|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2015 Мәгариф
Укудан файда бармы?Мәгълүм шигырьдәге кебек: татарча да беләбез, русча да. Сер түгел, кайберәүләр Татарстанда рус телен укытуга тиешле игътибар бирелми дип тавыш чыгармакчы булды. Әмма укучыларның белем ярышларында, әлеге дә баягы БДИдә күрсәткән нәтиҗәләре андый бәхәскә урын юклыгын раслый. Рәсми мәгълүматларга караганда, башлангыч сыйныф укучылары яңа стандартлар буенча атнага 4-6 сәгать – рус, 5-6 сәгать татар теле һәм әдәбияты укый. Елга 710 сәгать рус һәм татар теле дигән сүз бу. 6-9 сыйныф укучылары өчен дә әлеге дәресләр тигез укытыла. Ә менә рус әдәбиятыннан – 385, татар әдәбияты 350 дәрес каралган. Былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән туган телләрне өйрәнү өчен мәктәпләрдә март – май айларында өстәмә дәресләр билгеләнгән иде. Ирекле дәресләрдә барлыгы 129 мең укучы катнашкан. Шуның 97 меңнән артыгы – рус, ә 31 меңе татар телен сайлаган. Узган уку елында өстәмә дәресләрне 133 мең укучы үзләштергән. Шулай ук удмурт, мордва, мари, чуаш, иврит телләре буенча да өстәмә дәресләр оештырылган. – Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты буенча сәгатьләр саны җитә. Ә менә 9 нчы сыйныфлар өчен атнага 4 сәгать кенә бүленә. Аларның имтихан бирәселәре бар. Шуңа күрә күбрәк булса иде. Дөрес, яңа стандартларда сәгатьләр саны артачак, диләр. Укучыларда татар телен өйрәнү теләге елдан-ел артуын сизәм. Рус мәктәбе булса да, быел 1 нче сыйныфка баручы балаларның барысы да татар телен белә. Татар теле нигә кирәк дигән сорауга: “Күршеләр, әби-бабайларым белән аралашу өчен”, – дип җавап бирделәр, – ди Казандагы 111 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирания Сабирҗанова. Казанның 4 нче гимназия-интернаты укучылары да татар теленең сафлыгы өчен көрәшә. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында узучы “Татар дозор” бәйгесендә алар өченче урынны алган. “Без анда 9 укучы катнаштык. Шәһәр урамнарындагы кибетләр, кафе, базар исемнәрендә шактый хаталар таптык. Татарларның башкаласы булган Казан өчен бу бер дә күңелле күренеш түгел. Кибетләргә кереп, татарча аралаштык”, – ди 11 нче сыйныф укучысы Аделина Сәхәпова. Аның сыйныфташы Алсинә Сабировага да ошаган бу бәйге. “Өч ел элек безнең гимназия укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә беренче урынны алган иде. Аларның җиңүләре бездә әлеге бәйгедә катнашу теләге уятты. Башкала урамнарында узган чара татар телендәге белемнәрне сынады. Без сынатмаска тырыштык”, – ди ул. Республикада рус телен тирәнтен өйрәтүче мәктәпләр челтәре булдыруга да игътибар бирелә. Узган уку елында 103 мәктәп шул юнәлештә белем биргән. Филология профилен сайлаган 10-11 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты дәресләре атнага 6 сәгатькә җитә. Вузлардагы тел галимнәре дә мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар укытучылар өчен төрле проблемаларга багышланган курслар, семинарлар оештыра. Узган ел рус теле буенча Казанда халыкара олимпиада узды. Билгеле булганча, андый олимпиада татар теленнән дә оештырыла. Аларның нәтиҗәләре дә бар. Узган ел “Ел укытучысы” илкүләм бәйгесендә Нурлаттан биология укытучысы Алла Головенькина абсолют җиңүче булып танылган иде. Традиция буенча быел бәйге Татарстанда үтәргә тиеш. Казанның 177 нче мәктәбендә 24 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр педагоглар үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Анда илнең иң яхшы 80 укытучысы көч сынашыр дип көтелә. Бәйгедә катнашучыларга кызыклы мәдәни күңел ачу чаралары әзерләнгән, алар иң яхшы мәктәпләр белән дә таныша алачак. Ә финал 3 октябрьдә Мәскәүдә узачак. Иң яхшы биш укытучыны сайлап, алар өчен “түгәрәк өстәл” оештырачаклар. Соңгы вакытта республика халкы рус телен ни дәрәҗә белүен “Тоталь диктант”та да сынап карый башлады. Быел башкалабызның алты мәйданчыгында меңнән артык кеше инша язды. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә яхшыра бара. Мәгариф белгечләре фикеренчә, монда инша кертүнең дә файдасы бар. Быел әлеге фәннән имтихан нәтиҗәләре ил буенча уртача күрсәткечләрдән 3-4 баллга югарырак иде. Чик баллны үтә алмаучылар да кими бара. Былтыр “2ле” алучылар 0,2 процент булса, быел бу сан – 0,1 процент.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|