр дә, дөньяда нинди генә үзгәрешләр булса да, бала төшертү һәрвакыт җинаятькә тиң саналган. Бала төшертүдә катнашкан табиб закон тарафыннан эзәрлекләнгән, ә безнең эрага кадәр 200 нче елларда бала төшертүчене каторгага сөргәннәр. Бүген абортлар дөньяның 50дән артык илендә рәсми рәвештә рөхсәт ителә. Россиядә Октябрь инкыйлабына кадәр дә, аннан соң да абортларга каршы булдылар. 1920 елларда бала төшерүнең легаль булмаган очраклары артып киткәнлектән, Совет власте бу процессны рәсми рәвештә рөхсәт итә. Әмма 1936 елда ук кабат тыя. Тик «идән астында» ясалган абортлар арту сәбәпле, 1955 елда баланы төшерү-төшермәү хокукын кабат хатын-кызга бирәләр. Әмма яралгы 12 атнадан кечерәк булырга һәм бала төшерү бары медицина учреждениеләрендә генә башкарылырга тиеш дигән шарт белән. Ахыры ике яклы Аборт ясауның бүген берничә төре бар, бу яралгының ничә атналык булуына бәйле. Таблеткалар ярдәмендә бала төшерү яралгы 8 атнадан да кечкенә булганда ясала. Табиб анализлар алганнан соң, аналыкны (матка) кыскарта торган төймәләр бирә. Өч сәгать эчендә ул бала төшергән хатын-кызны карарга тиеш. Өч көннән гинекологка барып күренү мәҗбүри! Мондый төр абортның бердәндер уңай ягы (абортның уңай ягы булуы бик шикле, әлбәттә, әмма дөньяда төрле хәлләр була бит) хирург пычагы астына кермәү. (Махсус төймәләр белән бала төшерү – Казанда 6-8 мең сум тирәсе тора). «Мини-аборт». Монысы да балага узуның беренче атналарында ук (12 атнага кадәр) башкарыла торган процесс. Пластиктан эшләнгән канюляны (табиблар кечкенә генә шланганы шулай атап йөртәләр) аналыкка кертәләр һәм яралгыны суырып алалар. Процесс 10 минут тирәсе бара. Аборттан соң бала төшерүче 40-50 минут дәвамында, табиб күзәтүе астында ятып торырга тиеш. 3-4 сәгатьтән ул инде гадәти тормышка кайта ала. Тик 1-2 атнадан табибка күренергә генә онытмаска кирәк. Бала төшерү хатын-кыз организмы өчен күңелсез тәмамланырга мөмкин. Беренчедән, аборт ясаткан кеше башка беркайчан да балага уза алмавы ихтимал. Икенчедән, көчле кан агу, күп кан югалту – кешене азканлылыкка яисә кан сыегаюга (яраланган очракта да канны туктата алмаска мөмкин) китергән очраклар да бар. Организм хәлсезләнә, тиз арый, кәеф еш алышына. Психика белән проблемалар килеп туарга, депрессия, үз-үзеңне гаепләү, битәрләү хисе, йокысызлык интектерергә мөмкин. Эчке секреция бизләре һәм күрем циклы бозылу очраклары бар. Шулай ук, аборт вакытында микроблар, инфекция эләксә, организмда (бигрәк тә аналыкта) төрле авырулар барлыкка килә. Тест «саташмый» Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен бер кызның тарихын язып китәсем килә. Бәлки бала төшерергә җыенган хатын-кызлар, танышым Ләйсән турында укыгач, бу уйларыннан кире кайтырлар. Анысы – һәркемнең үз эше, бер кем дә бер кешене дә гаепли алмый. Һәркайсыбызның үз вөҗданы, үз намусы... Ләйсән (исеме үзгәртелде) белән мин Казанга укырга килгәч танышкан идем. Икебез дә авыл кызы. Буш вакыты булганда, миңа шалтыратып, эч серләрен