|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2015 Җәмгыять
Миңнеханов белән Пучков Казандагы гарасаттан соң төзекләндерү эшләре барышы белән таныштыКичә Татарстанга эш сәфәре белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков килде. Ул ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар белән бергә Казандагы гарасат вакытында зыян күргән объектларның берсе - Павлюхин урамындагы 35нче йортта булды. Объектта Рөстәм Миңнеханов һәм югары дәрәҗәле җитәкчеләргә авария эшләре барышы турында бәян иттеләр.
Үз чиратында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы кирәкле материаллар булу-булмау белән кызыксынды һәм эшләрне 10 көн эчендә тәмамларга чакырды. "Тиздән яңгырлар башланачак", - дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов барлык эшләрне дә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәп башкарырга өндәде.
Искәртеп узабыз, 7 сентябрь көнне гарасат нәтиҗәсендә торак йортның 800 квадрат мәйданда түбәсе җимерелгән иде. Металл конструкцияләрнең бер өлеше тукталыш павильонына төшә, ә анда бу вакытта кешеләр була.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә аныклап узуларынча, медицина учреждениеләренә Казандагы гарасат вакытында зыян күргән 21 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның икесе бала. 15 кеше төрле дәрәҗә җәрәхәт белән хастаханәләргә салынган. 19 бинаның түбәсе купкан, 230 машина зыян күргән, күп сандагы агачлар сынган.
Авария-коткару, авария-торгызу һәм башка кичектергесез эшләргә 988 кеше, 208 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|