|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2015 Җәмгыять
Астахов бәби тартмасына каршыКиләсе ел башыннан балалар республика клиник хастаханәсендә авыр хәлдәге сабыйлар өчен паллиатив ярдәм бүлеге ачылачак. Бу атнада Россия Президентының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов әлеге дәвалау оешмасында булып китте. Паллиатив ярдәм Россиядә яңа хезмәт. Шуңа күрә әлегә чит илләр тәҗрибәсе өйрәнелә. Узган ел азагында Санкт-Петербургта паллиатив ярдәм буенча беренче конференция оештырылды. “Мин анда бик теләп катнаштым”, – ди Павел Астахов. Ул бер үк вакытта шәһәрдәге хоспис эшчәнлеге белән дә танышкан. Бүген мондый бүлекләр ачуга ихтыяҗ зур. “Авыру балалар күплеген истә тотып, аларны һәр шәһәрдә генә түгел, һәр районда булдырырга кирәк. Бу өлкәдә Казан Мәскәүгә караганда да өлгеррәк. Биредәге эшчәнлек бүтән төбәкләргә дә үрнәк”, – ди Мәскәү кунагы. Аның фикеренчә, паллиатив ярдәм бүлеге алдынгы технологияләр дә сорамый, аның өчен күп чыгымнар да тотарга кирәкми. Бер почмак табып, эшне башлап җибәрү җитә. Ул балалар республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегендәге авыр хәлдәге сабыйлар янында булды. Аннан соң Роналд Макдоналд йортында – балалар һәм әти-әниләр өчен кунакханәдә булды. Арка мускулы зәгыйфьлеге чире белән авыручы бала тәрбияләүче Анастасия Матвеева да Казанда паллиатив ярдәм бүлеге ачылуны шатланып кабул итә. Күптән түгел бронхит белән авырып, кечкенә кызлары ата-анасын куркуга салган. Үпкәгә ясалма сулыш алдыру аппаратын һәм бүтән җиһазларны машинага төяп (бала шуларсыз яши алмый), балалар клиник хастаханәсенә чыгып киткәннәр. Гаилә җаен тапкан да бит... Анастасия күтәргән сорау да транспорт мәсьәләсендә. “Паллиатив ярдәм бүлеге ачылыр, аңа шигем юк. Тик балалар бит анда вакытлыча гына булачак. Ә авыру сабыйларны өйдән ташу өчен транспортны кем кайгыртыр?” – дип борчыла ана. Чыннан да, сорау урынлы. Гәүдәсен тота алмаган урын өстендәге сабыйлар автобус белән дә, хәтта такси белән дә йөртерлек түгел. Павел Астахов әлеге мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрәчәк. Аның фикеренчә, бүген хәйрия фондлары зур эш башкара, еллар буена сузылган кайбер четерекле сорауларны, кайчак, 15 минут эчендә хәл итеп куялар. Ә менә төбәкләрдә барлыкка килүче бэби-боксларга каршы ул. Махсус тартмаларны әниләр бәләкәчләрне теләсә кайда – урамда, чүплектә, чормада ташлап калдырмасыннар өчен куймакчылар. Кызганыч, андый аяныч күренешләр бездә дә булып тора һәм еш кына мәрхәмәтле кулларга килеп эләккәндә бәби инде үлгән була. – Бөтен шәһәргә бер тартма куеп кына бала гомерен саклап булмый, – ди вәкаләтле вәкил. – Моның өчен аны һәр йортка, һәр подъездга куеп чыгарга кирәк. Тартмага салып калдырылган сабыйның ата-анасы, нәселе кем, ул кайсы милләттән? Бала үскәч, ул хакта беләсе килер бит. Монда бала хокукы бозыла. Балалар белән эшләүче төрле оешмалар, экспертлар белән сөйләшкән бар, алар да бэби-бокслар яклы түгел. Сабыйдан баш тартучы яшь әниләр кыен хәлдә югалып калуны сылтау итәләр. Әйе, аларга ярдәм кирәк. Юк, матди ярдәм турында гына сүз бармый. Авыр хәлдә калучылар күп, ләкин бөтен кеше дә баладан баш тартмый, аны тартмага ыргытып китми. Шулай булгач, кечкенәдән тәрбия ягын кайгыртырга кирәк.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|