бүлешә иде. Егете барлыкка килүен дә иң беренче мин белдем. Берсендә бу миңа бик борчулы тавыш белән шалтыратты. Күрешергә сүз куештык. Баксаң, танышым егетеннән авырга узган икән... «Минем Русланның (егете) тормышын җимерәсем килми, абортка барам!» – диде ул миңа. Бу уеннан кире кайтырга, үзе хакында, баласы хакында уйларга өндәп карадым, тик барыбер үзенекен тукыды. Янәсе, аның укып бетерәсе, эшкә урнашасы, торыр урын табасы бар. Аннан соң гаилә кору турында да уйларга мөмкин. Русланның әти булырга риза түгеллеге көн кебек ачык иде... «...Күремем килер көнне килмәде. Аннан тест сатып алдым. Өйгә кайттым да, инструкциясен укып, тестны эшләдем. Ике таяк...берсе сизелер-сизелмәс кенә. Йа Ходам! Тест ялган булсын иде! Даруханәгә чыгып, тагын өчне алып кердем. Берсе булмаса, берсе булыр, янәсе... тик алар да шул ук нәтиҗәне күрсәттеләр. Русланның номерын җыям. Күздән ирексездән яшь ага, үзем калтырыйм. Идәнгә сузылып утырдым да үкси-үкси еларга тотындым. Үзем үксим, үзем Русланга нидер аңлатам. Егетемнең мине тынычландырырга тырышуы гына истә калган. Руслан эштән кайткач, бер генә сорау бирде: «Нишләргә уйлыйсың?». «Абортка барам» дигәч, ул гаҗәпләнмәде дә, мине кире уйларга да күнектереп маташмады. Шунда беренче тапкыр аның миңа ниндидер бер буш урынга караганын аңладым. Минем янымда гына кебек үзе, әмма бик ерак тоелды ул миңа... Икенче көнне УЗИга бардык. Монда Русланны да өстерәп бардым, рәхәтен бергә күргәч, михнәтен дә бергә татыйк инде, дидем. УЗИда тестның нәтиҗәләрен кабат расладылар. Башта табиб берни дә юк дигән иде. Шатлыгымнан сикереп торыр дәрәҗәгә җиткән идем, соңыннан борчак кадәр генә яралгы булуын күреп алды. Коридорга башымны тотып чыгып утырдым. Башта әллә ничә уй бөтерелә: кайда барып бәрелергә, нишләргә? Шәхси клиникага киттек. Анда бар нәрсә өчен дә акча түлисе. Мондый вакытта акча турында уйлыйлармы инде?! Тик бу клиникада аборт ясамыйлар икән. Ярый миңа яхшы табиб туры килде. Ул таныш табибы эшли торган дәүләт хастаханәсенең адресын бирде. Руслан белән шунда юл алдык. УЗИ булгач, монда миннән кан анализы гына алдылар. Хатын-кызлар консультациясендә эшләүче табиб бик ачык йөзле булып чыкты. Гаилә хәлем белән кызыксынды, ләкин үгетләп, мораль укып утырмады. Абортның бәясен әйтте (яралгы кечкенә булганлыктан, минем төймәле аборт иде), кайчан килергә икәнен билгеләде. Сөйләшкән көнгә тиешле сумманы алып килдем. Ул акчаны ничек җыюым, кайлардан эзләп табуымны үзем генә беләм. Чөнки Русланнан 2 меңнән кала бер тиен дә ярдәм булмады. Ә аборт ясау, анализлар бирү күпкә кыйммәтрәк тора... Хәзер урамда кечкенә балалар күрсәм, бер генә уй: мин дә шундый нарасый әнисе була алырмынмы икән?» Автордан. Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьесасы бар. Әлеге әсәрнең исеме инде күптән афоризм буларак яңгырый. Бу очракта да, кайсы юлны гына сайласаң да, ахырдан язмышка үпкәләү урынсыздыр...
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|