поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.09.2015 Җәмгыять

Даруның арзанлысын сорагыз (ИСЕМЛЕК)

Өлкән яшьтәге бер апа аптекада эшләүче кызга дару рецептын сузды. Кыз кәгазьгә күз төшереп алганнан соң дарулы капны киштәдән үрелеп алды да: “180 сум!” – диде. Апа нигәдер кыенсынып кына: “Кыйммәтрәк икән шул, моны алсам, ипи-гәсөткә акчам калмый”, – дип куйды.

Үрелеп даруның исемен карасам, миңа яхшы таныш омез дигән ашказаны даруы икән. Аптекачы кызга: “Ә нигә апага очсызрагын бирмисез?” – дим. “Табиб ни язган – шуны бирәм!” – диде кыз, минем тыкшынуымны ошатмыйча. “Табиб та, сез дә бу даруның аналогы, күпкә очсызрак омепразол дигәне барлыгын бик яхшы беләсез. Бу апа хәзер даруны алмыйча чыгып китә һәм ашказаны авыртып газапланачак. Табыш-керем дип шундый намуссызлыкка баралармы?” – дидем. Кызның намусы уяндымы, әллә миңа ачуыннан гына битенә кан бәрдеме, кызарынып, апага 50 сумлык омепразол алып бирде. “Апа, бер борчыган ашказаны тагын ялкынсыныр ул. Яңадан бу даруны язып бирсәләр, миңа очсыз омепразол бирегез дип катгый итеп әйт, яме!” – дип калдым артыннан.

Аңлашыладыр, базар мөнәсәбәтләре чорында яшибез. Бөтен нәрсә сатыла. Шул исәптән кешеләр сәламәтлеге өлкәсендә дә, дөресрәге, табыш артыннан куып, авыруларны “савалар”. Менә бу почык борынлы аптекачы кызның хуҗаларына да кыйммәтле даруларны сату отышлы. Күрәләтә торып кыйммәтле дару язып биргән табибның да үз мәнфәгатьләре, мөгаен, аптекалар белән үзара килешеп эшлиләрдер.
Үземә дә барыбызга да билгеле нурофенны язып биргән иде участок табибы. Кайттым да интернеттан әлеге дару хакында мәгълүмат алырга булдым. Баксам, 120 сумлык нурофен белән 10 сумлык ибупрофен “игезәкләр” икән! Аптекадагы сатучылардан нилектән бер дару берничә исем астында сатыла дип сорасаң, “Җитештерүчеләр төрле!” – дигән җавап ишетәсең. Ни өчен мондый башбаштаклыкка юл куеладыр, белмим. Мин табиб та, фармацевт та түгел, бәлки дарулар турында хәбәрдарлыгым да чамалыдыр. Авырып киткән халыкны алдап-йолдап кыйммәтлерәк дарулар алырга мәҗбүр итүгә чик куелуга өмет итмик. Газетабызда “игезәк” даруларның, ягъни кыйммәтле даруларның очсызлы аналогларының исемлеге берничә ел элек бер тапкыр бирелгән иде инде. Бәлки файдалы мәгълүмат укучыларыбызның кул астында булсын өчен тагын бер кат кабатлап бастырыргадыр?

Редакциядән. Әлбәттә, бик теләп бастырабыз. Беренчесен, бәлки, күрми калучылар да булгандыр. Кисеп алып, паспорт эченә яки кәшилүгегезгә тыгып куйсагыз да зыян итмәс. Дөрес, бәяләре тиене тиенгә туры килмәскә дә мөмкин, чөнки алар ай саен үзгәреп торалар бит, аннан аптекаларда да бер үк дару төрле бәядә.

Нурофен 120 сум Ибупрофен 10 сум
Мезим 300 Панкреатин 30
Но-шпа 150 Дротаверина гидрохлорид 30
Панадол 50 Парацетамол 5
Белосалик 380 Акридерм СК 40
Бепантен 250 Декспантенол 100
Бетасерк 600 Бетагистин 250
Быструмгель 180 Кетопрофен 60
Вольтарен 300 Диклофенак 40
Гастрозол 120 Омепразол 50
Детралекс 580 Венарус 300
Дифлюкан 400 Флуконазол 30
Длянос 100 Риностоп 30
Зантак 280 Ранитидин 30
Зиртек 220 Цетиринакс 80
Зовиракс 240 Ацикловир 40
Иммунал 200 Эхинацеи экстракт 50
Имодиум 300 Лоперамид 20
Йодомарин 220 Калия йодид 100
Кавинтон 580 Винпоцетин 200
Кларитин 180 Лорагексал 60
Клацид 600 Кларитромицин 180
Лазолван 320 Амброксол 20
Ламизил 400 Тербинафин 100
Лиотон-1000 350 Гепарин-акригель-1000 120
Ломилан 150 Лорагексал 50
Максидекс 120 Дексаметазон 40
Мидриацил 360 Тропикамид 120
Мирамистин 200 Хлоргексидин 10
Мовалис 410 Мелоксикам 80
Нейромультивит 250 Пентовит 50
Нормодипин 620 Амлодипин 40
Омез 180 Омепразол 50
Панангин 140 Аспаркам 10
Пантогам 350 Пантокальцин 230
Ринонорм 50 Риностоп 20
Сумамед 450 Азитромицин 90
Трентал 200 Пентоксифиллин 50
Трихопол 90 Метронидазол 10
Троксевазин 220 Троксерутин 110
Ультоп 270 Омепразол 50
Фастум-гель 250 Кетопрофен 70
Финлепсин 280 Карбамазепин 50
Флюкостат 200 Флуконазол 20
Фурамаг 380 Фурагин 40
Хемомицин 300 Азитромицин 100
Энап 150 Эналаприл 70
Эрсефурил 400 Фуразолидон 40


Галия ХӘКИМОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.09.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»